поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.10.2009 Авыл

ӨЙ САЛУНЫҢ НИЕ БАР?

Торак шартларыннан, хезмәт хакы күләменнән зарланмый торган укытучылар да бар икән. Мөслим район үзәгендә яшәүче Йолдыз һәм Илнур Әсадуллиннар гаиләсе әнә шундыйлардан.

Чагыштырып карасаң, шәһәр укытучысы ничек яши дә, авыл укытучысы ничек яши? Әйтик, шәһәр мәктәбендә әле берничә елын гына укыткан укытучыга торак шартларын яхшырту өчен нәрсәгә һәм кемгә өметләнергә була? Әйе, социаль ипотека буенча фатир алу мөмкинлеге тудырылды бит дип әйтерләр. Тик ул социаль ипотеканың чынлыкта нинди газап икәнен шул юлны таптап караган кешеләр генә белә. Хәтта ничә еллар көтеп тә, ипотека фатирына мең бәла белән кереп утыручылар арасында да тыныч кына яшәүчеләр сирәктер. Чөнки сәбәпләре күп инде аның – ипотекага айлык хезмәт хакының күп өлеше кереп чума. Аны ярты гомер түләргә кирәк, шуннан соң гына ул тулысынча синекенә әверелә. Әле бит тормыш алып барырга да акча кирәк. Җитмәсә, ипотека фатирларының сыйфаты да еш кына мактанырлык түгел дип зарланалар. Шушыларның барысы өстенә мәктәптәге нервылану, борчу-мәшәкатьләр, шәһәр ыгы-зыгысы килеп кушылса, каладагы укытучының тормышы бер дә тыныч түгел икәнен аңлыйсың. Әле ярый ла ипотека буенча фатир эләксә шатланыр иде ул! Гадәттә, чынбарлык башкача. Әйтик, Казанда укытучы булып эшләүче бер апам гаиләсе белән егерме елга якын кечкенә генә тулай торак бүлмәсендә интегеп яшәп ятты. Балаларының мәктәпне тәмамлар чагы җиткәч кенә, ниһаять, ике бүлмәле фатирга күчәргә мөмкинлекләре килеп чыкты.

 

Шәһәр җирендә кеше почмакларында интеккән, хезмәт хакына кешечә киенә дә алмаган укытучыларны һаман күреп торгангамы, авыл-район җирлегендә эшләүче укытучыларның тормышы барыбер җиңелрәктер ул дигән нәтиҗә килеп чыга. Дөрес, мәктәптә шул ук ыгы-зыгы, шул ук борчылу-нервыланулар. Тик иң мөһиме – көнкүреш, тормыш шартларын яхшыртуга мөмкинлекләр зуррак шикелле. Белгечләргә яңа йортларны бушлай диярлек салып бирү программасы – шул мөмкинлекләрнең берсе.

 

Әле менә Мөслим район үзәгендә гаиләсе белән яшәп ятучы сыйныфташым Йолдыз өчен дә чын күңелдән шатланып килдем. Йолдыз үзе дә, ире Илнур да – Мөслимнең икенче урта мәктәбе укытучылары. Яшь гаиләләр программасы буенча берничә ай эчендә йорт салып керүләре турында ишетсәм дә, барып күргәнем юк иде әле. Илнурның төп нигезендә урнашкан яңа йорт, чыннан да, искитмәле. Бик иркен – 100 квадрат метр тирәсе. Газы кергән, суы чыккан. Проект буенча, ваннасы да, бәдрәфе дә бар. Бик уңайлы, шәһәрчә итеп эшләнелгән. Программа нигезендә, йорт бәясенең 70 процентын дәүләт тулысынча үз өстенә алган. 

