поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.08.2016 Авыл

Амбарда ашлык, крестьянга шатлык

Урак өстен яктырту максаты белән Сафаҗайның “Киров” исемендәге СПКсына юл тоттык. Хуҗалык идарәсе бинасында ир-атлар юк, аңлашыла, урак вакытында барысы да алар кырда. СПК рәисе Шамил Нуриманов белән баш агроном Рәис Аймалетдинов та (фотода) уңыш алу процессын тикшереп йөриләр. Аларны без борчак кырында очраттык.

Сафаҗай хуҗалыгы быел ике мең гектардан артык мәйданда бөртекле культуралар үстергән. Ике кырга (318 гектар) борчак та чәчкән булган. Кызганычка каршы, кузаклы культура уңышы уңмаган – һәр гектар уртача 11 центнер гына биргән.

- Куанычыбызга, уҗым уңышы әйбәт быел. Һәр гектары 50-52 центнер иген биргән кырлар да бар иде. Нибары дүрт мең тонна уҗым уңышы алдык. Мул уңыш алыр өчен элиталы орлык чәчкән идек, вакытында тиешле ашламалар, агулау матдәләре дә керттек. Басуларның әйбәт кышлавы һәм язгы дымлы туфрак та зур роль уйнады.

Язын чәчелгән ашлык белән хәлләр начаррак. Моңа сәбәп, әлбәттә, корылык. Безнең төбәктә җәй буе диярлек кояш кыздырды, ә яңгырлар аз иде. Гомумән, район буйлап уңыш күләме аз быел. Шуңа да карамастан, безнең хуҗалыкта елына карата сабан ашлыгы уңышы ярыйсы гына – нибары алты мең тонна иген җыеп алырга планлаштырабыз.

Халык белән пайлар өчен санаша киләбез. Машиналар кырдан ук бодай, солы ташый аларга.

Гомумән, 1100 гектар уҗым, 1150 гектар сабан ашлыгы чәчелгән иде. Уңышның зур өлешен уҗым бодае бирде. Югары сыйфатлы уңышка сорау зур, шуңа күрә аны тиз арада реализацияләрбез дип уйлыйм.

Икенче августта ук киләсе ел уңышына нигез салып, уҗым культураларын чәчүгә керештек. Аграр тармак белгечләре, галимнәр бу эшне август ахырында башларга киңәш итсәләр дә, без борынгы бабайлар тәҗрибәсенә таянып, уҗым чәчүне иртәрәк башлыйбыз һәм бүгенгә оттырганыбыз юк, Аллага шөкер, - ди Шамил Әнәс улы.




 


Ринат СӨННӘТОВ
Туган як
№ --- | 16.08.2016
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»