|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.10.2009 Мәдәният
БӨРКЕТЛӘР ЧИТЛЕКТӘ БУЛА АЛМЫЙ (ФОТО)
Бүген V “Алтын мөнбәр” мөселман кинофестивале кысаларында “Бөркетләр”фильмының премьерасы узды. Сценарий авторы - драматург Мансур Гыйләҗев, оператор – Сергей Летовец. Режиссеры исә Г.Тукай бүләге иясе, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин. Рольләрдә Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары, Г.Тукай бүләге ияләре Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев, Ринат Таҗетдинов. Премьерага Татарстанның Премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева да килгән иде.
Фильм Россия мәдәният министрлыгы заказы һәм Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән бер ел дәвамында төшерелгән. Жанры буенча әлеге фильм моңсу комедия. Геройлар - бер авылда туып үскән өч карт. “Бөркетләр” дигәндә алар күздә тотыла. Әлеге горур кош образы фильм дәвамында тамашачыны тирән уйлануларга этәрә. “Бөркетләр төрле була. Кайберләре иректә, икенчеләре читлектә. Бу фильмны караганнан соң тамашачы үзенә, “ә мин нинди?” дигән сорау бирә ала. Төп рольләрдәге актерларыбыз - ирекле бөркетләр. Аларның күңелләрендә коллык хисе юк, ”- ди режиссер Р.Төхвәтуллин.
Фильмның сюжеты геройлар белән булган вакыйгаларга нигезләнә. Алар һәрьяклап ачыла. Һәрберсенең тормыш юлы – үзе бер тарих. Фильмда елмаерга мәҗбүр иткән мизгелләр шактый. Мәсәлән, Равил Шәрәфиевнең Фирдәвес Әхтәмовага чәчәкләр күтәреп балконына менгән эпизод шулкадәр эчкерсез, күңелгә үтеп керә. Һәм мондый күренешләр фильмда шактый иде. “Яңа жанрда кино төшерү буенча әлегә безнең тәҗрибә аз. Үземә дә әлеге фильм яңалык булды. Киләчәктә бу эшне дәвам итәрбез, чөнки бездә талантлы драматурглар да, актерлар да шактый. Аларны бары сайлап алырга гына кирәк”,- ди Рамил әфәнде. Шулай ук ул киләчәктә балалар өчен сыйфатлы кино һәм “Мөһаҗирләр” әсәре буенча фильм төшерергә тели. Киләчәктә татар фильмының үсешенә өметләнәсе килә.
1 2
3
4 5
6 7 8 9 10 11
Лилия КАДЫЙРОВА. Автор фотолары. |
Иң күп укылган
|