поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.10.2009 Бәйрәм

МИҢА ДИҢГЕЗ ҖИТМИ

Тышкы кыяфәте белән дә, эчке дөньясы белән дә мәңге картаймас кешеләр була. Хезмәттәшебез Рәшит Минһаҗ да әнә шундыйлардан. Аңа озак еллар олысы да, кечесе дә исеме белән генә эндәште, чөнки йөзенә, үз-үзен тотышына карап, төгәл яшен биреп булмый иде.

Хәер, соңгы елларда редакциябездә яшьләр күбәйгәнлектән, абый дип әйтүчеләр артты. Рәшитне абый дип кенә түгел, хөрмәт йөзеннән "хәзрәтебез", "хаҗиебыз" дип атаучылар да бар. Ни дисәң дә, күңел картаймаса да, яшь бара. Рәшит тә бу көннәрдә 50 яшен зурлап билгеләп үтәргә җыена. "ВТ" газетасын укып баручылар игътибар иткәндер: соңгы вакытларда Р. Минһаҗ газетада "Урындагы кешегә – урынсыз сораулар" дигән рубрика ачып җибәрде. Һәм төртмәле сораулары белән матбугат мәйданында байтак кына күренекле кешеләребезнең чын йөзен "фаш" итте. Юбилей мөнәсәбәте илә без дә, аның аяк терәп каршы чыгуына карамастан, күңел пәрдәсенең бер читен генә булса да ачарга тырышып карадык.

– Рәшит, сабый чагыңда сине балалар бакчасына илткәч, беренче көнне үк тәрәзәдән чыгып качкансың. Кечкенәдән ирек сөя идем дисең. Синең өчен бүген ирек-хөррият нәрсә һәм үзеңне кайда иреклерәк тоясың?

 

– Диңгез буенда. Кипрда – Ак диңгез ярында, Анталия – Урта диңгез, Бакуда Каспий диңгезенә карап уйланып торганым бар. Менә диңгез дулкыннары ирекле ичмасам. Хәер, аларны да җил куып йөртә. Адәм баласын да бит язмыш йөртә, әйдәкли. Кеше ул балачагында гына тулы ирекле, мәшәкате дә аз, дөньяны танып белүе дә башка. Ә яши-яши мәгълүмат кыры киңәя, ләкин фәлсәфи яктан караганда, күп белгән саен ирегең дә күбрәк кысыла кебек...

 

– Кайберәүләр татар журналистикасын русныкы белән чагыштыра һәм "тешсезлектә" гаепли. Син мондый фикер белән килешәсеңме?

 

– Татар журналистикасы татар менталитетын чагылдыра. Үзенчәлегебез шунда: татар халкы гадәттә хис-тойгыларын тышка чыгармый. Фикерен дә туры иясенә бәреп түгел, читләтеп әйтүчән. Безгә төрттереп, эзоп теле белән әйтү дә хас. Татар матбугатында, башкалардан аермалы буларак, ата-ана, бала хакын кайгыртуга, тәрбия, әхлакка күп урын бирелә. Моны өстенлегебез дип саныйм. Ә татар матбугатының тиражы аз булу татар теленең дәүләт теле булып җитешмәвеннән. Дәүләтчелегебез булса, газетабыз Нью-Йоркта да, Бразилиядә дә чыгар иде. Тиешле гонорарын түләсәң, Австралиядән дә язмалар килеп торыр иде. Кызганыч, бүген шәһәр җирендә чып-чын татар мәктәбен табуы да читен.

 

– Сала һәм калаларда мәчетләр салып кына кешене иманлы итеп буламы?

