поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.08.2016 Җәмгыять

Чалбар – хатын-кыз киемеме?

Мәктәп формасы Россиядә яңадан җәнҗал чыганагына әверелде. Бу юлы тарихка кереп калу “бәхете” Самара шәһәренең 22 номерлы мәктәбенә эләкте. Мәктәп директоры Евгений Лукоянов кыз балаларның мәктәпкә чалбар киеп килүләренә катгый тыю керткән. Беренче карашка бу тыюда җәнҗал чыгарырлык берни дә юк кебек.

Чалбар – ирләр киеме, ирдәүкәлек исә кыз балага бер дә килешми, гүзәл затка хас нәфислек, нә­закәт­лелек сыйфатларын юк­ка чыгара. Аннан соң мәк­тәпкә яулыктан килгән кыз балаларга нәфрәт фонында илнең иң югары җитәкчелеге шулай килеш­кән иде: мәктәп­ләргә мәктәп формасын сайлау һәм кертү хокукы бирер­гә. Эш үткән ел Югары судка кадәр барып җитте, Президент Путин да, махсус указга кул куеп, укучы балаларның кием­нә­рен билгеле бер кысага куып кертте. Самара мәктәбе директоры нигездә шул указга таянып эш йөрт­кән, бары тик кайбер формаль процедураларны гына исәпкә алып бетермә­гән. Рус мондый оч­ракта: “Дело не стоит и выеденного яйца”, – дип әйтергә ярата, ягъни игътибарга алыр­лык берни дә юк. Әмма эш зурга китте: аны Россия­нең үзәк басмалары “Российская газета” һәм “Учительская газета” яктырттылар, прокуратура ди­рек­торның гамәленә протест белдерде. Россия мәктәплә­рендә әхла­кый проблемалар җитеп ашкан: чыгарылыш кичәсендә укучыларның исерек кыланмышлары гына да мәктәпнең җәмгыятькә кем­нәр­не әзер­ләгәнен ачык күр­сәтә. Әмма болар безнең прокуратураны да, суд органнарын да, югары җитәк­челекне дә артык борчымый. Кыз баланың чалбар киюдән мәхрүм калуы куркыта, яулык ябынып йөрүе аннан да ныграк өркетә.
 
Кыз баланың киеменә, бу очракта чалбарга, башка яссылыктан торып карыйк әйдә. Чалбар киеп йөрү кыз балага ниләр бирә дә, традицион хатын-кыз киеме – итәккә күчүдән кызлар нәрсә югалта? Табиб-гинекологлар чалбар киеп йөрү хатын-кыз­ның җенес әгъзаларында инфекцион чирләр, кан әй­лә­неше бозылу, шулар нәти­җә­сендә яман шеш, сулы шеш, фибромиома кебек авыру­ларның тулы бер бәйләмен тәэмин итә, бөер чирләре китереп чыгара, хатын-кызны хатын-кыз итүче гормон – эстроген кытлыгына китерә дип чаң суга. “Яшьләрнең наданлык аркасында үз таби­гать­ләренә каршы баруларын күреп тору әрнетә”, – дип яза табиб-гинеколог­ларның берсе бу уңайдан.
 
Чалбар кию сәбәпле, гү­зәл зат булудан туктаган ха­тын-кызларга ирләрнең дә ка­рашы тискәре. Ирләр, га­дәттә, күзләре белән ярата, ир­кен киенүче хатын-кыз үзенең серлелеген югалта, көчле җенес аңа бозык максатлар белән генә тартыла. Нәтиҗәдә безнең җәмгыять кияүгә чыга алмаган кызлардан һәм никахсыз туган балалардан тора. Бүген дөньяга килгән балаларның 70 проценты – гражданлык никахы дигән сәер бәйләнеш җи­мешләре. 34 яшьлек Ольга Валяева хатын-кызларны үз табигатьләренә әйләнеп кайтырга чакырып, инде бер­ни­чә популяр китап язып өл­герде. Чалбарны салып ташлап, итәккә күчкәч, бер ел эчен­дә үзендә булган үзгә­решләр турында язган мәка­ләсе дә киң таралды. Бер ел эчендә үзендә булган утыз уңай үзгәрешне саный ул. Өч елдан соң тагын үзен бәхетле итүче 19 сәбәпне исәпләп чыгара. Болар арасында беренче урыннарда хатын-кыз сә­ламәтлегенең яхшыруы, йөк­лелек вакы­тының җиңел үтүе һәм бала табуның җи­ңеллеге кебек фактлар бар. Иң кызыгы: ха­тын-кыз күл­мәге киеп йөри башлагач, Ольга үзенә ире­нең мөнә­сәбәте нык үзгәрүен искә ала, кайчандыр аерылышу чи­генә килеп җиткән парның гаилә бәхете табуын да киемендәге үзгә­решләр­дән күрә. Аннан да кызыграгы шул: позитив үзгәреш­ләр Ольганың үзен­дә генә түгел, ирендә дә башлана. Монысына аерым игътибар итәргә кирәктер, мөгаен. “Иремнең кереме 30 тапкыр артты, – ди бәхетле хатын. – Бары тик өч ел эчендә. Менә нәрсә ул гаиләне тәэмин итүне иреңә ышанып тапшыру. Аның белән көрәшү түгел, конкурентлык түгел, кояш астындагы үз урыныңны дәгъвалау түгел. Ә тулысынча аңа тапшырылу. Күлмәк беренче адым булды. Күл­мәк­ле килеш мин бик күп нәр­сәне эшли алмыйм инде.
 
Йөгерә алмыйм, ашыга алмыйм, авыр йөк күтәрә алмыйм. Һәм матур күлмәк кигәч, бәхәсләшәсе дә килми инде хәзер”. “Өйдә һәрвакыт чәчәкләр, иремнән моңарчы ишетмәгән комплиментлар ишетәм, иремдә рухи яктан үсеш башланды”, – дигән үзгәрешләр дә телгә алына. Күлмәкле хатынга чит ирләр­нең дә карашы үзгәрә икән. Элеккечә хайвани дәрт бе­лән түгел, хөрмәт белән карыйлар, ди. Моңарчы хатын-кызлар белән дуслаша алмаган Ольга җенестәшләре арасында дуслары артуын да билгеләп үтә.
 
Менә нинди зур һәм серле көчкә ия икән чын хатын-кыз киеме.

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.08.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»