 

Илнур белән Йолдыз, укып бетергәч, икесе дә Мөслим районының Ташлыяр мәктәбенә эләккәннәр иде. Беренче елларда шунда йөреп укыттылар. Юлларда бергә йөрү эзсез узмаган – ике арада мәхәббәт уты кабынып китте, Илнур белән Йолдыз өйләнешеп тә куйдылар. Бераздан Мөслим мәктәбендә икесенә дә эшләргә урын табылгач, шунда эшләргә кайттылар. 2000 елда уллары Айрат, 2004 елда кызлары Айсылу туды. Илнур Әсадуллин – физика-математика, тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча ике югары белемле укытучы. Йолдыз – Казан педагогика институтын тәмамлаган тарих укытучысы.

 

Җиргә сеңгән иске, бәләкәй өй урынында өр-яңа, кирпеч йорт калкып чыгуын Йолдыз әкияттәгедәй итеп сөйли:

 

– Күрше апа кышкы каникулда безгә кунакка кереп утырган иде. Ул чакта бәләкәй генә иске өйдә яшәп ята идек. Ни дисәң дә, укытучы акчасына йорт төзеп керерлек түгел бит. Икебезнең хезмәт хакыбызны кушсаң, 15 мең тирәсе чыга. Әле шуңа өстәп, Илнур соңгы берничә елда өстәмә эштә дә эшли. Чеби үстереп сатучыларда каравылда тора. Яшәргә җитә ул акча, йорт салырга – юк. Күрше апа: “Сез шул яшьләр программасы буенча йөрсәгез, һичшиксез, яңа йорт алачаксыз”, – дип, “күзне ачып” чыгып китте. Шул апага без бик рәхмәтле. Аның әйтүе буенча, документлар артыннан йөри башладык. Документларны 2007 елның гыйнвар аенда җыя башлаган идек, шул ук елның сентябрь аенда Мөслимнең төзелеш оешмасы килеп, йортның нигезен казый да башлады. Ике ай дигәндә нигезен салып, стенасын күтәреп, түбәсен ябып та куйдылар. Газ-ут кертү артыннан үзебез йөрдек тә, 2008 елның февраль аенда яңа йортыбызга күчеп тә куйдык. Төшкә дә кереп карамаган хыял менә шулай санаулы айлар эчендә чынбарлыкка ашты ды куйды. 

 

Яшьләр программасы буенча безнең гаиләгә 1 млн 152 мең акча тиеш иде. Шул акчаның 70 проценты – 806 мең сум субсидия өлеше безгә бик тиз күчте. Ә без килешү төзеп, ул акчаны төзелеш оешмасына күчердек. Бераздан калган 30 проценты да кайтты. Ә Мөслим төзелеш оешмасы проекты буенча салынган йортның тулаем бәясе – 1 млн 400 мең сум. Рәхмәт, төзелеш оешмасы җитеп бетмәгән акчаны үз чыганакларыннан биреп торды. Шулай итеп, йортның 70 процентын дәүләт үзе күтәрде. Без 30 процентын түлибез – ай саен 3 мең тирәсе кертеп барабыз. Ә төзелеш оешмасына без тиешле калган акчаны Дәүләт торак фондының җирле вәкиле кечкенә процентлы ссуда биреп капларга ярдәм итәрбез диде. 

 

Кайткан акчаны алып, йортны үзебез салу мөмкинлеге бар иде. Без ул юлны сайламадык һәм дөрес эшләдек дип уйлыйм. Бөтен эшне дә тәҗрибәле төзүчеләргә тапшырдык. Алар төзелеш материалларын да каян тизрәк һәм очсызрак табасын белә. Бик җитез эшлиләр, без алардан бик канәгать калдык. Йортның обойларына кадәр ябыштырып чыктылар. Без тулысынча әзер өйнең ишеген ачып кына кердек. Подрядчы белән эшләгәндә, акча да тиз күчә икән. Ә үзең эшләсәң, акча эшләнгән өлешкә кенә күчә. Мәсәлән, башта син үз акчаңа фундамент саласың, шуннан соң гына фундамент акчасы кайта. Аннары үз акчаңа стена күтәрәсең, шуннан соң гына стена акчасы кайта. Безгә бик яхшы туры килде инде. Төзелеш материаллары кыйбатланганчы җитешеп калдык. Без яңа йортка керүгә кризис та башланды, төзелеш материаллары да кыйбатланды. Бик уңышлы килеп чыкты безнең өчен. Әле ярый акчалата алмаганбыз дип уйлыйм. Чөнки үзең төзи башласаң, ул барыбер бик озаккка сузылыр иде. Гомумән, мин үземнең язмышымнан канәгать. Ятсам да, торсам да ходайга рәхмәт укыйм. Аллага шөкер. 

