|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2016 Шоу-бизнес
Венера Ганиева өчен август ае нәрсәсе белән аеруча истәлекле?Тиздән республика бәйрәм итәчәк. 30 август – Татарстан Республикасы көне. Бу көнне Татарстанның һәр районында бәйрәм чаралары планлаштырылган, шәһәр көннәре дә үтәчәк. Шулай да бәйрәмнең иң зурысы татар дөньясының үзәгендә – Казанда булачак. Балалар һәм яшьләр, урта яшьтәгеләр һәм өлкәннәр – һәркем үз күңеленә хуш килерлек чара табачак. Ә шулай да нинди бәйрәм соң бу? Бу – туган җиребез белән горурлануырга, ирешкән уңышларыбызга сөенү, патриотлык хисләрен арттыру өчен әһәмиятле, зур чара. Еллар узган саен ул көннәрнең кадере тагын да арта, тәмләнә. Татарстан – бүген федераль күләмдә күп өлкәләрдә лидер. Безне таныйлар, санлашалар, алай гына да түгел тиңләшергә омтылалар. Федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге спорт чаралары, эшлекле киңәшмә-конференцияләрне уздыру урыны итеп Татарстан сайлану да тикмәгә түгел. Безнең республика – алгарылшы үсеш тарафдары, үрнәк. Алга таба да шулай булыр дип өметләник. Ил-көннәр тыныч, күкләр аяз булсын!
--- |
Иң күп укылган
|