поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.10.2009 Мәдәният

Ә СЕЗ НИНДИ КИНО КАРЫЙСЫЗ?

Зөлфәт ХӘКИМ, язучы:

 

– Кино карыйм, ләкин боевик белән фантастиканы яратмыйм!

 

Роза ӘДИЯТУЛЛИНА, “Хәерле иртә!” алып баручысы:

 

–  Үземне “киноман” дип санамасам да, фильмнар карарга яратам. Бигрәк тә кинотеатрда зур экраннан, сыйфатлы тавыш булганда кино кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыга.

 

Жанрга килгәндә, комедия һәм психологик триллерлар күңелемә якын. Совет кинолары кызык. “Любовь и голуби” фильмын карап туя алмыйм, ә чит илнекеннән “Зеленая миля”ны билгеләп үтәр идем, аны берничә тапкыр карадым. Гомумән, Том Хенкс уйнаган кинофильмнар белән кызыксынам, өйдә коллекциям дә бар. Татар кинематографиясе дә үсеш алыр дип өметләнәм, татар иҗатчылары тарафыннан бу юнәлештә саллы адымнар да ясала.

 

Раил САДРИ, Буа татар дәүләт драма театры директоры:

 

– “Ужастик”ларны яратмыйм, аларны ничек карыйлардыр, башыма сыймый. Боевиклардан халык гарык, нинди генә спецэффектлар булмасын, тамашачының хәзер исе китми.

 

Миңа мистикага корылган кинофильмнар ошый. Иң яратканым – “Неуловимые мстители”. Безнең буын шуларны карап үсте, кинодагы романтика, ихласлылык күңелне биләп ала. Әле дә җай чыккан саен аны карап ял итәм. Күптән түгел ”Мы из будущего” киносын карадым, менә дигән шәп фильм!

 

Геннадий МАКАРОВ, фольклорчы:

 

–  Уйландыра торган кинолар яратам, яңа мәгълүмат алырга тырышам. Тарихка кагылышлыларын йотлыгып карыйм. Шуңа да аларның күпчелеге документаль фильмнар. Чит илдә бик оста төшерәләр. Бөекбританиянең документалистикасын карап утырганда үзеңне берничә гасыр элек булган вакыйгаларда катнашкан кебек тоя башлыйсың. Татар тарихы, сәнгатенә багышланган фильмнар күбрәк төшерелсен иде.

 

Илшат СӘЕТОВ, “Үзебез” яңа буын хәрәкәте координаторы:

 

– Психологик һәм фантастик фильмнарга өстенлек бирәм. Соңгы вакытта караганнардан Гитлер турында “Бункер”ны билгеләп үтәр идем. Аннары берничә тапкыр караган “Реквием по мечте” киносын киңәш итәм. Күңелгә, акылга тәэсир итә торган көчле төшерелгән фильм ул. Узган ел “Алтын мөнбәр”дә Иранның яхшы кинолары тәкъдим ителгән иде, тәмләп карадым. Урыс һәм татар иҗат әсәрләре әле мине кызыксындырырлык дәрәҗәдә эшләнми. Шулай да, Илдар Ягъфәровның “Күктавы” мактауга лаек.

 

Зөлфия ВӘЛИЕВА, “Зө-ләй-лә” төркеме солисты:

 

–  Үлеп кино яратам. Аны караганда эченә кереп китеп, шундагы вакыйгаларда катнашам, геройларның хис-тойгыларын кичерәм, алар белән елыйм, көләм. Миңа совет чорында төшерелгән кинолар якын. “Служебный роман”, “Осенний марафон”ны яттан диярлек беләм. Өйдә дә аларның DVD-дисклары бар, кат-кат карасам да туймыйм. Күбрәк мелодрамаларны үз итәм.

 

Сериаллар карамыйм, чөнки вакыт юк. Кайчак “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында татарчага тәрҗемә ителгән киноларны кабызып куям. Ашарга әзерләгән вакытта актерлар безнең телдә ничегрәк сөйләшә икән, сөйләмне ишетер өчен тыңлыйм.

 

Вәлиулла ЯГЪКУБ, Татарстан диния нәзарәте рәисе урынбасары, Апанай мәчете имамы:

 

–  Кино – әһәмиятле сәнгать төре. Аның тәэсир итү көче зур, фильм аша кешене тәрбияләп, акны-карадан аера белергә өйрәтеп була. Киноның да хәләле, хәрәме бар. Кешелеклелек кыйммәтләрен алга сөрүчеләр дә, явызлыкка өйрәтүче, кешене артка тәгәрәтүчеләре дә бар. Шуңа күрә күңел, җан белән сак булырга кирәк, киноны да сайлап карарга киңәш итәм. Бигрәк тә психикасы ныгымаган балалар, яшүсмерләргә теләсә ниндиен күрсәтүне тыю мөһим.

 

Яраткан фильмнарым бихисап, хәрәмләшү булмаган, совет вакытында төшерелгән комедияләр менә дигән. Киноны жанры буенча аермыйм, яхшы сыйфатлы кино булсын!


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 14 | 02.10.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»