поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.08.2016 Җәмгыять

Ә фил күпме тора? Кыйбат! Бик кыйбат (Казан зоопаркы директоры белән ӘҢГӘМӘ)

Казан зоопаркына 15 еллап барган юк иде. Ул барудан җәйге челләдә кечкенә генә читлектә әлсерәп яткан ак аю һәм аның читлеге түрендә хуҗа булып утырган зур күсе генә истә калган. Бу көннәрдә зоопаркны урап кайтырга булдык. Беренче карашка биредә әлләни үзгәрешләр булмаган да кебек.

Әмма теге вакыттагы кебек сасы исләр килми, күп нәрсә чистарган, кайбер хайваннар берничә читлеккә “хуҗа” булып утыралар, суда чупырдаучылар да шактый. Ни өчендер тагын ак аюга игътибар иттек – кечкенә генә читлектә әрле-бирле бәргәләнә. Куркыныч, шул ук вакытта бик кызганыч та. Читлегенең берничә “бүлмәсе” булса да, ни өчендер ишекләре ябык иде. Хәер, соңыннан аюның әлеге кечкенә читлеккә берничә сәгатькә, бассейнын чистарткан арада гына ябылуы ачыкланды. Соңрак ул да салкын суга чумган иде инде. Бу – 15 ел элеккеге “танышыбыз”, 23 яшьлек Малышка булып чыкты.

Казан зоопаркының бүгенге хәле, киләчәге, төзелеп ятучы яңа зоопарк белән кызыксынып, “хайваннар директоры” Фәнис Нурмөхәммәтов белән очрашып сөйләшергә булдык. Бер атнадан артык “вакыт юк” дип йөрткәч, ачу килгән иде, әмма сөйләшү барышында тәмам үзенә каратты ул. Гади, бернинди акцентсыз, рәхәтләнеп, чын авылча, татарча сөйләшә, сорауларга ихлас җавап бирә. Ә иң мөһиме, эшен яратканы күренеп тора – теге-яки бу хайван турында сөйләгәндә, үзе дә сизмәстән кулы белән зурлыгын, кыяфәтен күрсәтеп ала, читлеге урнашкан якка ишарәли, елмая.

– Фәнис әфәнде, Сезне шактый озак “ауларга” туры килде, һаман вакытыгыз юк иде. Кайларда йөрисез, ниләр эшлисез?

– Соңгы арада эш чыннан да бик күп. Көн саен төрле киңәшмәләр, очрашулар үтә. Зоопаркта бик күп төрле мәсьәләләр бар, аларны көн саен оператив рәвештә хәл итеп барырга кирәк. Төзелеш дигән нәрсә (сүз яңа зоопарк турында бара – ред.) дә бик авыр әйбер. Анда хәзер стеналар күтәрелә, кайбер биналарның түшәмнәре, түбәләре бар, кайберләре яңа башланган...

– Ул кайчан төзелеп бетәчәк, кайчан ачылачак?

– Әлегә әйтеп булмый. План буенча быел әзер булырга тиеш иде, әмма җитешеп булыр микән, монысы шикле. Әлегә эш бик күп. Әмма киләсе елга һичшиксез ачылырбыз дип өметләнәм.

– Ул кайда урнашкан?

– Әлеге зоопарк белән рәттән диярлек, тимер юлның икенче ягында. Соңыннан бу ике өлеш тимер юл астыннан тоннель белән тоташачак, бер яктан икенче якка йөреп булачак.

– Яңа зоопаркка мондагы хайваннар күчәчәкме?


– Барысы да түгел. Аннан соң аңа бездәге хайваннар гына җитми. Без бит анда Африканы күрсәтәчәкбез, ул “Замбези елгасы” дип аталачак. Тагын 34 төрдәге (барлыгы 250 баштан артыграк) җәнлек сатып алачакбыз. Хәзер Африкадагы Йоханнесбург питомнигы һәм Танзаниядә эшләүче “АфроЗоо” оешмасы белән сөйләшүләр бара.

– Ни өчен яңа зоопарк Африка темасына багышланып төзелә? Моны кем сайлады, кем хәл итте?

