|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.08.2016 Спорт
Нижгар татарлары горурлыгы АлияБезнең якташыбыз, чыгышы белән Кече Рбишчадан булган 21 яшьлек гимнастка Алия Мостафина инде икенче кабат олимпия чемпионы исеменә лаек булып, милләтебез һәм илебез дәрәҗәсен дөнья күләмендә таратты. Белгәнебезчә, Алия беренче кат 2012 елда Лондонда үткәрелгән олимпия уеннарында чемпион исемен яулаган иде. Чираттагы Рио-де-Жанейродагы олимпиада да баш- та шәхси ярышта бакыр, аннары командалар ярышын- да көмеш призер һәм борыслардагы күнегүләр буенча олимпия чемпионы исемен яулап, үзен күрсәтте. Яшь спортчыбызның шундый нәтиҗәләргә ирешүе әти- әнисе һәм кече ватаны өчен генә түгел, бөтен татар милләте һәм илебез өчен дә зур горурлык. Алиянең әтисе Фәрхат әфәнде Мостафин да заманында грек- рим көрәше буенча Советлар Союзы, Европа һәм дөнья күләмендә дан казанган шәхес. Бу спорт төре буенча олимпия чемпионы Фәрхат әфәнде Россиянең атка- занган тренеры буларак, бүгенге көннәрдә армиянең үзәк спорт клубында (ЦСКА) көрәшчеләр тәрбияли. Алия әтисе хезмәт иткән шушы үзәк клубның спорт мәктәбенә биш яшендә аяк атлап, спорт карьерасын башлап җибәрә. Әтисе аңа баштан ук спортта авыр сынаулар аша үтәргә туры киләчәкне аңлата, шуны истә тотып, Алия спортка ныклап ябышып, үз алдына төп максат итеп медальләр санын түгел, ә тиешле дәрәҗәгә ирешүне куя. - Башта ул ирекле стильдә, сикерү һәм “Винтаж” күнегүләре белән келәмгә чыга иде, әмма 2011 елда авыр травма алу сәбәпле аңа бөтен күнегүләрне үзгәртеп, яңадан башлагандай, берләштерелгән ярышларны (многоборье) һәм үзенең бүгенге иң яраткан борыслардагы күнегүләрне үзләштерергә туры килде. Әлбәттә, без әле дә Алиянең травмалануын истә тотып, борчылабыз. Шуңа да карамастан, кызыбызның уңышларына шигебез юк иде. Шулай ук бу көннең судьялар составы да ошады безгә, гадел карар чыгардылар, - дип сөйләп үтте җәйге ялын авылда үткәрүче Фәрхат абый Мостафин. Биш ел элек алган авыр трав- мадан соң өч ай үткәч ук күнекмәләрен дәвам иткән Алиягә карап, үзенең спорт карьерасында берничә мәртәбә травма алган Бөекбритания спортчысы Элизабет Твиддл да аның тиз арада аякка басуына соклануын яшерә алмаган иде. Алиянең казанышларына килгәндә, аңа илебезнең атказанган һәм халыкара спорт мастеры исемнәре бирелгән. 16 еллык спорт тәҗрибәсе туплаган яшь гимнасткабыз ике тапкыр олимпия, күп тапкырлар дөнья, Европа һәм Россия чемпионы, көмеш һәм бакыр призер исемнәре яулап өлгергән инде. 2012 елның августында спорт һәм физ- культурага зур өлеш керткәне һәм Лондондагы җәйге ХХХ олимпиадада югары үрләр яулаганы өчен Алия “Дуслык” орденына лаек булган, 2013 елда Казанда үткәрелгән халыкара универсиададагы уңышлары өчен Россия Президентының хөрмәт грамотасы белән бүләкләнгән, шушы елда ук иң шәп ел спортчысы һәм “Көмеш болан” премиясе исемнәренә дә ия булган. Алия Мостафинаның Рио-де-Жанейро олимпиадасындагы чыгышларын кече ватандашлары рбишчалылар, төрле төбәкләрдә яшәгән милләттәшләребез һәм барча Россия халкы телевизор экраннарыннан карашларын алмыйча, җан атып күзәттеләр. Әлбәттә, олы тормыш юлына яңа гына аяк атлаучы яшь чемпионыбызның шушы югары дәрәҗәдәге уңышлары татар халкы өчен генә түгел, илебез өчен дә зур горурлык.
Ришат РАМАЗАНОВ |
Иң күп укылган
|