поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.08.2016 Спорт

Олимпия чемпионы Тимур Сафин турында әнисе Гөлсинә апа: "Улым чалгысын да тотты, чүкечен дә"

Милләттәшебез – Уфа егете Тимур Сафин уңыш­лары өчен әти-әнисенә рәхмәтле. Узган атнада 24 яшен тутырган спортчы туган көненә үзе бүләк ясады. Рапирачылар ярышында ул бронза медаль отты. Өченче урынның кыйммәте бик зур. Ник дигәндә, рапира буенча шәхси ярышларда Россия спортчылары­ның 2000 елдан бирле бернинди медаль дә ота алганы юк иде.

Үзбәкстанда туган, Башкортстанда үскән, ә ике ел элек Казанда узган дөнья чемпионатында бронза медаль отып, беренче зур уңышын яулаган Тимур якташыбыз булып чыкты. Әтисе Марсель – Азнакай, әнисе Гөлсинә Әлки якларыннан икән. Әлкиләр бик горурланып якташлары турында хәбәр салгач, туганнары аша телефон номерын табып, “ВТ” хәбәрчесе Уфага шалтыратты. Гөлсинә ханым белән сөйләшкәндә ул алдан ук шарт куйды: шәхси тормышны телгә аласы түгел. Тимур үзе дә шундый. Гаиләсе – аның өчен изге. “Спорт беркайчан да тормышта төп нәрсә була алмый. Олимпиаданы оту ул – максат. Тормышның мәгънәсе балалар үстерүгә бәйле. Спорт исә икенче урында кала. Спорт өчен дип бөтен нәрсәне ташларга ярамый. Ул аңа лаек түгел. Ә менә отарга кирәк”, – ди төгәллекнең ни икәнен яхшы белгән спортчы.
 
“Дөресен әйткәндә, улымның чыгышларын туры эфирда караганым юк. Артык дулкынланам. Аннары ярыш беткәч кенә күз салам. Беләсездер инде: Бразилия белән сигез сәгать аерма. Тимур бронза медаль откач, төне буе котлап шалтыраттылар. Туганнар, дуслар да, бер белмәгән кешеләр дә, – дип сөйли әнисе Гөлсинә ханым. – Нәрсә хисабына уңышка ирештеме? Җи­ңүгә омтылыш, тырышлыгы бик көчле аның. Алдына максат куя икән – шуңа ирешмичә туктамый. Кеч­кенәдән шундый булды. Берсендә җәйге лагерьда йөгерү буенча ярышта беренче урынны алып кайтты. Бу вакыйга аны бик канатландырды. Бик күп спорт төрләре белән мавыкты. Шахмат белән дә шө­гыльләнде, дзюдо белән бокс та булды. Әле дә хәтерлим: бокс буенча тренеры малайны үзләренә йөртүне сорап күп мөрәҗәгать итте. Әмма без фехтованиене сайладык. Әлбәт­тә, мондый ук уңышлар булыр дип күз алдына да китермәдек! Яшь вакытта андый нәрсәне уйламыйсың да. Иң мөһиме, бала урамда буталып йөрмәсен, шөгыле булсын, дидек. Ә Тимур тырышлыгы белән алдырды. Тренировкаларыннан кайткач, башта йоклый, аннары төн уртасында уянып дәресләрен әзерли иде. Мәктәпне тәмамлаганда берәр җит­ди һөнәр алырга кирәк дип киңәш бирдек. Әмма ул сайлаган иде инде. “Бөтен гомеремне фехтованиегә багышладым. Хәзер инде чигенмим”, – диде. Без, әлбәттә, каршы килмәдек”.
 
Әнисе әйтүенчә, кечкенә чагында Тимур Татарстанга да еш кайтып йөргән. Хәзер, әлбәттә, си­рәгрәк. Әлки районындагы Түбән Биктимер авылында егетне яхшы хәтерлиләр. “Анда кайткач чын авыл егетенә әверелә иде. Чалгысын да тотты, чүкечен дә, – ди Гөлсинә ханым. – Хәзер инде өйгә кайтуын зарыгып көтәбез. Һәр көнне сөйләшеп торабыз. Ул кайтуга иң тәмле ризыкларны әзер­ләрмен: бәлешен дә, өчпочмагын да. Хәер, ул бар ризыкны да яратып ашый. Бигрәк тә бәрәңге белән итне. Чын татар егете инде”.

Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.08.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»