– Бу мәсьәлә буенча бик күп сөйләшүләр булды. Коллегалар белән киңәшләштек, Европадагы зоопаркларны карадык. Безнең хәзерге зоопарк винегрет шикеллерәк – бөтен әйбер бар, әмма тәртипсез. Монда аю да бар, арыслан да, ә тема юк. Ә бит зоопарк күрсәтергә генә түгел, нәрсәгәдер өйрәтергә дә тиеш. Әйтик, кеше безнең “Африка”га киләчәк, филләрне, гепард, бегемот, жирафларын күрәчәк һәм бу аның аңында калачак. Шулай итеп, безнең сиздерми генә өйрәтү, тәрбияләү бара. Моннан тыш, без елга темасына да кагылабыз. Безнең монда күл бар, димәк, су белән дә бәйләргә мөмкин. Зоопаркка килгән балалар Африкада Замбези дигән елга бар икән дип исләрендә калдырачаклар. Моннан тыш, яңа территориядә читлекләр булмаячак. Хайваннар кешеләрдән бер җирдә калын пыяла, икенче урында зур канау, су белән бүленәчәк. Әйтик, фил бер яктан стена, икенче яктан су белән әйләндерелеп алыначак. Аерым төр хайваннар арасында үзенә күрә читлек булачак. Моннан тыш саванна дигән җир булачак, анда зур гына күл ясарга уйлыйбыз. Хайваннар шунда төшеп су эчеп, коенып чыга алачак. Гомумән, яңа зоопаркта хайваннарга яхшы, иркен булачак.

– Яңа зоопарк ачылгач, мондагы территорияне нишләтәсез?

– Андагы төзелеш тәмамлангач, хәзерге территорияне тәртипкә китерә башлаячакбыз. Монда Врангель утравы, Уссури елгасы, Байкал күлен күрсәтергә уйлыйбыз. Яңа территория белән монысын кушкач барлыгы 21 гектар җиребез булачак безнең. Хайваннарга да иркен, кешеләргә дә көне буе ашыкмыйча гына йөрерлек урын булачак. Безнең монда оранжерея белән Фукс йорты (ул тарихи бина) гына шул килеш калачак. Фукс йортыннан музей ясарга уйлыйбыз.

– Яңа хайваннарны Африкадан кайтартабыз дидегез. Ә нигә нәкъ менә шул питомниклардан аласыз?

– Африка хайваннары песи баласы түгел бит, бу тирәдән генә табып булмый. Әйтик, Африка филен тагын кайдан аласың? Ул Русиядә юк. Гомумән, без Русия зоопарклары арасында Африка филе тотучы бердәнбер зоопарк булачакбыз.

– Ә фил күпме тора?

– Кыйбат! Бик кыйбат. Сатып алу, алып кайту, иминиятләштерүләре белән саный китсәң, бик кыйбатка төшә. Гомумән, зоопарк төзү очсыз әйбер түгел ул. Әле бит төзү белән генә түгел, аны караптәрбияләп тору да бар. Хайваннарны көн дә ашатырга кирәк. Моннан тыш, яңа зоопарк ачылгач, безнең хезмәткәрләр саны да артачак, зуррак хуҗалык зонасы – санитар-карантин блогы, күшәүче хайваннар өчен печән-себеркеләр саклый торган ангар, яшелчәләр саклау өчен баз шикеллерәк әйбер, склад кирәк булачак. Безнең бит азык-төлек көн саен тонналап кына исәпләнә. Менә хәзер хайваннарга көн саен якынча 800 кило тирәсе азык (ит, бәрәңге, чөгендер, кишер-алма, печән һ.б.) китә. Акчага күчерсәк, бу көн саен 35 мең сум “ашала” дигән сүз. Ә яңа зоопарк ачылгач көненә 3 тонна азык-төлек кирәк булачак.

– Фәнис әфәнде, ерткычлар, әйтик, ак аю ит кенә ашыймы?


– Аңа пешерелгән тавык ите бирәбез. Табигатьтә ул тюлень ашый билгеле, әмма без аңа тюлень бирә алмыйбыз. Юк ул бездә. Шуңа күрә ак аю өчен махсус рацион төзелгән. Ул рацион буенча без аңа пешереп дуңгыз, тавык итләре, чөгендер, кишер, балык, алма бирәбез.

– Шуның кадәр азык-төлекне каян аласыз?


