поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.10.2009 Җәмгыять

КРИЗИСМЫ, КОЛЛЫКМЫ?

Тагын “Вамин”... Тагын эшчеләргә хезмәт хакы түләнми... Бу юлы Алексеевск халкы зарлана. “Өч ай акча күргән юк, инде забастовкалар да игълан иттек – нәтиҗәсез!” – диделәр. Районның бөтен авыл хуҗалыгының өчтән бере чамасы - “Ясная Поляна” ААҖ агрофирмасыныкы. Ә аның инвесторы – “Вамин”. “Вкус и витамин” патшалык иткән теләсә кайсы районда бер үк проблема – хезмәт хакы урынына сыр өләшәләр, хезмәт хакы тоткарлана...

“Баш күтәрүдән ни файда?!”

 

“Ясная Поляна” ААҖның сөт комплексы каршына килеп туктау белән, безнең янга унлап сыер савучы йөгереп чыкты. Бөтенесе пошаманга калган, сөйләгән һәр сүзләре акча җитмәү хакында. Монда барлыгы 20 сыер савучы ике сменага бүленеп эшли икән. Шонтала, Речное, Сабакайка, Лебяжье авылларыннан көн саен килеп йөриләр. Үзләре әйтүенчә, баш күтәреп, директордан хезмәт хакы даулаучы – бары тик алар. Икенче сменада савучы хатыннар да, техника йөртүче ирләр дә кушылмаган. Анифә Исмәгыйлева, Румия Имамиева, Суфия Сираева, Диләрә Әминова берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сөйләргә тотынды.

 

– Инде өч мәртәбә забастовка ясадык. Беренчесендә майда март ае акчасын таләп иттек. Шул ук көнне түләделәр. Соңгысында 11гә кадәр утырдык та, сыерларны жәлләп, кереп саудык. Хәзер хуҗаларның баш күтәрүгә дә исе китми – ияләштеләр!

 

– Баш күтәреп, ни файда?! Без саумасак, икенче смена сава да безнең сөт аларга була. Берләшмәгәч, нәтиҗәсе дә юк... – диде өченчесе, кул селтәп.

 

Банкка – майлата, уку өчен – сырлата...

 

–  Атлаган саен директорны “талыйбыз”, аның “булыр”ын ишетмәгән көн юк. “Генеральный”га язып карагыз”, – дигәч, аңа да ике гариза яздым. Барыбер бирмиләр! Хезмәт хакының 10%ын азык-төлекләтә түләделәр. Мәҗбүри рәвештә сөт белән май тагучы булмады – анысына рәхмәт. Азык-төлекне моннан алып, авылда сатып булмыймы дисезме? Кибеттәге 30-40 сумлык майонезны 68дән алдык! Аны ул бәядән күршемә дә тәкъдим итә алмыйм бит, башкага түгел! Эштән кайткач, урам буйлап сыр сатып йөрикмени инде?!

 

–  Без бит эшсезлектән тавыш чыгарып йөрмибез. Кем бала укыта, кем туйга кирәк дип сорый... Банкка кредитны – майлата, малайның укуы өчен сырлата түләтмиләр шул! Ут белән газны өзеп китәргә дә күп сорамыйлар! Биредә бөтенебез кредит, ссуда алган кешеләр. Хәзер нишләргә, ничек капларга аны? Бүген “Вамин”да эшләүчеләргә банклар “түли алмыйсыз” дип кредит та бирми. Күбебезнең ире “Красный Восток”та эшли. Аларның хезмәт хакы аз, ләкин айныкын айга алалар. Июль ае өчен тракторчы 4 мең сум алды, ә сыер савучылар – 2 мең...

 

– Эш урыныннан зарланмыйбыз. Хезмәт хакы әйбәт: бездә 6 меңнән дә ким алган сыер савучы юк. Ләкин февральдән бирле вакытында түләмичә йөдәтәләр. Аңарчы тәртип иде. Киләчәктә нәрсә булыр? Гел болай сугышып яшәп булмый бит инде.

 

– Җиренә җиткереп, урлашмыйча эшлибез. Фермадан шешә-шешә сөт алып чыгучы безнең арада юк. Терлек караучы булмагач, аның эше дә безнең өстә. Булсын. Сыер савучы акчасын түләсәләр, анысына да риза. Ә кыйммәтле азык-төлекнең кирәге юк, бәрәңге ашап та торам! “Кызым, бүген дә бер буханка ипи бир әле”, – дип көн саен кибеткә бурычка керүдән туйдым.

 

Брак бозаулар

 

Озак көттермичә, сөт комплексы директоры Илгиз Шакиров та килеп җитте.

 

– Барыбыз да бертигез, үземнең дә хезмәт хакын алган юк. Ышанмыйлар гына... – диде ул җыелышкан халыкка карап. – Агрофирма бирсә, беренче чиратта халыкка таратабыз. Хәлдән килгәнчә тырышабыз инде, шушы 1-2 көндә июнь белән июль өчен түләнәчәк.

 

– Ни өчен вакытында түләмисез соң? Казан халкы сөт эчүдән туктамады бит, – дим.

 

– Итнең реализациясе юк. Әле 16 бозау яздырдык. Хезмәт хакы исәбенә алмадылар шул, – диде, Илгиз Камилевич, сыер савучыларны шелтәләгәндәй.

