поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.08.2016 Мәдәният

“Караван-сарай” мәчетендә кунакта (ФОТО)

Быел апрельдә Оренбургка, моннан 110 ел элек дөнья күргән “Вакыт” газетасының һәм аның дәвамчысы булып саналучы “Яңа вакыт” басмасының 25 еллык юбилеена баргач, безгә, Самара һәм Ульян өлкәләренең татар газеталары мөхәррирләренә, бу гаҗәеп бай тарихлы өлкә үзәгенең күп истәлекле урыннарында булырга насыйп булды. Моның өчен, әлбәттә, безне каршы алып, ике көн дәвамында озатып йөргән өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясе әгъзасы, бу төбәкнең танылган эшкуары Мөхтәр Галиулла улы Хәсәновка рәхмәтлебез.

Ул безгә атаклы “Хөсәения” мәдрәсәсе һәм мәчете, Хөсәен Ямашев исемендәге татар китапханәсе белән дә якыннан танышырга булышты. Без Урал елгасы ярына куелган Европа һәм Азиянең чикләрен билгеләп торучы мәһабәт монументны күрү бәхетенә дә ирештек, үткән гасырның илленче елларында минем Зәйнәп апам укыган Оренбург татар педучилищесы бинасын да рәсемгә төшереп алдык.

Шәһәр парклары арасында урнашкан “Караван-сарай”га экскурсиябез аеруча истә калырлык булды. Башкортларның атаклы мәчете 1842 елда төзелеп, 1846 елда ачылган. Бу гаҗәеп биналар комплексы, әйтүләренчә, борынгы архитектура һәйкәле буларак, Оренбург шәһәренең символы һәм визит карточкасы булып тора икән.  Шулардан иң әһәмиятлесе, әлбәттә, манаралы мәһабәт “Караван-сарай”  мәчетедер. Безгә комплексның барлык биналары белән дә якыннан  танышырга туры килмәде, билгеле. Ә менә бу мәчетнең эчендә дә булып, тарихи һәйкәл белән якыннанрак таныша алдык. Сигез почмаклы  итеп тирмә-юрта формасында төзелгән артык зур булмаган бинаның тышкы күренеше, аеруча аның 19 метрга якын биеклектәге гөмбәзе, өстендәге ярымайлы шпиле сокландырырлык.  Мәчет тәрәзәләре гөмбәзнең нигезеннән үк уелып, металлдан челтәрләп эшләнгән рамнар һәм төрле төстәге пыялалар белән капланган. Нәкъ менә алар гөмбәзнең тышлыгын ничектер җиңеләйтеп торалар сыман.

Мәчетнең эченә керүгә безне аның бүгенге хуҗабикәсе  - “Караван-сарай” җирле мөселман дини оешмасы  рәисе  Гөлимә ханым Җангабилова каршылады. Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Хөрмәтулла хәзрәт Буранбаев үзе юк иде. Ә кизүдә торучы Хәбир хәзрәт садака бирергә, никах укытырга, дога кылдырырга килүчеләрне кабул итү белән мәшгуль иде.

Шуңа күрә Гөлимә ханымга мәчет белән безне үзенә генә таныштырырга туры килде. Ул иң элек шактый киң зал диварларының ничек бизәлүенә игътибар бирергә тәкъдим итте. Алар мәрмәргә охшатып шту¬катур-ланганнар, ә яктылык гөмбәзнең өске өлешендәге тәрәзәләрдән төшеп тора. Дивар почмакларында алтын йөгертелгән хәрефләр белән Коръән аятьләре язылып куелган. Гөмбәзнең уртасына алтынланган бәллүр люстра эленгән.

Мәчет манарасының биеклегенә дә игътибар иттек. Ул өч каттан (ярустан) тора. Биеклеге 38, 76 метр тәшкил итә икән. Түбәнге ярус биш метр биеклектән башлап сигез кырлы итеп эшләнгән. Манараның уртанчы төп өлеше 24 кырлы булып, ак төстәге глазурьлы ялтыравык йөгертелгән махсус таш белән капланган. 19 метр биеклектәге манараны матур карниз бизи.

