поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.08.2016 Мәдәният

Илдар Насыров: “Иркә белән мишәр дуэты эшләмәкче» (ИНТЕРВЬЮ)

Үзен усал мишәр егете дип санаса да, Илдар Насыров бик сөйкемле, ачык, көләргә генә ашкынып тора. Экраннарда күренә башлаган яшь җырчы Ульян шәһәрендә иҗат итеп татар эстрадасын яулап алмакчы.

— Илдар, Ульян-Казан арасын сиңа еш үтәргә туры килә. Иҗат итү өчен Казанда мөмкинлекләр күп, күченергә уйлыйсыңмы?
— Казанны яратып, хөрмәт итеп киләм. Киләчәктә, якынча 2 елдан соң күченергә ният бар. Башкалага беренче тапкыр мәктәптә укыган чакта экскурсиягә килдем, бик ошаттым. Монда милли татар рухы чагыла. Казанда минем туганым, сеңлем Дәринә Фәхретдинова җырлый, концертларда чыгыш ясый. Аның белән дә аралашып торабыз.
— Җыр өлкәсенә кайчаннан кереп киттең?
— Минем музыкаль белемем юк. Бишенче сыйныфтан тугызынчы сыйныфка кадәр аккордеонда уйнадым, махсус укытучы белән шөгыльләндем, ләкин күңелгә ошамады, ахырдан йөрергә дә теләк калмады, шулай ташладым. Җырларга бәләкәйдән өйрәндем. Татарча җырларны машинада барган чакта да тыңлый идем.  Беренче чыгышым 9 сыйныфта булды. Бездә рус мәктәбе, ә мин Әлфинә Әзһәмова җырын башкардым. Барысы да аңладылар мәгънәсен үзе.
— Профессиональ рәвештә җырларны кайчаннар яздыра башладың? Синең бит инде җырлардан кала клипларың да чыга, альбом да әзер. Зур сәхнәгә кереп китәргә кайдан идея туды?
— Мин татар эстрадасын карыйм, кызыксынам. Башка яшь башкаручыларга карап торгач, “Ник мин җырламаска тиеш?!” дигән сорау туды да, тәвәкәлләп үземне җырчы буларак таныту өстендә эшли башладым. Башта кирәк үз стильне табарга һәм аны үстерергә. Барлык чыгымнар үз өстемдә, ярдәм итүче юк.
— Син музыкаль белемем юк дидең, югары белемне кайсы юнәлеш буенча алдың?
— Хыялым бар иде 9 сыйныфтан соң музыкаль көллияткә керергә, тик әтием каршы килде. Чулпан Фиргали исемле җырчы үзенә  филология юнәлеше буенча укырга чакырды. Мин бүгенге көндә һөнәрем буенча рус теле укытучысы.
— Укытучылык өлкәсендә эшлисеңме? Иҗат белән ничек бәйлисең мәктәптәге эшне?
— Мин мәктәптә эшлим, укытып караганым бар, практикаларны үттем. Үзләре үк чакырдылар, чөнки укытучылар җитми. Укытучы булу миңа ошый, балалар белән эшләве рәхәт. Алар минем иҗатыма карый да, ничектер үзгә хөрмәт белән аралашалар, мөнәсәбәтләре башка. Җырларым миңа алар алдында билгеле бер статус өсти, ләкин мине әллә кемгә санамауларың сорыйм, йолдыз итеп карамасыннар, чөнки мәктәптә мин беренче чиратта укытучы.
— Балалар белән эшләү авыр диләр бит, җитмәсә имтиханнарга да бик ныклап әзерләргә туры килә. Син ничек курыкмыйча алындың бу эшкә?
— Укыткан вакытта ук имтиханнарны бирү турында борчу бар иде үземдә, бик җаваплы, ләкин барысы да яхшы булды, имтиханны бирмичә калган укучым булмады.
— Иркә белән шактый фотолар бар интернет челтәрендә. Сез аның белән дуслармы? Бергә иҗат итәсезме?
— Безне туганнар диючеләр дә бар хәтта. Иркәнең иҗаты белән “Карлыгач” җырын тыңлагач кызыксына башладым. Без таныштык 2010 елда,  Ульянда үткән концертта. Ул тамашада Иркәгә зур сурәтен бүләк иттем, шуннан дуслашып киттек. Узган елны ул безнең шәһәргә үз концерты белән килгән иде, һәм әлеге концертта мин чыгыш ясадым. Шулай ук оештыру эшләрен дә алып бардым. Курку бар иде халык җыелмас дип, әмма, Аллага шөкер, зал тулы булды.
— Иркә белән шундый дуслык булгач алга таба берәр дуэт көтәседер бәлки? Яшь җырчыга бик яхшы этәргеч булыр иде.
— Бу бары Иркәдән генә тора, аның ризалыгыннан. Тәкъдим белән чыктым, Иркә: “Карарбыз” – дип калды, шуңа бу әлегә теләк булып кала.
— Татар эстрадасы белән күптәннән кызыксынам дисең, сәхнәдә төрле башкаручылар бар, төрле образда чыгалар. Синеңчә татар сәхнәсенә нәрсә җитми?
— Миңа калса, татар халык җырлары җитми. Сәхнәгә күтәрелә эпатаж, скандаль образдагы җырчылар, аларны мин бөтенләй аңламыйм. Милли, халыкка якын җырларны сайларга тырышам. Ничек кенә яңалык кертергә, үзгәртергә тырышмасыннар, ул барыбер үзебезнең милли көйләргә әйләнеп кайта. Миңа калса, җырны яхшылап сайларга кирәк, сәхнәдә үзеңне тота белергә, үз тавышың белән җырларга, үзеңне чын итеп күрсәтергә кирәк, ә ниндидер шау-шу куптарам дип кенә шаккаттыргыч номерлар уйлап  табу урынсыз.