 

– Мәчетләр күбрәк булсын. Ләкин авылда мәчет салып та, укытмасаң, анда һаман да шул 5-6 бабай йөриячәк. Укытсаң, җиде-сигез, ун-унбиш яшьлек балаларына ияреп әти-әниләр дә мәчеткә киләчәк. Мәчет көн саен эшләргә тиеш. Анда эшләр өчен белемле, милли гореф-гадәтләр нигезендә тәрбияләнгән имамнар кирәк. Имам дини дә, дөньяви белемгә дә ия булырга тиеш. Мәктәптә дин нигезләрен укытырга кертәләр икән, бу аеруча зарур. Әйтик, Кол Шәриф мәчете имамы Рамил хәзрәт, Чаллыдагы Ак мәчет имамы Рөстәм хәзрәт заманында Казан авиация институтын, Балтачтагы Җәлил хәзрәт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнар. Бу дин әһелләре башкаларга үрнәк.

 

– Тарих, дин, мәгариф, тел мәсь­әләләрен яктырткан язмаларыңны еш укыйбыз. Бу темаларның кайсы аеруча күңелеңә якын?

 

– Һәр өлкә үзенчә кызыклы. КДУны тәмамлагач, аспирантурада калырга теләсәм дә, мөмкинлек булмады. Аннан соң Балык Бистәсе районында укытучы булып, Чирмешән газетасында, районның мәдәният бүлегендә эшләвем тормыш юлымны баетты. Яшьлектәге хыялны чынга ашыру өчен былтыр Тарих институтына аспирантурага укырга кердем. Галимнәр белән күп очрашып торгангамы, фән өлкәсен язу кызык. Ләкин шунысы эчне пошыра: байтак кына галимнәр диссертацияне русча язалар. Имеш, фәнни әйләнешкә кертү җиңеләя, аудитория киңәя, аралашу мөмкинлекләре арта. Шулайдыр, тик бу очракта татар теле фән теле буларак үсми. Югыйсә суверенитет казанышларыбызның берсе – кандидатлык диссертациясен рәхәтләнеп үз ана телебездә яклый алабыз.

 

– Татар телен бөтен нечкәлекләре белән камил белүең әти-әниеңнәнме, Мөслим ягында туып үсүеңнәнме, әллә университетның татар бүлегендә укуыңнанмы?

 

– Әлбәттә, беренче чиратта әти-әнидән килә. Мин бит әле әби-бабай тәрбиясе дә күрдем. Чиста татар районында үсүем дә эзсез узмагандыр. Бәләкәй чакта Уфа, Казан радиосын тыңлый идек. Ә иң зур сабакны университетның татар бүлегендә укыганда алдым. Чит тел белмәгәнлектән, журналистика факультетына кабул итмәгәч, шунда укырга керергә карар кылуыма сөенеп бетә алмыйм. Анда әдәбият, фәлсәфә белән кызыксынып киттем. Мәшһүр фәлсәфәче Э.Кантның бөтен әсәрләрен укып чыктым, рус әдәби тәнкыйтен яратып өйрәндем. Янә рус әдәбияты кафедрасында укытучы-тәнкыйтьче Йолдыз Нигъмәтуллинаның махсус курсларына йөрдем. Шулай ук остазым Альберт Яхин да күп гыйлем бирде. 4 нче курста укыганда инде рус әдәби тәнкыйтен укытучы Василий Коновалов белән еш бәхәскә керә идек.

 

– Элегрәк, сәгате суккач була, дип әйтергә ярата идең. Инде биш дистәне ваклаган кеше буларак фикерең үзгәрмәдеме? Күп нәрсәгә соңарып ирештем дип уйламыйсыңмы?

 

– Хәзер дә, насыйп икән, сәгате суккач була, дим. Ләкин нәрсәгәдер ирешү өчен тырышлык сорала. Мәсәлән, профессор булу өчен теләк кенә җитми, күп уку, эзләнү кирәк. Соңрак дип, исем алу, бүләкләнүләрне әйтәсеңдер инде. Исем алу мин-минлегеңне канәгатьләндерү генә бит ул. Әйтик, журналист Флера Низамованың мактаулы исеме юк бит. Үзе шагыйрь дә, журналист та, җырчы да – берничә исем биреп булыр иде. Димәк, исем бирдерү өчен йөрмәгәннәр, үзе дә моны кирәк санамаган. Шуңа карамастан, Флераны бөтен татар дөньясы белә. Татарлар гына түгел, төрки халык иҗат әһелләре арасында да зур хөрмәт казанган кеше ул.