– Безнең азык белән тәэмин итүче даими оешмалар бар. Аларны конкурс нәтиҗәсендә сайлап алабыз, ә конкурсны ярты ел саен уздырып торабыз. Хайваннарга ашата торган бөтен азык-төлек Татарстанда үстерелә, җитештерелә. Кайвакыт аерым кешеләр дә хайваннар өчен азык тәкъдим итәләр. Тик аны алырга хакыбыз юк. Ник дигәндә, азык-төлек аша зоопаркка чир керергә мөмкин. Дөрес, алма, кабак ише күчтәнәчләрдән баш тартмыйбыз анысы. Әмма аларны яхшылап карап, черегәннәре, бозылганнары юкмы дип тикшереп кенә алабыз. Алма-кабакларны кәҗә-сарыклар, аюлар ашый.

– Зоопарктагы хайваннар саны гел үзгәреп торадыр? Ниндидер хайван бала таба, бәбкәләр чыга...

– Әлбәттә. Моннан тыш, без үзебездә булмаган хайваннарны алып кайтырга тырышабыз. Әйтик, күптән түгел генә Африка марабуы алып кайттык.

– Сез зоопарктагы һәрбер хайванны, һәр кошны беләсезме?

–Ничек инде белмисең ди! Һәрберсен кушаматлары буенча беләм. Көн саен өч тапкыр урап чыгам зоопаркны. Тәртипне карыйм – каядыр кемдер хайваннарны ашата, аңа кисәтү ясыйм, каядыр чүп ята – аны алып ташлыйм, каядыр койма кыйшайган – анысын төзәтеп куябыз, шунда ук хезмәткәрләр белән сөйләшеп, эш буенча киңәшләшеп тә алабыз. Хайваннар белән сөйләшәм...

– Аеруча яраткан җәнлегегез бармы?


– Мин аларның барысын да яратам. Әйтик, менә Паша кушаматлы шимпанзе янына көн саен барып әйләнәм. Ул мине ерактан ук таный, кычкыра башлый. Зур, матур ата маралыбыз бар. Мине күрә икән, әллә каян каршыма килә. Аның мөгезен кашыйм, азрак кишер бирәм. Гомумән, һәр хайван үзен караучыны, ашатучыны таный. Безнең хезмәткәрләр дә җәнлекләрне үз балалары кебек күрәләр бит. Кайвакыт ана хайван ниндидер сәбәп аркасында үз баласыннан баш тарта. Андый очракта безнең эшчеләр ул сабыйларны өйләренә алып кайтып, көн-төн нәни бала караган кебек карыйлар, шешә белән имезәләр. Сервал, кәҗә балалары белән әллә ничә тапкыр шулай булды инде.

– Зоопарк буйлап йөргәндә шуңа игътибар иттем – кайбер читлекләргә хайван турындагы мәгълүмат эленмәгән. Бөтен игътибарны төзелешкә юнәлтеп, монда игътибар кими түгелме?

– Бу безнең карап җиткермәү. Аларны куярга кирәк. Әмма аның куйганнарын да халык йолкып алып китә бит. Ник алалардыр, ник кирәктер ул табличкалар аларга, белмим. Безнең чәчәк-үсемлекләр янына куела торган табличка-этикеткалар бар. Шуларны да алып китәләр. Куеп кына чыгасың, икенче караганда юк була. Бакчаларына куялармы, сувенир итеп алалармы шунда... Гомумән, кеше шактый тәртипсез. Кайберәүләр тәмәке тарталар (зоопаркта тарту тыелган – ред.), теләсә кая тыгылалар, чүп ыргыталар. Кисәтү ясасаң, “Без билет алдык, акча түләдек”, – дип кенә җибәрәләр. Монда бит күбесе балалар белән, үз балаларына да шундый тәрбия бирәләр дигән сүз. Аннан тагын бер бик начар нәрсә бар – һәр кеше хайваннарга ашарга бирүне үз бурычы итеп саный. Ярамый! Бу катгый тыелган! Хайваннар ач түгел, аларны көн дә җитәрлек итеп ашатабыз, һәрберсенең үз рационы бар. Ә теләсә нәрсә ашаткан очракта алар үләргә мөмкин.

– Ашату аркасында үлү очраклары булдымы?


