22.08.2016 Фаҗига
8 яшьлек бала кисмәктәге суга батып үлгән
20 август көнне Актаныш районында 8 яшьлек малай кисмәктәге суга батып үлгән. Бу хакта Россиянең Татарстан буенча тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә. Малайның әнисе эшкә киткән, ә малайны бу вакытта әнисенең апасы карап торган була.
Алдан бирелгән мәгълүматлар буенча, бала таеп егылган һәм башын бәреп суга баткан. Фаҗига факты буенча тикшерү эше бара.
Тулырак: В Татарстане в баке для воды утонул 8-летний мальчик