17.08.2016 Җәмгыять
"Ике “свежие” арасына бер суынган кыстыбыйны кертеп җибәрәбез, элек черегән бәрәңге дә ашаганнар бит”
Мамадыш районында урнашкан Сайкичү базарында юлчылар туктап тамак ялгый. Мәктәптә укыган вакытта үземә дә биредә өчпочмак, кыстыбый, чәй-каһвә сатарга туры килгән иде. Әле ул чакта хәзерге төсле өстәл янына басып та сатмыйлар. Килеп туктаган машинага барып ризык тәкъдим итәсе. “Абый җаным, ал инде”, – дип тә өстисе. Базарда йөргәнеңне белсәләр, мәктәптә “эләгә” иде.
Безнең Түбән Якедә Сайкичү базарын уйлап тапкан кешегә һәркем рәхмәт укый. Берәүләр, юл буенда сатуны мәрхүмә Мәүҗидә апа Насыйбуллина башлап җибәрде дисә, икенчеләр Хәтирә апа Муллаәхмәтованы искә ала. Хәзер замана телендә бизнес дип аталган эшнең “пионер”ы ул иде, диләр. “Акчаның бик кирәк вакыты иде. Яңа йорт җиткерә башладык. Ул вакытта Сайкичү дип аталган урынга машиналар чишмәгә туктап су ала иде. Ә без шул чакта машина йөртүчеләргә ризык тәкъдим итә башладык. Башта җиләк-җимеш, тозлы кыяр, гөмбә, чикләвек сата идек. Әкренләп базар оешты. Аннары башка ризыклар пәйда булды”, – дип искә ала ул. Әмма бу урында элек тә халык җыелган. Биредә юлаучылар туктап, уймак уены оештырган икән.
Юлчыларның күңелен күрү өчен сатучылар ни генә кыланмый! Җиләк-җимеш турында әйтеп тә торасы юк. Хәзер менә мәтрүшкә, үлән чәйләре сата башлаганнар. Шулай ук биредә сыер сөте, эремчек, каймак саталар. Әле беркөнне Петербург кешесе туктап сатучыларга рәхмәт әйткән. “Татарның милли ризыкларын саклап калып, шуның белән кешеләр сыйлыйсыз. Бездә андый нәрсә юк бит. Хәзер дөньяны үзбәкләр һәм аларның шаурмасы басты”, – ди икән. Виталий бер литр авыл сөте белән ике кыстыбый ашап куйгач, бөтенләй шатланып китеп барган. Бәхет өчен күп кирәкмени? Авылда эш юк, шуңа күрә халыкның бар өмете әлеге базарга бәйле. Салада яшәүче кеше генә түгел, аларның кечкенәдән акча “җене” кагылган балалары да җәй айларында бизнеста: юлчыларга җиләк-җимеш, мәтрүшкә, мунча себеркесе сата. Сатучыларның үз клиентлары да барлыкка килгән инде. “Бер уйлаганда, өйдәге ризыклардан акча эшлибез. Әйбәтләп исәпләп карасаң, табышы аз кала. Әмма шөкер итәрлек инде. Хәзер он бәясе дә, шикәр комы да артып китте. Мәсәлән, гөбәдия ясар өчен дөгесен дә сатып аласы, кайбер кеше кортын да сатып ала. Кемдер аны үзе әзерли. Базарга йөрүчеләргә корт, эремчек ясап бирүчесе дә бар. Кемдер юлга чыгып акча эшләсә, кайберәүләр авыл эчендә генә үзенчә бизнес белән шөгыльләнә”, – дип сөйли бер авылдашыбыз.
“Ашадылар-эчтеләр һәм берни дә булмады”
Сайкичүдә барысы да туктап ял итә. Сатучылар аларны байларга, ярлыларга бүлми. Күбесенең үз танышлары барлыкка килгән. “Бездә ашаган кеше барыбер туктый инде ул. Әле беркөнне генә җырчылар Артур белән Маратны сыйлап җибәрдем. Тәмләп ашап, чәй эчтеләр. Шөкер, исән-саулар бит. Базар ризыгыннан зарланучы – гомере буе кибет ризыгы ашаган кешедер ул. Димәк, андыйларга камыр ризыгы килешми. Ашказаны әлли-хәлли булганнарга, камыр ашамаска кирәк”, – ди Кәримә апа.