 

– Син дусларга да, дошманнарга да ярдәм итәсең, хөсетлекнең ни икәнен дә белмисең. Һәм барча кешегә дә бер теләктә яшисең: "Бәхетле булсыннар". Бу теләкнең төбендә ни ята?

 

– Дуслар бәхетле булса, безгә алар белән аралашу күңеллерәк. Дошманнар бәхетле булганда, аларның башкаларга зыяны тимәячәк. Тагын шунысы бар: кешегә каргыш теләсәң, ул аңа лаек булмаса, үзеңә әйләнеп кайта. Гомумән, мин теләк теләүчеләргә, бар теләгәннәрең үзеңә әйләнеп кайтсын, дип әйтергә яратам.

 

– Милли рух улың Аязда да, кызың Дилиядә дә сизелә. Аязның хәзердән үк: "Син бит татар кешесе, ник телне бозасың?" – дип кисәтү ясаганын ишеткәнем бар. Балаларыңның үз юлыңнан китүләрен телисеңме?

 

– Үскәч, балигъ булгач, үзләре карарлар. Адәм баласы һөнәрне үзе сайлап ала. Ә ата-ана аларга нинди дә булса юнәлештә үсәргә ярдәм итә.

 

– Татар журналистлары арасында синең кебек дөньяны аркылыга, буйга иңләп йөрүчеләр сирәк. Татар конгрессы җитәкчелеге дә һәр сәфәренә сине алып чыгарга тырыша. Чит илләрдә йөрү гыйбрәт алырга да, фикер йөртергә дә ярдәм итәдер...

 

– Истанбулда "Заман" газетасының ничек нәшер ителүен күрдем. Их, безгә алар эш тәҗрибәсен өйрәнеп, шуны гамәлгә кертәсе иде. Газета атнаның җиде көнендә дә чыга, үзләре үк баса, үзләре үк тарата. Европа илләре өчен инглиз телендә махсус басма чыгаралар. Хәбәрчеләр челтәре бай. 24 битле, 36 битле газетада һәр укучы үзе өчен кызыклы язма таба ала. Фотоларга зур урын бирелә, фотосурәтләр үзе сәнгать әсәре бит инде ул. Мин "Комсомольская правда"га караганда "Заман"га өстенлек бирәм.

 

– Хатыныңа мактау сүзләре еш әйтәсеңме?

 

– Соклану, мактау сүзләренә саранмын. Бу минем кимчелегемдер, мөгаен. Бәлки сәбәп татар ир-атының консерваторлыгындадыр: акыллы – атын, юләр хатынын мактар, дигәннәр бит.

 

– Милли хәрәкәт, тел, дин мәсьәләләренә кагылышлы бәхәсләрдә һәрвакыт кыю фикерле булуың күренә. Ә кайчакларда, үзеңә кыек сүз әйткәндә дәшмичә, елмаеп, көлеп уздырасың...

 

– Җавап бирүнең мәгънәсен күрмәгәндә нигә сүз балалатып утырырга дим. Бәхетле булсыннар!

 

– Рәшит, сине барлык каләмдәшләребез һәм укучыларыбыз исеменнән туган көнең белән котлыйбыз. Үзеңә дә, гаиләңә дә исәнлек-саулык телибез. Гел бүгенгедәй илһамланып иҗат ит. Юбилееңда да теләкләрнең төрлесен ишетерсең, иншалла. Шулай да үзеңә үзең нинди теләк теләр идең?

 

– Туганнар, дуслар белән киләчәктә дә исән-сау, шат булып бергәләп гомер итәргә язсын.


Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 200-201 | 01.10.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»