поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.10.2009 Милләт

ХӘТЕР АЕ

Кайвакытта кайчандыр якын дуслар булып йөргән кешеңне очратасың. Очрашу шатлыгыннан ах-ух киләсең. Тик бер бәла – исемен хәтергә төшерә алмыйсың. Ул сиңа исемең белән эндәшә, син хәтер сандыгын актарасың, юк кына бит... Шундый да уңайсыз була. Әдәпле кеше булса, синең хәтерсезлегеңне аңлый, сиздермәскә тырыша, кайберләре исә йөзеңә туры бәреп, «шулай инде, әллә кем булгач безнең исемне дә онытасың», – дип, канга тоз сала.

Явыз көчләрнең иң зур хыялы кешеләрнең хәтерен югалтып һәр кушканын сүзсез, карусыз үтәтеп, үзләренә хезмәт иттерү. Укып беләбез – сугыш вакытында фашистлар концлагерьларда әсирләрне хәтерсез калдыру ысулын эзләп, коточкыч экспериментлар ясаганнар. Әдәбиятта хәтерсез калдырылган адәм баласының ничаклы куркыныч, шул ук вакытта мескен җан иясе икәнлеген онытылмаслык итеп бөек язучы Чыңгыз Айтматов сурәтләде. Маңкорт дигән сүзне телебезгә ул кертте. Хәтернең никадәр кадерле нәрсә икәнлеген кешеләр һәрдаим киләсе буыннарның исенә төшереп торалар. Әйтик, урысның «Иван, не помнящий родства» дигән әйтеме, үзеннән башка беркемне дә танырга, белергә теләмәгән адәм актыкларына әйтелә. Минем үземә иң ошаганы татарның: «Киләчәккә бабаңның таягына атланып чап, тизрәк барып җитәрсең», дигәне.

 

Аерым кешеләрнең хәтерләрен югалтуы фаҗига булса, халыкның хәтерен югалтуы – үлемгә бәрабәр. Бигрәк тә кайчандыр фаҗигага тарыган кавем аны хәтерендә сакламаса, яңа фаҗигаларга юлыгып тора. Җиңелүдән гыйбрәт ала белмәгән һәм җиңелү ачысын бүтән татымас өчен көрәшмәгән милләт бетә, югала. Һәм аның бетүе, юкка чыгуына көенүчеләр күп булмый, сөенүчеләр күп була. Аяусыз тарих боларны үз сәхифәләрендә теркәп бара. Агрессив дәүләтләр тарихи хәтерне бетерү өчен ниләр генә кыланмыйлар. Объектив күренеш дип, үз явызлыкларын акларга тырышалар. Хәтта үзеннән көчсезрәк халыкларның юкка чыгуын прогрессив күренеш дип оятсызланалар. Әгәр дә бүген җиңелүгә дучар ителгән халык тарихи хәтерен югалтмаса, аның киләчәге өметсез түгел. Өмет чаткысы һәрдаим иреккә омтылганнарга юлны яктыртып тора, тарихның бер борылышында үзенең рухи бөтенлеген саклап калган кавемгә ирек кояшын күрү бәхете насыйп була. Адәм баласының иреккә омтылу инстинктын гаепләргә берәүнең дә хакы юк. Хәтта без җаны юк дип санаган үсемлекләр дә ташларны тишеп чыгып үсәләр. Асфальтны тишеп чыккан чирәмне кемнәрнең күргәне юк. Үч алуга гына кайтып калган хәтер уңышка алып бармыйдыр. Үч алу түбән җанлы кешеләр гамәле. Әгәр дә син кайчандыр җиңелгәнсең икән, җиңүчедән генә түгел, үзеңнән дә сәбәпләрен эзләргә кирәктер.

