|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.08.2016 Фаҗига
Татарстанда 11 айлык бала үлгән янгынның сәбәпләре мәгълүм (ФОТО)Алабуга районының «Нефтехимик» бакчачылык ширкәтендә чыккан янгында 11 айлык бала үлү факты буенча тикшерү бара, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Исегезгә төшерәбез: янгын алдагы көндә көндез чыга. өйдә 31 яшьлек хатын-кыз һәм аның 8, 6 яшьлек, 11 айлык өч улы булган. Төпчек улы аерым бүлмәдә йоклаган. Ана һәм олы малайлар сабый яткан бүлмә ишеген ача алмаган, чөнки пластик эреп төшкән. Тәрәзә аша чыгарганга олы малайлар исән калган, ә кечкенәсе янып үлгән. Ана үзе тын юлы пешү җәрәхәтләре белән госпитализацияләнгән. Моңа кадәр язган идек: Татарстанда 11 айлык сабый янып үлгән
Надия ШӘЙХЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|