|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.08.2016 Криминал
Башкорстанда урланган 100 каз ашаганнарБашкорстанда яшәүчеләр йөзгә якын урланган каз ашап бетергәннәр. Әбҗәлил районында кошчылык фабрикасы хуҗасы казларның санын алганда 200ләп казның юкка чыгуын абайлап алган. Ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән, дип яза Башинформ. Тикшерү барышында фермер хуҗалыгында эшләүче берәүнең берничә ай эчендә кошларны берәмләп урлавы һәм күрше авылда сатуы ачыкланган. Ул 200ләп каз урлавын яшермичә сөйләп биргән. Башкортстан республикасы Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ир-атка карата "Урлашу" статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре урланган казларның яртысын диярлек җирле халыктан җыеп алып, кире кошчылык фабрикасына тапшырганнар. "Күпме каз ашалып беткәнен әйтү кыен", - дигәннәр ведомствода.
Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА |
Иң күп укылган
|