 

Октябрь ае татар халкы өчен фаҗигале ай – дәүләтебезне югалткан ай. Җиңелү ачысын гасырлар буе татып киләбез. Ләкин без әле хәтеребезне югалтып бетермәгән халык. Хәтер көне дип билгеләгән көнебез бар. Тәнендә җаны булган  татар ул көнне һәрвакыт истә тота. Үч алу өчен түгел, үзен саклап калыр, онытмас өчен. Тарихчыларыбыз мөстәкыйльлегебезне югалтуның сәбәпләрен эзлиләр. Сәбәпләре төрледер, әмма зурысы – милли идея тирәсендә җыела, берләшә алмаудыр. Безнең өчен иң зур сабак шул, хәтердә шул сабак сакланырга тиештер. Хәтер көнен октябрьнең икесеме, уникесе яки унбишендә үткәрү турында бәхәсләр куерып ала. «Вакчыл» тарихчылар өчен төгәллек заруридыр, тик минем өчен ул алай ук әһәмиятле түгел. Татар октябрьнең ул көненә ничәмә еллар «әзерләнде». Тәхет өчен көрәш, уяусызлык, ваемсызлык, үзара ыгы-зыгыларның апогее гына октябрьнең шыксыз көненә туры килде. Минем өчен октябрь – тулаем хәтер ае. Гает бәйрәменә мөселманнар Рамазан ае буена ураза тотып киләләр бит. Октябрь аенда, минемчә, үзен татар дип санаган һәм татарлыгын югалтырга теләмәгән рухы ирекле кеше, хәтерен югалтканнарга ярдәм итү өчен дәвалану ысулларын өйрәтергә тиештер. Адәм баласы хәтерен һәм өметен югалтмаска тиешлеген, ни кызганыч, күпләребез оныта башлады. Дөресен әйтим, кайвакыт өметсезлеккә бирелеп, кем булып яшәсәң дә барыбер түгелмени дигән уй килеп китә. Тамагың тук, өстең бөтен булса, шул җитмәгән мени? Шуннан уйлыйм-уйлыйм да, туктале, дим, кешене кеше иткән тамак һәм өс бөтенлеге генә түгел бит. Тарихны искә төшерәм – азатлык өчен кешеләр ничаклы көрәшкәннәр. Нигә кирәк булган? Ходай Тәгалә дөньяны төрле-төрле итеп яраткан. Күпме төсләр табигатьтә, нинди генә агачлар, чәчәкләр, хайваннар юк. Нигә әле кешеләр бер төрле булырга тиешләр? Кеше дә табигатьнең бер өлеше – табигать баласы лабаса. Шуларны уйлаганнар соң рухымның бөтенлеген, бабаларымның хәтерен саклыйсы килү теләге тагын да көчәя, үземне ирекле җан итеп тоя башлыйм. Милләте хәтерен югалтмаса, бу дөнья белән мәңгелеккә хушлашсам да, мине кемнәрдер хәтерләр дигән өмет яшәү көчен арттыра. Шуңа күрә октябрь җылап утыра торган ай түгел, яшәү өчен уйлану, рухи бөтенлеккә якынаю ае булырга тиештер.

 

Журналыбыз «Сәхнә» дип аталгач, хәтернең аңа кагылышлы ягына да тукталу кирәктер. Татарны сәхнәле итмәс өчен ниләр генә эшләнмәде һәм эшләнми. Халыкны юкка чыгару өчен икмәгеннән генә түгел, мәдәниятеннән дә аеру кирәк икәнлеген явыз көчләр бик яхшы беләләр. Аларга ярдәмгә килүче маңкортлар да үз арабызда табыла тора. Алар, әлбәттә, маңкорт дигән сүзне ишетергә теләмиләр. Әмма, ни кызганыч, маңкортлар кылырга тиешле гамәлне кылалар. Сәнгатьне акчага гына бәйләп, дөньяга биш тиен аша караучылар елдан ел күбәя. Хәтеребездә без үзебезнең халыкның ничек итеп үз театрын, үз музыка сәнгатен булдыруын, мең еллар буе үз җырын җырлаганын да сакларга һәм югалтмас өчен көрәшергә тиешбез. Кризисларга сылтап, ни югалтканыбызны аңлап бетермәсәк, потыбыз бер тиен. Октябрь ае театрларыбызның җәйге яллардан соң ныклап эшкә тотыну ае да ул. Театр милләт сагында торучы иң уяу сакчы да. Моны хәтердән һич чыгарырга ярамый.

 

 


Туфан МИҢНУЛЛИН
Сәхнә
№ 10 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»