— Үзеңә нинди образ сайладың?
— Минем “Зәңгәр күзләр” дигән  яңа җырым чыкты. Әлеге җыр – ретро җыр, Әнвәр Бакиров көе, Рәхим Саттар сүзләренә, ул Миңгол абый Галиев репертуарыннан. Бу җыр күңелле, дәртле булганга ошады. Аранжировка ясаткач беркем дә ретро җыр итеп танымады аны. Шундый җырларны яңадан сәхнәгә чыгарасы килә минем.
— Миңгол Галиевтан мастер-класслар аласың. Аны үз остазың итеп саныйсыңмы? Кайдан таныштыгыз?
— Барысы да Иркә концертыннан башланды. 7 декабрьдә, Казанда, шул тамашада  алар бергә “Илкәем” җырын башкардылар. Ул Иркәнең дә укытучысы бит. Аның көчле тавышы белән кызыксынып интернетта барлык җырларын тыңлап чыктым. “Татар моңы” яшь башкаручылар  конкурсында  мин дә нәкъ шул “Илкәем” җырын башкарып чыктым. Миңгол абый жюрида иде. Ул шулай ук Чүпрәледә Дәринә Фәхретдинованың концертында чакырылган кунак булды, мин дә шулай ук чыгыш ясадым, аралашу шуннан  китте инде. Миңгол абый миңа үзе  үк “шәкертем” дип эндәшә. Ара ерак булганга, еш күрешеп булмый, ләкин аннан дәресләр алырга ашкынам.
— Илдар, син кастингларда, бәйгеләрдә катнашып торасың. Бармы хезмәттәшлек итәргә теләгән продюссерың?
— Юк, андый кеше юк. Хәзер барыбер күбесенчә акча ягын кайгырталар, минем андый бәйлелектә буласым килми. Үземнең тырышлыгым белән, үз теләгем белән эшлисе килә. Дөрес, беренче этапта продюссерның ярдәме зур, барысына да өлгереп булмый.
— Альбом чыгару  җыр өлкәсендә билгеле бер баскычка күчү. Син иҗатыңа тәүге альбом чыгарып билгеле бер нәтиҗә ясадың. Бу альбомның язмышы нинди?
— Анда 14 җыр керде. Гүзәлия иҗат иткән, ретро җырлар да бар. Продюссерлык үзәге белән хезмәттәшлек итмәгәч сату нокталарында әлегә юк. Альбомны күбрәк үзем өчен чыгардым. Беренче адым, беренче сынау булды.
— Җырларыңның сүзләрен үзең иҗат итәсең. Авырмы егет кешегә хисләргә бирелеп шигырьләр иҗат итәргә?
— Гадәттә, язылган шигырьгә көй иҗат итәләр, безнеке исә киресенчә килеп чыга. Башта миңа композитор дустым көй тәкъдим итә, мин шуңа сүзләр иҗат итәм. Авыр туры килгән җырлар да бар, айлар буе языла торганнары, бар бик  җиңел иҗат ителгән җырлар.
— Сәхнәгә син оригиналь, кызыклы костюмнар белән чыгасың. Үзең бу образларны тудырасыңмы яисә стилист белән эшлисең? Халык ничек кабул итә? Гадәттә, егет җырчыларны костюмнан, ак күлмәктән күзаллый тамашачы.
— Миңа образны дус дизайнерым Айгөл Шәйхәттәрова бүләк итте, аның белән бергәләшеп эшләдек. Чыгарылыш кичәсендә чыгыш ясар өчен костюмны истә калырлык итеп булдырасым килде. “Тормыш бүләге” исемле җырны бию белән сәхнәгә куйдык, ул костюм бу чыгышка туры килеп тора иде. Фотографияләрдән күрәләр, язучылар да бар Филипп Киркоровка охшатып, күпчелек тыныч кабул итә. Мин артык игътибар бирмәскә тырышам, чөнки үземә ошый, сәхнәдә мондый кием кияргә мөмкин дип саныйм.
— Әйтеп узган “Зәңгәр күзләр” җырына клип тиздән экраннарга чыгачак. Бераз эчтәлеге турында да сөйләшеп үтик.
— Клип Love Story тибында эшләнгән, анда егет кызга гашыйк була, күңелле мизгелләр дә бар, карагач барысы да аңлашылыр. Клипта атларны да катнаштырдык. Бу минем күптәнге хыялым. Теләк бар иде карета белән дә төшерергә, ләкин бу фикердән баш тарттык. Сюжет буенча егет кызга ярдәм итәргә тиеш һәм без бары автомобильне төзәтү версиясен генә калдырдык. Клип Ульянда төшерелде.
— Алдагы планнар нинди? Сентябрьдән синең мәктәптә дә укыту башлана, иҗат ягыннан нинди максатлар куйдың?
— Июль аенда 7 җыр яздырдым, бу үземә дә көтелмәгән булды. Икенче альбом туплыйм әкренләп. Башка авторлар белән эшләргә тырышам, минем иҗатым барыбер профессиональ авторлардан аерыла. Теләгем бар бик зур эстрада концертында чыгыш ясарга. “Татар моңы” конкурсына әзерләнәм бүгенге көндә.
 


Фотолар шәхси архивтан алынды.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 23.08.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»