Биредә ризыкны юлчыларның теләгенә карап әзерлиләр. Кемдер эремчектән пешерелгән бәлеш ярата, кемгәдер заманча пицца ошый. “Төрле кеше бар. Берәү кыстыбыйдагы бәрәңгене әз салынган дисә, икенчесе, три кило картошки, дип сүгенеп китә. Халыкка ярап булмый. Бик бозылды замана кешесе. Яңа гына пешкән ризыкны сату авыр. Элек көнендә сатып бетермәсәк, туңдыргычка куеп, иртәгесен җылытып алып килә идек. Ни гаҗәп, анысын яратыбрак ашыйлар иде”, – ди авыл апалары. Ә хәзер ризыкны бик күп пешермиләр икән. Бер кеше сигез өчпочмак, ун кыстыбый, ун мантый алып килә. Аз булгач сатыла да, инде кала икән, кайткач, үзләре ашый.
“Үзләре сатып карасын!”
“Шәһәр ирләре балан бәлешен бик ярата. Бер танышым бар. Шул ир-ат атна саен шушы юлдан командировкага йөри. Һәр ял көнендә аңа дип өчәр балан бәлеше пешереп алып киләм. Бездә бар эшне хатыннар эшләргә өйрәнсә, кайсыдыр якта ире алып кайткан бәлешне дә ашап ятучылар бар икән. Әнә шуларны бер генә көнгә базарга чыгарып бастырырга иде дә бит...” – ди Фәнзилә апа. Ир-ат юлчылар белән эш пешкәнен башка сатучылар да раслый. “Кайберләре калган акчасын да алып тормый, баераклары өстәп тә бирә әле. Бигрәк тә кыш көннәрендә безне кызганалар. Биредә сатып акча эшләп йөрүчеләр гомерлек чир алды инде. 40 градуслы салкыннарда да сата идек. Сезнең төсле җылы кабинетларда утырсак, базарда эш эзләп йөрмәс идек. Колхоз бетте, сыерларны алып китеп бетерделәр. Елап утырсаң да, эш табып булмый”, – диләр.
Сайкичү базарында өчпочмак, мантый бәясе 40-50 сум, кыстыбый – 40, гөбәдия, эремчек пирогы, балан бәлеше, пиццаның бер телеме 40-45 сум торса, чәйне 15 сумга, кәһвәне 20-25 сумга эчерәләр. Биредә сатучылар ике смена эшли. Бер сменага урын өчен 100-250 сум акча түлисе. Бер генә кеше дә шәхси эшмәкәр булып урнашмаган. Ә менә Лаеш районы Имәнкискә авылында хәлләр башкача.
“ИП” ачканчы, үзәккә үттеләр
Чулман елгасы аша күперачылгач, Имәнкискә авылында яшәүчеләрнең дә эше уңды. Биредә транспорт хәрәкәте берничә мәртәбә артты. Имәнкискәдә һәр капка төбендә халык сәүдә ноктасы ачкан иде. Әмма аларның яртысы диярлек бу бизнесын ташларга мәҗбүр булган. “Юл буенда сатканга бик бәйләнделәр. Төрле органнардан килеп, көнгә әллә ничә меңлек штраф чәпәп китәләр иде. Узган елның декабрендә көн саен тикшерделәр. Шулай итеп, эшне туктаттылар. Әмма без бит урам чатында рәхәттән утырмыйбыз. “ИП” булып оешкач кына, тикшерүче органнар туктады, – дип сөйли Наташа ханым. – Болай сата башлаганга биш ел булды инде. Шушы кәсеп белән балаларны укыттык, малайны өйләндердек. Череп баеп булмый, кайчак иписез утырган чаклар да бар иде. Казылыкны, чикләвекне китереп бирәләр. Әмма аннан күп табыш калмый. Бер казылыкны 190 сумнан алабыз да 250 сумга сатабыз. Артыгын сорап булмый. Ак гөмбәнең бер чиләгенә 300 сум сорыйбыз. Өйдә нәрсә бар, шуны алып чыгып сатабыз. Каз тотабыз, тозлап, шуны сатабыз. Менә шуннан акча эшләп була. Бер казга 2500 сум да бирүче бар. Юлчылар үзләре бездән бик риза. Әле авылдагы әбиләрнең бәйләгән бияләй-оекбашларын, тавык йомыркаларын сатып бирәбез”.
