|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.08.2016 Мәдәният
Камал театры видеороликлар конкурсы игълан итәТатар театрының 110-еллык юбилее уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры “Камал театры, мин сине яратам!” дигән видеороликлар конкурсы игълан итә. Конкурс шартлары буенча автор, театрга карата булган мәхәббәтен аңлаткан 3 минутлык видеоролик төшереп, 15 сентябрьгә кадәр kamal.press@tatar.ru адресына җибәрергә тиеш! Видеороликлар 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Хатта ролик авторының исем фамилиясен, туган елын, электрон почтасын, эш, өй яки кесә телефон номерын теркәү сорала.
16-18 сентябрьдә Г.Камал театрының баш режиссеры, Татарстан театр эшлеклеләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелегендәге жюри иң яхшы 10 роликны сайлап алачак һәм әлеге роликлар ачык тавышка куелачак. 19 сентябрьдә сораштыру үткәрелеп җиңүче билгеләнәчәк. Җиңүчегә төп бүләк - ВИП-абонемент – 111нче сезонның барлык премьераларына ике кешелек чакыру билетлары!
Конкурсның җиңүчесе 3 октябрьдә игълан ителә. Бүләкләү 7 октябрьдә - сезонның тантаналы ачылышында көтелә.
Конкурсның тулырак кагыйдәләре белән биредә театрның Вконтактедагы https://vk.com/kamalteatr рәсми төркемендә таныша аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|