|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.04.2008 Интернет
РАИЛ ГАТАУЛЛИН КОМПОЗИТОР ЭЗЛИТатар интернетының “бүресе” Раил Гатауллин “Яңа гасыр” каналындагы “Үзебез” тапшыруында “Иттифакъ” җырлавын тыңлагач, хисләнеп киткән дә, үзе дә татарча рэп өчен ике текст язып аткан. Хәзер шуларны көйгә салу өчен композитор эзли. Шигырьләре мәктәп һәм мәгариф турында. Раил өчен бу үзәккә үткән тема. Раил Гатауллин Кукмара районы Мәмәшир авылы егете. Бүгенге көндә ТДГПУның мәгълүматлаштыру-белем бирү бүлеге ресурслары бүлеге мөдире. Раил “Белем.ру” дигән җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять оештырып интернетта берничә уңышлы проектны алып бара. Шул исәптән belem.ru ресурсын да.
“Шигырьләрне мин 4-5 сыйныфларда ук яза башладым,” – ди Раил. Фоат Галимуллин рецензия язган китабы да бар. Анда 50-60 шигырь кергән. Хәзер Раил үз әсәрләрен интернетта http://forum.belem.ru адресы буенча аерым темада туплап бара. Әмма җыр язу аңа ник кирәк? Болай дип җавап бирде: “Хисләрне халыкка җиткезү өчен аны еш кына көйгә салырга кирәк. Ә бүгенге мәгариф темасы – көйгә салынмаслык тема түгел. Татар мәгарифе – аеруча. “Ералаш”тагы кебек укытучыдан көләргә түгел, киресенчә, аның абруен күтәрер вакыт җитте. Татар телендә укытучылар һәм татар телендә белем алучылар саны кими бара. Дәүләт исә үзе шушы адымнарга бара. Бу рэп аша язылган шигырьләр белән халыкның аңына үтеп керәсе проблеманы ачып саласы һәм аны хәл итү кешеләрнең күзен ачасы килә. Хәзер бар да көйнең ничек язылуыннан тора”.
Менә ул җыр текстлары:
Татар укытучысы авазы Мәктәптә ялгызым, Мәктәптә берүзем Эшлимен көнозын Үтәлми тик сүзем Эшләгән эшләрем Таптала, югала. Мин биргән белемнәр Кайда соң сез, кайда?
Мин сезне татарча Уйларга өйрәтәм Укытам, яздырам, Бай мирас күрсәтәм. Әмма мин мәктәптә Берүзем, ялгызым. Бар да рус, мин генә – Бер татар явызы.
Татар телен укытам Башкалам Казанда Өйрәтәм татарча Укырга, язарга, Әтиләр-әниләр, Ник каршы сез миңа? Тәрбия биргәнгә Руслашкан кызыңа Тәрбия биргәнгә Руслашкан улыңа?
Татарда бар иман, Ихтирам, изгелек. Миллилек сакланган Яшәп тә изелеп. Татарда бар Тукай Кол Гали һәм Җәлил. Аларның сүзләре Бик туры һәм гадел.
Бар бик күп галиме, Шагыйре, җырчысы, Актеры, табибы, Эшкуар, спортчысы. Татар булып туган Сезнең дә балалар, Алар да тарихта Үз урынын табарлар.
Татар телен укытам Башкалам Казанда Өйрәтәм татарча Уйларга, язарга. Тормыйкчы без каршы Барасы юлларда Балагыз өйрәнсен Татарча җырларга Татарча сөйләргә, Татарча уйларга!
Бирегез каләмне Мин – бала, син – апа, Син – әни, син – әти. Мин әле кечкенә Мин әле бик нәни. Өйрәнәм укырга, Өйрәнәм язарга Өйрәнәм дөньяда Хакыйкать табарга
Мин татар баласы Мәктәпкә килдем мин Белемне татарча Бирегез дидем мин Алыймчы белемне Үз туган телемдә Мин яшим тарихлы Зур татар җирендә.
Укытучы апа, Укытучы абый, Туган телсез безгә Яшәргә ярамый Туган җирсез безгә Яшәргә ярамый Туган телдә язган Бирегез каләмне!
Мин килдем мәктәпкә... Кайда соң син гыйлем? Ник әти-әнием Сөйми туган телен Ник туган җиремнең Әйтмисез кадерен Ник татарча миңа Бирмисез сез белем?
Дусларым, “Сәлам” дип Эндәшегез миңа Татарча сөйләшәм Татарча уем да. Татарча сорагыз Татарча әйтермен Белегез, бик тиздән Мин үсеп җитәрмен!
Укытучы апа, Укытучы абый, Туган телне оныту Безгә бит ярамый Туган телне таптау Безгә бит ярамый Туган телдә язган Бирегез каләмне!
--- |
Иң күп укылган
|