|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.08.2016 Мәдәният
Самара делегатлары сынатмадыКазанда VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы үткәрелде. Елына ике мәртәбә уздырыла торган бу чарада 30 чит илдән, Россиянең 60 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан 900 делегат катнашты. Самара өлкәсеннән форумга өлкә «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасыннан 11 кеше, өлкә «Туган тел» татар җәмгыятеннән 5 кеше барганнар иде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов исеменнән яшьләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламлады. Ул үзенең чыгышында Татарстаннан читтә яшәүче яшьләребезгә татар телен һәм гореф-гадәтләребезне саклау буенча ярдәм күрсәтергә кирәк, дип белдерде. Татар телен укыту мәсьәләләренә ул аерым тукталып үтте: “Татарстан Конституциясенең 14 маддәсенә таянып, татар милләтен саклап калу өчен яңа юллар эзлибез һәм табабыз”, - диде ул. Сүз ахырында Фәрит Мөхәммәтшин урыннарда татар милләтен саклап калу буенча яхшырак эшләргә, бер-беребезгә терәк була белергә чакырды. Яшьләр форумы яшьләрчә үтте. Делегатлар бер-берсе белән яңа форматта - унбиш секунд эчендә үзләре турында тулы мәгълүмат биреп таныштылар. “Бөтендөнья татар кафе”сында очрашу вакытында һәркем үз оешмасы турында сөйләде, яшь эшкуарлар социаль бизнес турында фикер алыштылар, эшмәкәрлек татар милли мәдәниятен популярлаштыру һәм иҗтимагый проблемалар белән шөгыльләнергә тиеш, дигән нәтиҗәгә килделәр. Мәсьәлән, “Түбәтәй” татар милли ризыклары челтәрен оештыручыларның берсе - безнең Камышлы авылында туып-үскән Солтан Сафин бизнес башлап җибәргәндә керем турында түгел, ә социаль проблемалар турында уйларга чакырды. Дуслары белән бергә оештырган “Түбәтәй” челтәренең максаты өчпочмак сату гына түгел, ә татар брендын бөтендөнья аренасына чыгару, дип белдерде Солтан. Аның ялкынлы чыгышыннан соң берничә кеше аның юлыннан китәргә теләк белдерде. “Проектлар аллеясы”нда яшьләрнең инициативалары белән танышырга мөмкин иде. Монда татар комикслары һәм татар телендәге өстәл уеннары, татар телен өйрәнү өчен онлайн приложениелар, балалар өчен укыту һәм аң-белем үстерү программалары һәм башка күп кызыклы проектлар тәкъдим ителде. Казан, Уфа, Чиләбе, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казахстан, Кемерово һәм Самарадан килгән 20ләп проект иң яхшы, дип игълан ителде. Самараның “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы тәкъдим иткән проект форумда катнашучыларда аеруча зур кызыксыну тудырды. Аның авторы Гөлфия Кәримова һәм фикердәшләре Ленар Гәрәев, Винер Нурмөхәммәтов, Ринат һәм Лилия Гыйләҗевлар форумда катнашучыларга Самараның татарлар белән бәйле истәлекле урыннары турында сөйләделәр. Ә андый урыннар Самарада шактый - борынгы Муром шәһәрчегендә алып барылучы казыну эшләре, Ширяевода “Болгар мирасы” оешмасы тарафыннан ачылган “Канатлы барс” һәйкәле, өлкә милли-мәдәни автономиясе һәм аның башкарма директоры, тарихчы Шамил Галимов тырышлыгы һәм Татарстан хөкүмәте ярдәме белән куела башлаган истәлек такталары турындагы проект югары бәяләнеп, Гөлфия Кәримова ике елга Бөтендөнья татар яшьләре форумы советы әгъзасы итеп сайланды. Бөтен дөньядан килгән татар яшьләре татар телен шәһәрләргә күчерү турында да күп сөйләделәр, аны квест-уеннар, артпроектлар аша өйрәнү мөмкинлеге турында хыялландылар. Ләкин Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин андый уеннарда кытлык кичермәвебез, ә менә интеллектуаль һәм мәгариф программалары җитешеп бетмәве турында: “Шуңа күрә без татар дискотекалары кебек чараларга кырын карыйбыз. Бүгенге тренд - әдәби татар телен белү. Ә моның өчен татар телендә укырга кирәк”, - дип әйтте. Секцияләрдә эшләүнең яңалыгы - «Акыл фабрикасы» булды. Анда туризм, тарих, тәрбия, мәгариф, этномәдәни проектлар, интернетта татар теле, журналистика темалары күтәрелде. Форумда катнашучылар алтмыш төркемгә бүленеп, меңнән артык идея тудырдылар. Шуларның егермесе хуплау табып, тормышка ашырылачак. Форум “Печән базары” хәзерге заман татар мәдәнияте фестивале белән тәмамланды. Фотода: Гөлфия КӘРИМОВА (уңда) Тәбрис ЯРУЛЛИНны, Фәрит МӨХӘММӘТШИНны һәм Ринат ЗАКИРОВны үзенең проекты белән таныштыра.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|