поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.08.2016 Шоу-бизнес

Аларның җырларын хәтта Салават башкара (Алмаз һәм Айдар Юнысовлар белән ИНТЕРВЬЮ)

Бу егетләр Айдар Галимов, Салават Фәтхетдинов иҗатларын өлге итеп сайлаган. Димәк, киләчәкләре өметле. Берсе — Алмаз, икенчесе — Айдар. Игезәк туганнар – Юнысовлар дуэтын инде күпләр сәхнәдән күреп беләдер. Алмаз белән Айдар данлыклы шәхесләр — Роберт Миңнуллин, Данил Хасаншиннар чыккан Башкортстанның Илеш районында туып-үскән егетләр. 3 яшьләреннән үк җырлыйлар.

Беренче җырларын әле дә хәтерлиләр: барыбызга да таныш “Моңнар кайтсын авылга”.  Әлеге җырны гүзәл, моңлы тавышлы әниләре өйрәткән.

Истәлекләр буенча, өйләренә кунаклар игезәк малайларның үзләрен күрү һәм җырлаганнарын тыңлау өчен кәнфит күтәреп килә торган булганнар. Беренче адымнарын мәктәп һәм авыл клубы сәхнәсендә ясасалар, соңыннан “Ихлас-моң” җыр театры, Әнвәр Нургалиев, Вәсилә Фәттахова, Вилдан Фәйзуллин белән республика буенча гастрольләрдә тәҗрибә туплаганнар. Һәм бүгенге көндә Алмаз белән Айдар Юнысовлар үз концерт программасы белән гастрольләрдә йөри.

