|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2016 Шоу-бизнес
Венер Сәлимов гаиләсендә зур югалту...Татар эстрадасы җырчысы Венер Сәлимов гаиләсендә зур югалту. 22 август көнне җырчының әнисе мәңгегә күзләрен йомды. Алмазия ханымга нибары 53 яшь иде. Ул Әгерҗе районы Кырынды авылында яшәде. Кызганыч, каты авыруы аркасында якыннарын кара кайгыга салып, Алмазия ханым якты дөнья белән вакытсыз хушлашты. Венер Сәлимовның һәм якыннарының кайгысын, авыр югалту ачысын уртаклашабыз. Сезгә көч һәм сабырлык телибез. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын, урыны оҗмахта булсын.
--- |
Иң күп укылган
|