|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.08.2016 Медицина
Симерү баш миенең "кибүенә" китерәСимерү баш миенең картаюына китерергә мөмкин. Галимнәр ябык һәм симез кешеләрнең нерв системасын өйрәнү нәтиҗәсендә симезләрнең баш миенең 10 яшькә картрак булуын ачыклаган. Бу хакта Neurobiology of Aging фәнни журналы яза. "Картайган саен, кешенең баш миенең күләме азая, әмма симез кешеләрдә әлеге процесс ябык кешеләрдәгегә караганда тизрәк бара. Ник алай булганын аңлата алмыйбыз, симерү баш миенең "кибүенә" китерәме яисә баш миенең тизрәк картаюы аркасында симерү барлыкка киләме дип, фараз гына кыла алабыз", - дигән Бөекбританиянең Кембридж университеты галиме Лиза Ронан.
Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА |
Иң күп укылган
|