Билгеле, көннәр буе урамда утырган сатучының хуҗалык эшләре калып тора инде. Аларын балалары кайтып эшли. “Элек сарык фермасы бар иде. Авыл гөрләп торды. Ашлык чәчелмәгән басулар калмас иде. Болар бетте бит. Эш булса, без дә болай итеп утырмас идек. Кышын бик салкын көннәр бар. Ансат түгел, туңып утырабыз”, – ди Мәүлиха ханым.
Без барган көнне Имәнкискә урамнарында район җитәкчелеге ясаткан махсус будкаларның берничәсе генә ачык иде. “Дүртенче көн бер тиен акча керми. Сату бармый. Аптыраган бу хәлгә. Нәрсә булды инде? Әле элек бераз булса да сата идек. Туктаучы юк хәзер. Бакчада кыяр, помидор ишелеп уңды. Бәрәңге дә бар. Тик менә ни каз алырга туктамыйлар, казылык та сораучы юк. Әле ярый бөтенләй япмадылар. Шуның өчен район җитәкчелегенә рәхмәт укыйбыз. Сатуы барса, салымын да түлисең аның”, – дип зарлана Мәдинә апа.
“Сатылмаса, ташламыйлар”
Нишлисең, бүген бизнесның башка төрендә дә кризис. Әмма сатучылар сәүдәнең авыррак баруын тагын бер сәбәп белән бәйли: халык ныграк сайлана башлады. Бәясе өчен генә түгел, беркемнең дә бозылган ризык ашап агуланасы килми. Бервакыт Имәнкискәдә туктап, алма сатып алган идек. Тик өйгә кайткач, алманы ашап булмады. Авыр ис килә, алмага тимер исе сеңгән. Күрәсең, көн буе урамда, юл буенда тузан җыеп торган алма авыр металлны үзенә җыйган.
Юл буенда сатып торучылардан ризык алып ашарга ярыймы? Сайкичү базарында ризыкка тузан эләкми, алар махсус термоста саклана дисәләр, Имәнкискәдә юл буенда эленеп торган казларны полиэтилен капчыкка төреп куйганнар. Сатучылар әлбәттә, курыкмыйча алырга куша, тик белгечләр башка фикердә. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсенең матбугат үзәге җитәкчесе Миләүшә Җамалиева, юл чатындагы сәүдә нокталарын дәүләт җитәкчелеге кушуы буенча тикшерәбез, ди. “Юл буенда сату итүчеләрнең товарларының сыйфатын тикшерергә туры килә. Әмма хәзер без аны кайчан теләдек шунда түгел, билгеле бер вакытта эшлибез”, – ди. Ә менә Роспотребнадзорның Саба районына караган Мамадыш территориаль бүлеге хезмәткәрләре исә, халыктан язмача шикаять булса гына, базарга барып тикшерү үткәрәбез ди. “Мөрәҗәгатьләр күп түгел. Күбрәк балыкның сыйфаты начар дип килүчеләр бар. Елга ике мәртәбә рейдка чыгабыз, – дип җавап бирделәр безгә. – Шунда кимчелекләр табылса, сатучыларга штраф та салабыз. Әмма аларның берсе дә шәхси эшмәкәр булып саналмый. Физик затлар өчен каралган штраф күләме исә бик аз”.
Сатучылар, әлбәттә, үз ризыгын мактый. “Үз клиентларыбызга без беркайчан да начар ризык ашатмыйбыз. Без бит аны өйгә пешергән кебек әзерлибез, – ди Сайкичү апалары. – Ә менә сатылып бетмәсә, ташлап булмый инде. Ике “свежие” арасына бер суынган кыстыбый керә дә китә. Әле элек черегән бәрәңге ашап та, берни булмаган”.