— Төрле артистлар белән чыгыш ясап, тәҗрибә туплап инде хәзер үзегез дә концертлар куясыз. Куркытмадымы мондый эшкә алыну?
— Юк, курку булмады. Студент чагыннан ук туган авылыбызда ел саен 8 март көнне дусларыбызны чакырып бәйрәм концерты куя идек. Бу традициягә хәзер инде 10 ел. Шуңа күрә оештыру эшендә тәҗрибә бар, җитмәсә, без икәү бит! Иҗатташ дуслар да ярдәмгә килә.
— Ике иҗат кешесенә бер программа төзү авыр булмадымы? Каршылыкларны ничек хәл итәсез?
— Программа өстендә эшләү авыр булмады. Киресенчә, ике баш яхшырак эшли дигәндәй,  идеялар күбрәк туа. Бер-беребезне яхшы аңлыйбыз, каршылыклар тумады.
— Яшь, талантлы егетләргә сәхнәдән кызыгалар. Тамашачы игътибарына ничек карыйсыз? Гаиләдә конфликт ситуацияләр тумыймы?
— Артист өчен тамашачы мәхәббәте һәрвакыт кадерле. Үзеңне тәртипле тотсаң проблемалар булмый, конфликтларга барып җиткәне юк. Аллага шөкер, тормыш иптәшләре нинди өлкәдә эшләгәнне аңлыйлар, алардан киңәш, ярдәм генә тиеп тора.
— Бармы үрнәк булырдай җырчы сезнең өчен? Кайсы сәхнә кешесе дәрәҗәсенә, шундый ук үрләр яуларга омтыласыз?
— Салават Фәтхетдинов һәм Айдар Галимов  чын мәгънәсендә үрнәк булып тора. Профессионаллар буларак та, гади кеше буларак та күңелгә якын. Алар тамашачыны хөрмәт итә белә. Халыкка мәхәббәт чиксез аларда, шуңа тамашачы да ихлас ярату  һәм соклану белән җавап кайтара.
— Җырлау гына түгел, сез баянда да уйныйсыз, җырлар да иҗат итәсез. Бу эшләрне башкару өчен кайда музыкаль белемнәр алдыгыз?
— Без профессиональ музыкантлар. Бу һөнәрне үзләштерүне музыка мәктәбендә башладык, аннары Уфа сәнгать училищесының баян бүлегендә укыдык һәм шулай ук Уфа сәнгать академиясын тәмамлаган белгечләр.
— Тамашачыны кызыксындыру авыр бүгенге көндә. Танылган, исеме булган җырчыларны да буш заллар каршы ала кайвакыт. Сез нәрсә белән җәлеп итәсез?
— Беренчедән,  без – игезәкләр. Җырлау гына түгел, концертта баян белән чыгышларыбыз байтак, ә музыка уен коралларын халык аеруча җылы кабул итә. Эстрадада гармунчылар сирәгәя башлады, без исә тамашачыларга тальян моңнарын җиткерәбез, татар халык көйләрен, уен коралларын киң колачлап сәхнәгә кайтару эшен башкарабыз. Репертуарда үзебез иҗат иткән җырлар һәм, әлбәттә, рәхәтләнеп, юмор белән халык белән аралашу безнең концертларда.  Әлеге сыйфатлар безнең тамашаны чагылдыра.
— Музыка өлкәсендә үз студиягезне ачып җибәрдегез. Бу үзенә күрә иҗат белән берләшеп акча эшләү чарасымы? Әллә үзегезнең җырларны яздырыр өчен үз студияне тоту кулаймы?
— Үзебезнең студияны былтыр — 2015 елда ачып җибәрдек. Аңа кадәр без 7 ел буе Уфа каласының «Нур» татар театрының тавыш яздыру студиясендә эшләдек. Үзебезнең студияне ачкач, безгә тавыш яздырырга, аранжировкалар эшләтергә киләләр. Аранжировкалар өстендә Алмаз тулаем үзе эшли. Әйе, үзенә күрә бер бизнес дип атарга була.
— Татар сәхнәсендә игезәк кызлар дуэты бар. Үзешчәннәр арасында да игез җырчылар юк түгелдер. Алар белән берләшеп уртак “Игезәкләр тамашасы” оештыру идеясы тумадымы сездә? Хәзер, әйткәнемчә, халыкка яңалык кирәк.
— Андый идея бар, әлбәттә. Әлеге сорау белән киләчәктәге проектның сере ачылды инде.
— Социаль челтәрдә сезне шулай ук “Юнсики” исеме астында табарга да була? Кемнәр шулай дия сезгә? Шулай дип яратып кына әйтәләрме?
— Дуслар инде училищеда укыган вакытта ук “Юнсиклар” дип кушамат тактылар. Мәктәптә безне аермаганнар да икебезне “АйдарАлмаз” дип йөртә иде. “Юнсики” кушаматын да икебезне аера алмаган дуслар кушты, фамилияга да якын. Шулай калды инде.
— Яңа гына “Яуладың”  җырына өр-яңа җәйге, ямьле клип чыгардыгыз. Клип яшьләрчә, көнбатыш стиленә тарткан дисәк тә була. Клиптан үзегездә нинди хисләр?
— Максатыбыз — яшьләр стилендә, заманча җыр язу иде, чөнки җырларга дискотекаларга  да еш чакыралар, икенчедән, үзебезнең яңа стильдә эшләп карыйсыбыз килде. Ел саен программага, җырларга яңалык кертергә тырышабыз. “Яуладың” җыры да эзләнүләрдән килеп чыкты. Шулай итеп 3 көн эчендә һәрберебез 5 җыр язарга дип вәгъдә бирдек. Аннан соң ачыклыйбыз: кайсы җыр иң яхшысы – сайлау шуңа төшәчәк. Өч көннән җырлар язылды. Мин (Айдар) язган җыр өстенлек алды. Алмаз икенче һәм өченче куплетының сүзләрен иҗат итте һәм аранжировкасын эшләдек. Җыр әзер булгач клип төшерергә булдык. Клипка килгәндә, көнбатыш стиленә охшатып төшерергә теләдек. Моңа кадәр булган бар клипларыбыз да, безнеңчә, халыкчан.
— Клип эчтәлеге кызыклы, ләкин төшерү процессы вакытында да истә калырлык мизгелләр булгандыр?
— Клип төшерү үзе бер маҗара булды. Арендага кыйбатлы БМВ автомобилен алдык. Бик матур урынын да таптык: шәһәргә якында гына, урманлы, асфальт юллы. Һава торышы да шәп. Кыскасы, клипны рәхәтләнеп төшерерлек. Вакыты Рамазан аеның азаккы көннәренә туры килде, ә без уразада. Иртән-иртүк клип төшерергә чыгып киттек, ләкин без төшерәсе юлда керүне тыючы юл билгесе тора икән. Эш шунда ки, урман артында түрәләрнең йортлары. Якынча бер сәгатьтән яныбызга “джип” машинасы килеп туктады. Төшерергә ярамый дип аңлаттылар. Ничек кенә булмасын, без, ризалашмыйча, трассага киттек. Алдан “Газель”да камера безне төшерә. Төп рольне башкаручы кыз басып яулык болгый. Безне узып киткән машиналар, кычкыртып, сәлам бирәләр. Шулай бер тапкыр урагач, башында төшергән урман ягына борылырга булдык. Башта безнең алдан “Газель” борылды, аннан мин (Айдар) рульне генә бора башлаган идем, сул яктан кинәт югары тизлектә икенче машина килеп чыкты. Ярый туктарга өлгердем, бәрелергә берничә миллиметр гына калган иде, ә кабриолет, әйтүемчә, бик кыйбатлы. Ул машина йөртүче үз гаебен аңлаган күрәсең, бик тиз арада качып өлгерде. Башка трассага чыкмадык шуңа.
— Клип эчтәлеге буенча ике егеткә бер кыз. Тормышта сезнең белән андый ситуация туганы булдымы? Сюжет бәлки тормыштан алынгандыр?
— Эчтәлеге тормыштан алынмады, бәлки яшь чакта икебез дә бер кызга гашыйк булганбыздыр. Җырның эчтәлеге шундый, бер кызга гына багышлана.
— Репертуарыгызда күпчелек җырларның авторы үзегез. Башка артистлар белән дә эшлисезме. Кайсы җырчылар сезнең җырларны башкара?
— Әлбәттә, эшлибез. Әнвәр Нургалиев, Лилиана Ирназарова, Мирхәт Гайсин, Гөлназ-Илсур Шәрипҗановлар җырлый безнең җырларны. Салават Фәтхетдинов 18 сезон тамашаларында без иҗат иткән «Яшик бу дөньяны яратып» җырын башкарды. Быел да яңа сезонда безнең җырларны Салават абый һәм Айдар Галимов концертларында ишетергә була.
— Яңа сезонда концертларыгызны кайсы якларда көтәсе?
— Алла бирса Уфада 8 нче октябрдә безнең дүртенче сольный концерт куелачак. Яңа шоу-программа. Башкортстан буенча гастрольләр графигы ел буена язылган. Татарстанга да чыгарга ният бар.
— Алга таба нинди масштаблы проектлар көтелә?
— Яңа стильдә язылган тагын бер җыр көтелә. Анысын Алмаз язды. Оригиналь, яшьләрчә. Яңа клипны күргәч, клипның дәвамын төшерергә тәкъдим иттеләр. Сюжет буенча машинаны һәм кызны эзләп китәбез, ә Алмазның яңа җыры нәкъ шушы сюжетка туры килә дә инде. «Кайда син югалдың» дип атала.


Зәлия Галина, Ольга Никитина, Эдуард Дильмухаметов фотолары.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 15.08.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»