|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2016 Җәмгыять
Сыйфатсыз бензинны кайсы “заправка”лар сата? (ИСЕМЛЕК)Ялган бензин сатучыларның эше хәзер капчыкта ятмый. Сыйфатсыз ягулык турында халык махсус “кайнар” линия телефоны буенча шалтырата ала. Шулай ук махсус оешма Татарстанда автомобиль ягулык станцияләрендә сатылган мотор ягулыгын атна саен тикшерә. Бер ай дәвамында ягулыкның 100гә якын пробасы алына, елына бу сан 1300дән артып китә. Мисал өчен, 2016 елның беренче яртыеллыгында 384 ягулык станциясендә һәм 8 нефтебазада 789 проба алынган. Шуларның 22се кулланучылар тарафыннан килгән шикаятьләр буенча уздырылган. Нәтиҗәдә, ГОСТ һәм Техник регламент таләпләренә туры килмәгән 24 проба ачыкланган. Бу исә гомумтикшерелгән ягулыкның бары 3 процентын гына тәшкил итә. Чагыштырып карасак, 2015 елның беренче яртыеллыгында бу сан 4,3 процентны тәшкил иткән.
- Аерым бензинны гына алсак, монда тикшерелгән 608 пробаның 14е сыйфаты буенча туры килми. Дизель ягулыгы буенча 181 пробаның 10ысы начар сыйфатлы, – ди Татарстанда Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ рәвештә куллану һәм аның сыйфатын тәэмин итү идарәсе башлыгы Роберт Гыйләҗиев.
Бу оешма 2005 нче елдан бирле ягулыкны тикшерү белән шөгыльләнә. Беренче елларда пробалар алганнан соң, 23 процент ягулыкның сыйфаты начар булса, хәзер бу сан 3-5 проценттан артмый икән.
Хәзерге вакытта Татарстан үзен бензин белән бары тик аз күләмдә генә тәэмин итә ала. Шуңа да бу төр ягулык Самара өлкәсе, Башкортстан республикасы, Пермь төбәгеннән кертелә. 2017 елның ахырына “ТАНЕКО” заводында махсус җайланмалар кертелгәч, Татарстан күбрәк күләмдә бензин җитештерә алачак.
Әмма дизель ягулыгы белән республика үзен-үзе тәэмин итәргә сәләтле, шуңа аңа бәянең арзанрак булуы шуның белән аңлатыла. Мисал өчен, әгәр дизель ягулыгының бер литры 2015 елның июлендә 34,5 сум торса бүген – 34,2 сум. Бер ел эчендә аның бәясе 0,87 процентка кимегән.
Ә бензинга килсәк, киресенчә, арту күзәтелә. Былтыр бер литры 32,8 сум торган АИ-92 бензинының бүгенге бәясе – 34,6 сумга җитеп, 5,5 процентка арткан. АИ-95 исә, 36,2 сумнан 37,4 сумга җиткән.
- Бензин сыйфаты нормадан тайпылган ягулык станцияләре буенча мәгълүматлар прокуратурага җибәрелә. Мисал өчен, 2016 елның яртыеллыгында шундый өч эш ачылды. Ә Түбән Камада сыйфатсыз бензин сату белән шөгыльләнгән ягулык станциясенә 180 мең сум штраф салынган. Хокук бозучылар арасында бензинда күкерт дәрәҗәсе нормадан 10 тапкырга артып киткән очраклар бар. Шуңа да хәзер республикада Евро-5 дәрәҗәсендәге бензин сатыла, анда күкерт күләме аз, – дип ассызыклый Роберт Гыйләҗиев.
ГОСТ таләпләренә туры килмәгән ягулык сатыла торган автомобиль ягулык станцияләре:
1. ИП Мукашина Э.В. Яшел Үзән районы,. Осиново бистәсе, Юбилей урамы;
2. ООО "Мустанг Ойл" Казан, 7 нче Союзная ур.;
3. ЗАОр НП НЧ КБК (ведомствоныкы) Яр Чаллы шәһәре, төзелеш индустриясе базасы (БСИ);
4. ООО "ГСНГ" Әтнә районы 28 км + 684 м (сулда) Морки-Уньжинский Параньга юлы (с.Ключи- Сап)
5. ООО "КФХ" Агропродукт Баулы районы, Мәскәү — Чиләбе юлының 1275 нче чакрымы;
6. ИП Миронова А.А. Баулы районы, М-5 "Урал" Мәскәү-Чиләбе юлының 1280 нче чакрымы, "М-5 Транзит" ягулык станциясе;
7. ООО "АвтоГазСервис" Әлмәт шәһәре, Монтажная ур., 2 а, МАЗС;
8. ОАО ХК "Татнефтепродукт" — Закамье Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр бистәсе, промзона, 256 номерлы ягулык станциясе;
9. ООО "Газпром Сжиженный Газ" Түбән кама шәһәре, Вокзал ур., 7а;
10. ООО "Зай сервис" Әлмәт шәһәре, "Сапсан" автосалоны янындагы ягулык станциясе;
11. ОАО "Арскнефтепродукт" Арча, Себер тракты, 14 (Казан – Пермь юлы), 211 номерлы ягулык станциясе;
12. ООО "Восход" ( элеккеге ИП - Камалеев Р.З.) Балтач районы, Чепья авылы, Совет ур., 45;
13. ООО "Восход" (элеккеге ИП - Камалеев Р.З.) Балтач районы, Карадуван;
14. ИП Миронова А.А. Баулы районы, М-5 "Урал" автомагистраленең 1280 нче чакрымы; "М-5 Транзит" ягулык станциясе;
15. ООО "Каматрансойл" Менделеевск, Хезмәт ур., 4;
16. ИП Григорьев С.В. Яшел Үзән районы, Гари бистәсе, Гайдар ур.;
17. ООО "Юмарт — Ойл" Актаныш, Төзүчеләр ур, 1;
18. ООО "Транспорт-1" Түбән Кама, Беренче юл салучылар ур. (ул. Первопроходцев), 7 , ПАТП-1 территориясе;
19. ИП Кириллов М.С. Казан, ул.Тэцевская ур., 7Б;
20. ИП Кирилов М.С. (ООО «Вик Ойл») Казан, Җиңү проспекты, 45г.
Сыйфатсыз ягулык кабат-кабат ачыкланган ягулык станцияләре:
1. ООО «Зай Сервис» (ООО «Поток-Сервис») Әлмәт, «Сапсан»
автосалоны каршындагы станция;
2. ООО «Юмарт Ойл» Актаныш, Төзүчеләр ур, 1;
3. ИП Миронова А.А. Баулы районы, М-5 "Урал" автомагистраленең 1280 нче чакрымы; "М-5 Транзит" ягулык станциясе.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|