5, 28 метрлы өченче ярус тагын бер кечкенә карниз белән тәмамлана һәм ул штукатурланган һәм акшарланган.

Манара конус төсле очланып, яшел төстәге калай белән ябылган, ә аның өстенә алтын йөгертелгән ярымай белән биек шпиль күтәрелгән.
Элек манара аерым булган, диләр, ә хәзерге көндә ул мәчет бинасы белән тоташтырып куелган.

Гөлимә ханым 17 сентябрьгә билгеләнгән “Караван-сарай” мәчетенең 170 еллыгына әзерләнүләре турында сөйләде. Мәчеттә тулы көчкә ремонт эшләре бара. Унике баскычлы яңа мөнбәргә дә заказ ясалган. Моның өчен Башкортостан Республикасы хөкүмәте бюджетыннан акча бүлеп бирелгән.

- Әнә, иске ишекләрне яңаларга алыштырабыз. Җылыту системасына яңа казаннар куябыз, - диде ул. - Юбилей көненә барсы да әзер булачак. Тантанага Фәйзи Гаскәров исемендәге бию ансамблен чакырдык. Үзебезнең үзешчән сәнгать коллективлары да яңа концерт программаларын әзерлиләр. Бәйрәм матур булыр, дип өметләнәбез.

Бу эштә башкортлар гына түгел, ислам динен тотучы башка милләт халыклары да зур ярдәм итә. Оренбург өлкәсендә 136 мең татар яши, казахлар да байтак.

Гөлимә ханым өлкәдәге барлык милләтләрнең дустанә  яшәүләрен билгеләп үтте. Ул үзе, мәсәлән, казах кешесендә кияүдә икән. Балаларын да ике милләт йолалары буенча тәрбияләргә тырышалар. Тик шунысы кызганыч, шәһәрләрдә дә, күп авылларда да мәктәпләрдә балаларны башкортча да, казахча да укытмыйлар.

- Шулай да, телебезне, динебезне, мәдәниятебезне саклап калу өстендә даими эш алып барабыз, - дип сөйләде Гөлимә ханым. - Башкортларның өлкә милли-мәдәни автономиясе һәм җирле мөселман дини оешмасы кулга-кул тотынып эшлибез. Безгә Башкортостан Республикасы зур ярдәм күрсәтеп тора.

Башкорт халкының әле 1865 елда ук патша түрәләре тарафыннан законсыз рәвештә тартып алынган “Караван-сарай” комплексы 1918 елда Советларның милләтләр  эшләре буенча халык коммиссариаты карары белән яңадан башкортларга кайтарыла, лә¬кин мәчет буларак файдаланылмый.

1960 елда “Караван-сарай” дәүләт күләмендәге архитектура һәйкәлләре исемлегенә кертелсә дә, аны саклауга зур әһәмият бирелми.
Күп еллар дәвамында “Ка¬раван-сарай”ны Башкортостан¬га кайтару мәсьәләсе күтәрелә, күпсанлы митинглар үткәрелә, ләкин уңай чишелеш тапмый. 1994 елда Башкортостан һәм Россия Федерациясе хөкүмәтләре арасында “Караван-сарай” комплексын башкортларга бирү турында килешү төзелгәч кенә, 1996 елның сентябрендә, бу тарихи йортның 150 еллыгын билгеләгәндә, башкорт халкы, ниһаять, үз теләгенә ирешә.
Без нәкъ менә шушы атаклы “Караван-сарай” йортында һәм мәчетендә булып, Оренбург башкортларының уңышларына чын күңелебездән шатландык. Гөлимә ханым безне дә сентябрьдә булачак юбилей тантанасына чакырды.


“Караван-сарай” мәчете гөмбәзе һәм манарасы.


Гөлимә ханым ҖАНГАБИЛОВА “Өмет” һәм “Бердәмлек” газеталары мөхәррирләрен мәчет белән таныштыра.


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ --- | 20.08.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»