|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2009 Фаҗига
НИКОЛАЙ ЮКАЧЕВ ВАФАТТатарстанның театр сәнгате зур югалту кичерә. 3 октябрьдә каты авырудан соң 53 нче яшендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Николай Викторович Юкачев вафат булды. Н.В.Юкачев 1956 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасының Кукмара районы Нырты авылында туа. 1981 елда Казан театр училищесын тәмамлап, Әлмәт Татар дәүләт драма театрында эшли башлый. 1983 елда күренекле режиссер Марсель Сәлимҗанов сәхнәдә беренче уңышлы адымнарын ясаган яшь артистны Камал театры труппасына чакыра. Үзенә генә хас аһәңгә ия булган, табигыйлеге, ихласлыгы һәм музыкальлеге белән аерылып торган талантлы артист тиз арада књпсанлы тамашачылар мәхәббәтен яулый. Төрле елларда башкарылган Хәсән – “Зөлфия” К.Әмиров, Амур – “Диләфрүзгә дүрт кияү” Т.Миңнуллин, Ирек – “Мирас” Г.Каюмов, Зәки – “Кишер басуы” З.Хәким, Билярдо – “Биюче” Лопе де Вега, Кадыйр – “Ничарадан бичара” Т.Җүҗәноглу һәм башка рольләрендә Николай Юкачевның сәхнә осталыгы, образларының тирәнлеге һәм байлыгы киң чагыла. Иҗатының соңгы чорында башкарган: Илтабан – “Җирән чичән һәм Карачәч сылу” Н.Исәнбәт, Мөбәрәк-Мартыныч – “Казан егетләре” М.Гыйләҗев, Гомәр – “Талак, талак” Х.Вахит, Шаталов – “Телсез күке” З.Хәким, Мишка – “Зәңгәр шәл” К.Тинчурин рольләре артистның төрле жанрда да искиткеч тормышчан, хисле уенының үрнәге иде. Н.В.Юкачев үзенең кешелеклелеге, тыйнаклыгы, сайлаган һөнәренә тугрылыклыгы белән ул хезмәттәшләренең тирән ихтирамын яулады. Татар театрының талантлы артисты, сәнгатькә тугрылыклы булган дустыбыз, сәхнәдәшебезнең якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
|
Иң күп укылган
|