|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.08.2016 Хәйрия
Мине өйдә улым көтә – 2Татьяна Баймяшкина-Ларухинага бөтен ил белән ярдәм иттеләр. Без дә 27 яшьлек бу ханым турында “Ватаным Татарстан” газетасы битләрендә язып чыккан идек. Кама Тамагы районында туып үскән, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Татьяна улын дөньяга китергәннән соң озак та тормыйча авырып киткән иде. “Мин аны кышкы каникулга әти-әниләре янына кайтарып куйдым. Ә ул аннан хәлсезләнеп килде. Тән температурасы төшмичә интектерде. Нәрсә булганын белмәдек. Табибларга күренергә килгәч тә кан анализларын озак көттек. Ул табиблар янына кереп китте, без улым белән машинада утырып калдык. Аннары телефоныма “миндә лейкоз” дип язылган смс килеп төште. Әйтерсең бар дөньяның асты-өскә килде. Татьяна да бөтенләй төшенкелеккә бирелде”, – дип сөйләгән иде ул чакта ире Максим.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|