– Гомумән, дөнья статистикасы буенча зоопаркларда ел саен якынча 1000 хайван үлә шундый ашатулар аркасында. Безнең зур, бик матур дөя бар иде. Шуңа буханкасы белән ипи ыргытканнар. Теге комсызланып капкан да, тыгылган. Коткарып калып булмады... Хайваннарның күбесенә гомумән ипи ашатырга ярамый, ул аларның ашкайнату системасын боза. Инде бик ашатасыгыз килә икән, әнә үрдәкләр ашатыгыз, кәҗә-сарыкларга да бирергә була ипине. Юк, нәкъ менә боланга, альпакага (Көньяк Америка хайваны, дөяләр семьялыгыннан – ред.) бирергә кирәк ул ипине! Хәер, халык арасында төрлесе бар. Килеп: “Зоопарк матурланды, чистарды, тәртипләнде”, – дип, рәхмәт әйтүчеләр дә шактый. Чыннан да, чисталыкны сакларга, барысын да тәртиптә тотарга тырышабыз хәзер. Минем бер сүзем бар: карт әбидән яшь кыз ясый алмыйбыз. Әмма карт әбине бизәп, матурлап, пөхтә итеп күрсәтсәң, ул бик матур әби була, димен. Менә зоопарк та шулайрак. Без – Европадагы, Русиядәге иң өлкән зоопарк, быел 210 яшьне тутырабыз.

– Фәнис әфәнде, бүгенге көндә зоопаркта ничә төр җан иясе бар?


– Хәзер 167 төрдәге хайван бар. Шуның 150ләбе монда туып үскән. Соңгы берничә елда бенгаль юлбарыслары, африка марабуы, колобуслар (Африка маймылы), гиеналар, кәҗәләр, ана ак барс алып кайттык.

– Монда туган хайваннарны кая куеп бетерәсез?


– Кемгәдер бирәбез, кемгәдер сатабыз, алмашабыз. Зоопарклар арасында инде билгеле.

– Аерым кешеләрнең: “Безгә фәлән хайванны сатыгыз әле”, – дип килгәннәре юкмы?


– “Безгә юлбарыс баласы тәкъдим итәләр, аны ничегрәк карарга, нинди читлек ясарга?” – дип киңәш сорап килгәннәре бар. Авылда бер поселокта тотмакчы булганнар икән. Ярар, мин әйтәм, алырсыз... Көненә 7-8 килограмм сыер, тавык ите ашатырга кирәк, өсте ябык зур вольер, бассейннар, урамда кимендә 20 сутый җир кирәк. Ашатырга, урынын чистартырга күпме акча, электр энергиясе китәсен исәпләп-уйлап карагыз, дидем. “Ярар, без уйларбыз”, – дип киткәннәр иде, бераздан алмаска булдык инде дип чылтыраттылар. Ә зоопаркта туган хайваннарны аерым кешеләргә сатуга килгәндә, безнең моңа хакыбыз юк. Безнең хайваннарның күбесе Кызыл китапка кергән, аларны кешегә таратырга рөхсәт юк. Аннан соң кешедә аларны карарлык шартлар да юк. Без кайбер кош-кортны, тавыкларны гына сата алабыз.

– Ә башка зоопаркларга киткән хайваннарның язмышлары белән кызыксынып торасызмы?

– Әлбәттә. Ул зоопарклар үзләре дә: “Менә баласы туды, менә фәлән әйбер булды”, – дип хәбәр итеп торалар. Хайваннар да кешеләр кебек бит ул, туалар да, үләләр дә, чирлиләр дә. Без барыбыз да кунак кына бу дөньяда.

– Башка зоопаркларга еш йөрисезме? Күпме зоопаркта булганыгыз бар?


– Дөньяда берничә мең зоопарк бар, аларның санын төгәл генә бер кеше дә белми. Кайберләре ачылалар, зоопарк булып саналалар, әмма беркая да теркәлмиләр. Шуңа күрә аларны белеп бетерү, барысын да карап бетерү мөмкин түгел. Минем Чехия, Польша, Словакия зоопаркларында булганым бар. Русия зоопаркларының күбесен карадым. Түбән Новгород (Лимпопо дигән шәхси зоопарк), Новосибирск, Мәскәү, Ижевск зоопарклары бик яхшы. Без дә яхшы булырга омтылабыз. Гомумән, без Европадагы иң яхшы зоопарклар исемлегенә керергә дигән максат куйдык, моның өчен тырышачакбыз.

– Шәхси зоопарк дигәннән, соңгы арада кайбер кешеләр өйләрендә юлбарыс, крокодил, буар елан ише җан ияләре асрый башладылар. Бу күренешкә карата Сезнең фикерегез ничек?

