поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.08.2016 Фаҗига

Буада яшен сугып үтергән Ирина Петрованың мәктәптә укучы кызы һәм студент улы ятим калды

Кичә кичке 6 нчы яртылар тирәсендә Буа районы Шәмәк авылында ире һәм улының күз алдында яшен сугып үтергән Ирина Петрова бүген авылында җирләнә. Әле күптән түгел генә аның гәүдәсен Буа моргыннан алып кайтканнар һәм часовняга китергәннәр. Бу мәгълүматларны “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Күшки-Шәмәк авыл җирлеге башлыгы Ирина Никитина сөйләде.

1979 нчы елгы Ирина Герасимовна “Ак Барс Буа” агрофирмасының 1 нче филиалында склад мөдире булып эшләгән. Әле кичә, фаҗигагә кадәр дә, ул пайчыларга ашлык өләшкән. Эштән соң, ире һәм улы белән бакчада эшләргә чыккан. Ирина Никитина әйтүенчә, авылда сәгать 4 ләрдә үк күк күкри башлаган, аннан яшенли башлаган. “Яңгыр яумагач, алар да бакчаларында эшләвен дәвам иткән инде. Без, авыл халкы, башлаган эшне яңгырга кадәр тизрәк эшләп бетерү турында гына уйлыйбыз бит. Кем уйлаган аны шулай булыр дип?!” – ди авыл җирлеге башлыгы.

Яшен мәрхүмәнең улына да бераз тигән – егет читкә егылып киткән, әмма бераздан кире аягына баса алган. Ә әнисе торырлык хәлдә булмаган – яшен аңа шул егылган мизгелендә үк җан бирерлек итеп суккан. “Яшен бик каты суккан, Ирина Петрованың бөтен гәүдәсе буйлап узган”, - диде Ирина Никитина. Аның сүзләренә караганда, мәрхүмәнең үләр алдыннан ниндидер сиземләве дә булган кебек. Ул, яшеннән сакланып, улына барлык кәрәзле телефоннарны өйгә алып кертергә кушкан булган.

Авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Валентина Захарова шәфкать туташының Петровлардан 2-3 өй аркылы гына яшәвен әйтте. Шундук йөгереп килгән шәфкать туташы бернинди ярдәм күрсәтә алмаган. Ашыгыч ярдәм хезмәте мәрхүмәнең улына ярдәм күрсәткән. Бер сәгатьтән аның хәле җайланган. “Ирина йөгереп кенә йөри иде. Сәламәтлегенә зарланмый иде. Йортта терлекләре дә бар”, - дип сөйләде Валентина Захарова.

Ирина Никитина билгеләп үткәнчә, авылдашлары 37 яшьлек Иринаны җылы сүзләр белән искә ала. “Имин, тырыш гаилә. Балалары да бик акыллы. Ирина беркайчан беркем белән ачуланышмады, шаяртып кына җавап бирә иде. Хезмәттәшләре кичә дә аның күтәренке кәефтә булуын, көлеп торуын әйтә”, - дип белдерде Ирина Никитина.

Ирина Петрованың тормыш иптәше – 1975 нче елгы Владимир Петров Борындыкта нефтебазада эшли. “Хәзер иренә, балаларына да бик авыр. Ире бөтенләй төшенкелеккә, хәсрәткә чумган”, - ди авыл җирлеге башлыгы.

Мәрхүмәнең ике балигъ булмаган баласы – 1999 нчы елгы улы һәм 2006 нчы елгы кызы калган. Улы – беренче курсны тәмамлаган студент. Кызлары өченче сыйныфны тәмамлаган.

Искәртеп үтик, узган елда Арча районы Ташкичү авылында печән җыйган вкытта “Барс-Медиа” реклама агентлыгының 28 яшьлек директоры Фәнил Сафиуллинны да яшен сугып үтергән иде.


Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Татар-информ
№ --- | 22.08.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»