 

Район үзәгендә яшәүләренә карамастан, Әсадуллиннарның җирләре дә бик иркен – 20 сутый. Анда күп итеп бәрәңге утырталар. Ел саен 100 бройлер чеби алып үстерәләр. Хәзер яңа сарай төзеп бетереп яталар – үгез симертә башларга исәплиләр. 

 

Йолдыз белән укытучы эше, аның никадәр авыр, җаваплы, шул ук вакытта, яратып эшләгәндә, чын канәгатьлек хисе бирүче һөнәр икәнлеге турында да сөйләшеп утырдык. Ничә еллар белгән Йолдызны бөтенләй башка яктан ачтым – авызыннан ник бер зарлану сүзе чыксын, гел: “Аллага шөкер”, – дип кенә тора.

 

– Авыл җирендә укытучы булу бик файдалы. Ай саен вакытында хезмәт хакын бирәләр, җитеп бара. Әле кемгә бушлай дип әйтерлек йорт салып бирәләр? Укытучыларга. Элеккеге белән чагыштырганда, балалар хәзер бик катлаулы инде анысы. Укучыга түгел, укытучының үзенә белем кирәк сыман. Шул ягы авыррак. Һөнәребез хөрмәткә лаеклы, балалар урамда: “Исәнмесез, апа!”, “Исәнмесез, абый!” – дип киткәч, бик рәхәт инде. Укытучылар гаиләсе булгач, безнең өстә җаваплылык икеләтә зур. Балаларыбызны: “Әти-әниегез – укытучы, сез бик тәртипле, башкалар үрнәк алырлык булырга тиеш”, – дип үстерәбез. “Укытучы баласына ярагач, безгә нишләп ярамасын”, – дип әйтерлек урын калдырырга ярамый. Айратыбыз быел 3 нче сыйныфка китте. Бик тырыш, гел “бишкә” генә укый. Беренчедән башлап бию түгәрәгенә йөри. Айсылуыбыз балалар бакчасына йөри. Тиздән өченче балабызны алып кайтырга җыенабыз.

 

– Ирең Илнур белән икегез дә укытучы, бер үк мәктәптә эшлисез, синеңчә, икең дә бер казанда кайнау – авырмы бу, әллә киресечә җиңелме?

 

– Ир белән хатынның икесе дә укытучы булып, бер үк мәктәптә эшләве – бик җайлы һәм рәхәт нәрсә. Мәктәп белән бәйле аңлашылмаучанлык килеп чыкмый, чөнки икебезнең беребезгә дә мәктәп эшенең ни икәнен аңлатып торасы түгел. Сыйныф җыелышы буламы ул, педсоветмы, башка чара үткәреп, тагын соң кайтыламы – бергә эшләгәч, бөтен хәбәрне алдан ук белеп торабыз. Гаиләдәге тынычлык өчен, артык тавыш чыкмасын өчен бик яхшы бу, минемчә. Әле менә декрет ялында булсам да, мәктәп хәлләре турында көне-сәгате белән белеп торам – Илнур кайтып сөйли. Шул яктан да бик рәхәт. Хөрмәтле хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез – Укытучылар көне белән тәбрик итәбез! Һәркайсыбызга да иминлек, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!


Лилия СӨНГАТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 40 | 03.10.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»