– Андый ерткычларны өйдә тоту бик куркыныч. Мин аю асраучы кешеләрне дә беләм. Үзләренә ышансалар, тота алам дип уйласалар, асрыйлар инде. Моны һәркем үзе хәл итә. Тота алса, тота, әмма барыбер бер ашый инде ул. Иптәш булып йөргән кебек тоелса да, ул кыргый хайван, ерткыч. Бер тапкыр үз холкын күрсәтәчәк.

– Зоопарктагы хайваннар да холык күрсәтәме?

– Мондагыларның һәрберсенең үз холкы. Тәҗрибәле караучылар беркайчан да саклану чаралары күрми торып, читлеккә керми. Иң беренче чиратта – куркынычсызлык. Мин монда эшкә килгәнче шундый хәл булган: бер ана 9 яшьлек баласын, бар, аюны сыйпа дип, читлеккә терәп үк куйган. Аю эләктереп кенә алган баланы, коткара алмаганнар. Менә шушы хәлне мин ничек аңлатырга да белмим, аю бит ул! Хәтта песи баласын сыйпаганда да, ул сине тырнарга мөмкин. Ә бу зур, куркыныч, көчле ерткыч!

– Зоопаркны караганда кошларны кызгандым. Биектә, югарыда очарга тиешле кошларның читлекләре шулкадәр тәбәнәк...

– Мондагы читлекләргә карамагыз инде сез. Бу бит СССР вакытында төзелгән читлекләр. Ул фәлсәфәсез, уйсыз төзелгән. Ул заманда салынган зоопаркларның барысында да читлек, читлек, читлек... Урын бераз иркенәйсен өчен без шактый кош-кортны башка зоопаркларга җибәрдек хәзергә. Ә яңа зоопарк бөтенләй икенче төрле булачак. Аны Богумил Крал дигән бик тәҗрибәле кеше проектлады. Ул заманында Прага зоопаркында директор булып эшләгән, хәзер 75 яшьлек бабай инде, зоопаркларга фәнни консультацияләр бирү белән шөгыльләнә. Әйтик, Ижевск зоопаркы аның консультациясе белән төзелгән. Ул читлекнең проектын ясый, биеклеген, киңлеген, каян су агып чыгарга тиешлеген, кайда күл ясарга икәнен һәм ни өчен шулай булырга тиешлеген аңлата. Шушы көннәрдә без аны тагын көтәбез, ул безнең хәзерге территориябезне дә проектлаячак.

– Сездә ничә кеше эшли? Ветеринарларыгыз ничәү? Хайваннар еш чирлиме?


– Хәзергә 100 кеше безнең. Ике врачыбыз бар. Әлегә берсе декрет ялында. Аннан соң, безнең бүлек башлыкларының күбесе ветеринария академиясе тәмамлаган, кирәк булса, һәрберсе ярдәм күрсәтә ала. Гомумән, безнең монда фанатлар эшли, бер килгән кеше хайваннарны ташлап китә алмый. Яңа зоопаркка эшкә керергә теләп резюме калдыручылар да бик күп. Ә чирләү мәсьәләсенә килгәндә, хайваннар да нәкъ кешеләр кебек. Кайберсе гел авырып тора, кайберсендә хроник авырулар бар, ә кайберләре бөтенләй авырмый. Әйтик, безнең бер пони бар, бераз гына җил тисә дә, борыныннан ага башлый. Иң өлкән хайваныбыз Кучум (көрән аю), аңа 36 яшь инде, кеше яшенә күчерсәк 90нар тирәсе. Ә иң яшь хайванны әйтеп тә булмый, шушы көннәрдә берәр чеби чыккандыр әле (көлә).

– Сезнең кайбер кош-кортлар кайтып-китеп йөриләр икән?


– Бар андыйлар. Алары зоопаркныкы да түгел хәтта, үзләре килеп урнашалар Кабанга. Безгә ел саен челәннәр кайта, кыргый үрдәкләр, акчарлаклар килә. Аккошларыбыз бар. Хәзер аларның күбесе бөтенләй китмәячәк тә, чөнки бөтен шартлар да тудырылган. Аккошларның аналары монда кышлады инде. Гомумән, аккошлар кышны авыр кичерми. Аларга су булса, ашарга булса, шул җитә.

– Алайса кыш көне Казанның бөтен үрдәкләре монда җыелачак инде?

