|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.08.2016 Криминал
Татарстанда 17 яшьлек егетнең үлеме белән бәйле җинаять эше ачылганБыелның 4 нче гыйнварында Әлмәтнең 1 гимназиясе укучысы «Юбилейный» спорткомплексында тренировкалар вакытында баш сөяге һәм баш миенә зыян килеп, хастаханәгә китерелә. Аңа гематомасын алу өчен операция ясала. Операциядән соң егет, аңына килмичә, комага китә һәм 8 көннән соң гомере өзелә. Хәзер тиешле һәм дөрес медицина ярдәме күрсәтмәгән өчен табибларга карата җинаять эше ачылган. Әгәр аларны гаепле дип тапсалар, табибларны 3 елга ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
--- |
Иң күп укылган
|