– Монда-а-а... Былтыр кыш юри гына саный башлаган идем, 400дән артык кыргый үрдәк санадым. Аннан безгә якын гына Татар бистәсе бит. Анда да безнең аккошлар бар. Без былтыр шәһәр сулыкларында аккошларны күбәйтү буенча проект башлаган идек. Үзебездә чыккан аккошларны тамгалап, шәһәр суларына җибәрдек. Аларның кайсы кая очып китте инде хәзер, кайберләрен Дербышкида, кайберләрен Лаеш районында күргәннәр. Кешеләр чылтыраталар, язалар, фотоларын җибәрәләр. Гомумән, сулыклары булган Европа шәһәрләренең күбесендә кара, ак аккошлар, казлар яши, үрдәкләр йөри. Бу туристларга да, җирле халыкка да кызык.

– Сезгә төрле хайваннар бирергә тырышучылар бармы?

– Алып киләләр. Алмасак (ә без аларны зоопарк балансына кабул итә алмыйбыз), капка төбенә ташлап калдыралар. Песи балаларына кадәр калдыралар. Менә кичәме, өченче көнме тартмага салып касса төбендә кош баласы калдырып киткәннәр.

– Нишләтәсез аларны?

– Песи балаларын тартмага салабыз да, яхшы кешеләргә бирәбез дип, таратып бетерәбез гадәттә. Аннан соң безнең территориядә һәр бүлекнең үз песие бар. Барысына да тиешле прививкалар ясалган, чисталар. Безнең монда тычкан-күсе дә була бит, ул песиләр шуның өчен “эшлиләр” монда.

– Сезнең сайтта бер генә татарча сүз дә юк...

– Татарча булачак. Гомумән киләчәктә безнең сайт өч телдә эшләячәк – татарча, урысча һәм инглизчә. Әле менә яңа гына бренд-бук эшләнелде. Бу зоопаркның яңа йөзе, стиле дигән сүз, шул эмблемага карау белән, һәркем Казан зоопаркын танырга тиеш. Бренд-бук конкурс нигезендә ясалды, анда “Максат” дигән Казан оешмасы җиңде. Хәзер безнең бөтен әйберебез – шрифтлар, бизәкләр, төсләр, хатлар, читлектәге элмәтакталар – барысы да милли стильдә эшләнеләчәк. Без сувенирлар, уенчыклар чыгарачакбыз, миллилеккә басым ясаган брендыбыз булачак.

– Фәнис әфәнде, зоопарк балалар өчен бик күп чаралар уздыра. Инвалид балалар өчен аерым бер йорт та салдыргансыз икән.


– Әйе, инвалид балалар өчен агачтан йорт төзедек. Аның алдыннан өсте каплаулы манеж төзегән идек. Без анда инвалид балаларга зоотерапия, импотерапия үткәрәбез. Ат белән дәвалау дигән сүз ул. Балалар ат белән аралашалар, атта йөриләр. Мәскәүдә укып кайткан бер белгечебез бар, тагын бер кешене укырга җибәрергә дип торабыз. Чөнки килүче гаиләләр артканнан-арта бара.

– Ул күпме тора?


– Бездә бу бушка. Безнең белгечләрнең дә, үземнең дә инвалид балалардан акча алырга кулыбыз бармас иде. Ата-аналар чылтыратып язылалар да, киләләр. Һәрберсенең үз сәгате була, һәр бала белән ярты сәгать шөгыльләнәбез. Алар белән ике ат эшли, бер ат кына арый чөнки. Кайвакыт ата-аналар балаларын иртәрәк алып киләләр, көтеп торасы була, кайвакыт терапиядән соң ял итеп алырга, баланы юындырырга кирәк. Кышын салкында тормасыннар, бөтен уңайлылыклар булсын өчен шундый йорт салырга булдык. Ул йортта кухня (анда чәй эчеп алырга мөмкин), душ, ял итү урыннары бар. Болар барысы да бушка.

– Ничә яшьлек балаларны алып килергә мөмкин анда?

– Безгә йөрүче иң олы балага 14-15 яшь иде. 3-4 яшьтән йөри башларга була. Даими йөрүчеләр бар. Андыйларда алга китеш күренеп тора. Биш яшьлек бер бала монда килә башлаганда сөйләшергә дә курка иде, хәзер йөгереп йөри, атны таный, бик үк әйбәт булмаса да, акрынлап сөйләшә башлады. Балалар дигәннән, киләчәктә, яңа зоопарк ачылгач, “Әбиебездә кунакта” дигән почмак эшләргә уйлап торабыз әле. Анда кәҗәләр, сыер-сарыклар, атлар булачак, кечкенә генә участокка бәрәңге, кишер утыртырга уйлыйбыз. Шәһәр баласына бәрәңгенең, сөтнең кайдан килгәнен күрсәтергә телибез. Югыйсә, кайвакыт баладан: “Сөт каян килә?” – дип сорыйсың, ә ул: “Кибеттән”, – дип тик тора. Моннан тыш, сәламәт балалар өчен атта йөрү түгәрәге булачак. Монысын түләүле итәргә уйлыйбыз, ул инвалид балалар йортының ут-су чыгымнарын каплап барырга җитәчәк.

– Зоопарк билеты бик арзан, ташламалар да күп (олы кешегә – 200, студентларга, балаларга – 100, пенсионерларга – 60, инвалид балаларга бушлай). Бу акчага зоопарк үзен-үзе карый алмыйдыр. Дәүләт зоопаркка ел саен күпме акча бирә?

– Бәяләр чыннан да арзан. Әмма хәзер аны күтәрә алмыйбыз, кешенең акчасыз чагы. Бәя күтәрсәк, безгә килүчеләр кимеячәк, ә хәзергә безгә елына 200-230 меңләп кеше килә. Без шәһәр карамаганда. Менә быел безгә 34 миллион сум акча бирелде. Әлеге акча хезмәт хакы, салымнар, хайваннарны ел буе ашатуга тотыла. Бу күп түгел, шуңа күрә спонсорлар эзләргә тырышабыз. Әйтик, хәзер ак аюның (ул спонсор быел гына табылды), ак барсларның спонсорлары бар, моннан тыш тагын 24ләп зур булмаган оешма ярдәм итә. Кемдер акчалата, кемдер трактор ише техника белән, кемдер концерт куеп китә, кемдер ком китереп бушата. Ә ком күпчелек хайваннарга кирәк. Шул ук аюларга бераз ышкынырга, сурикатларга, атларга, боланнарга...

– Фәнис әфәнде, Сезгә монда эшләү кыен түгелме? Сез бөтенләй чит өлкәдән килгән кеше бит (Фәнис Нурмөхәммәтов моңа кадәр транспорт өлкәсендә эшләгән кеше – ред.) Яратып эшлисезме?


– Кыен түгел, бик рәхәт, сөенеп йөрим. Монда 4 ел була тиздән, эшем бик ошый. Һәр көнне иртән рәхәтләнеп киләм. Башка эш тәкъдим итүчеләр булды, тик күчәргә теләмәдем. Мин бит авыл баласы (Фәнис Түбән Кама районы Ташлык авылы егете – ред.), бу эшне каян тотып эшлисен, нәрсәнең нәрсә икәнен яхшы беләм. Мондагы бөтен нәрсә таныш кебек. Авылда йорт хайваннары һәрвакыт күп булды, 10 башка кадәр сыер асрадык, эшләми булмый иде. Шуңа күрә эштән курыкмыйм, кирәк икән, җиң сызганып, көрәк-чүкеч тотып чыгам. Мин генә түгел, башкалар да рәхәтләнеп киләләр, яратып эшлиләр.

– Өегездә эт, песи ише берәр хайван бармы?


– Юк, миңа мондагылары да җитә (көлә). Ике балам үсеп килә, Аллага шөкер. Улым Әскәргә – 5, кызым Яминәгә – 2 яшь. Иртән мин эшкә җыена башлауга, улым: “Мин дә эшкә барам”, – ди, мин алып килмәгәч, үпкәләгән була. Бакчага барасы килми, монда рәхәт бит песиләр, куяннар белән уйнау. Хайваннарны бик ярата, күбесенең кушаматларын да белә.

– Монда эшләү кешене үзгәртәме?


– Бик үзгәртә. Монда эшләүчеләр кече күңелле, бөтен җан ияләрен кызганучан, бөтен дөньяга яхшылык кына эшләргә тырышалар. Берәр хайван үлсә, бик елыйлар. Хәер, андый хәл барыбызга да нык тәэсир итә. Без монда табигатькә якынрак бит.


Чулпан ФӘТТАХОВА әңгәмәсе
Татарстан яшьләре
№ --- | 22.08.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»