 

Тегеләре дә сүзсез кала торганнардан түгел. Ул арада кыза-кыза бәхәсләшергә тотындылар.

 

– Андый бозауны кем алсын?! Рахитлы, брак бозаулар бит алар... Үзең ал...

 

– Үзегез хезмәткәрләр эшеннән канәгатьме соң? – дим директорга.

 

– Бернинди дәгъва юк, тырышалар. Бу смена бигрәк тә яхшы эшли. Сөт тә, ит тә нормадан артык җитештерелә. Үземә дә көне-төне алар белән эшлисе. Сыер савучылар бертуктаусыз зарлангач, миңа рәхәт дисезме әллә? Мөмкинлектән килсә, хәзер үк түләр идем.

 

“Вамин”га каршы - прокуратура

 

Ике ай дәвамында хезмәт хакы түләнмәсә, хезмәткәрнең прокуратурага гариза язарга хокукы бар. “Алексеевск прокуратурасы гаризага күмелмәгәнме икән?” – дип аларның да хәлен белеп чыгарга булдым. Ишектән башны тыгып, “Ясная Поляна” дигәч тә: “О-о-о, аның буенча Денис Фаизович “специальләште”, – дип прокурор урынбасарына төртеп күрсәттеләр.

 

Бүген прокуратурада 130 “Ясная Поляна”чы гаризасы ята. Ләкин бу сан әллә ни зур түгел дип ышандырдылар. Хәтта Денис Мәрдәншин үзе авылларга чыгып китеп, халыкның шундый-шундый гариза язарга мөмкинлеге булуын аңлатып та йөргән.

 

– Хәзерге вакытта “Ясная Поляна” җитәкчеләренең административ хокук бозуы турында өч карар чыгардык. Ялган мәгълүмат бирү, вакытында хезмәт хакы түләмәү өчен. Ул эшләрне хезмәт инспекциясенә җибәрдек. Хезмәткәрләрнең гаризасы да судка китте. Без көчтән килгәннең барысын да эшлибез, – диде Алексеевск район прокуроры урынбасары Денис Мәрдәншин.

 

Ярый әле кризис бар...

 

Җитәкчеләр проблема сәбәбен ничек аңлатыр дип уйлыйсыз? Тапталып беткән, ләкин бик нәтиҗәле аклану – икътисадый кризис. И, ярый әле шул кризис бар, ярый әле авыр заманда яшибез! Тагын кая йодрык болгап, бөтен бәлане кайсы якка ишеп калдырыр идек?! Шулай да кризис - “коллык” сүзенең синонимы түгел ләбаса. Халыкны бушлай эшләтергә дигәнне аңлатмый ул! “Ясная Поляна” ААҖ агрофирмасының генераль директоры урынбасары Рафис Хәмадиев та дөньякүләм кризис баруын искә төшерергә онытмады.

 

– Әлбәттә, авыр тема бу. Бүген безнең өстә 4 миллион 700 мең сум хезмәт хакы бурычы тора. 28 августтан бирле банкта исәп-хисап счетлары ябык, 28 сентябрьдән генә ачыла. Салым инспекциясенә миллион ярым бурыч булганга, счетны “туңдырганнар” иде (Ә “Ясная Поляна”ның салымнарын “Вамин” үзе түли. Бусы кемнең гаебе булып чыга инде?! – Л.З.). Шушы атнада халык ике айлык хезмәт хакын алачак. Без ничек теләсәк, шулай эшлибез, дип уйламагыз. Прокуратура, хезмәт инспекциясе гел тикшереп тора. Бухгалтериябез ачык, берни яшермибез. Күңелле хәл түгел инде, нишлисең бит...

 

– Инвесторыгыз “Вамин”ның сездәге меңнән артык эшчегә хезмәт хакы түләрлек мөмкинлеге дә юк димәкче буласызмы?

 

–  “Вамин Татарстан” безгә техника ала, биналар төзи. Аның безнең алда бурычы юк. Ә итне реализацияләп, хезмәт хакы түләү “Ясная Поляна” өстендә. Узган ел итнең тере үлчәме 76-78 сумнан булса, бүген 63-65кә төште. Бер баштан да уртача 7 мең сум югалтабыз дигән сүз! Ә 200 башка – миллион ярым. Аннары, 1 центнер бодайның үзкыйммәте – 420 сум. Ләкин бүген аның килограммын 2,8-3 сумнан гына җибәреп була. Бу – 1997-98 еллар бәясе. Шушы 10 ел эчендә ягулык ничә тапкыр артты?! Димәк, зыянга эшлибез. Өстәвенә, банклар кредит бирми...

 

– Ләкин халыкны бу сәбәпләр кызыксындырмый. Киләчәктә хезмәт хакы даими түләнәчәк, дип ышандырып әйтә аласызмы?

 

– Өметләнәбез. Булганны саклап яшисе генә кала. Эшләргә шартлар тудыргач, җитештерү дә арта. Бүген авыл хуҗалыгына “Вамин” хәтле акча салучы, шулкадәр кешене эш урыны белән тәэмин итүче бүтән юк. Хезмәткәрләргә көненә өч тапкыр ашау нибары 25 сумга төшә. Халыкка майонез, сыр, балык, колбаса өләшәбез. Безнең колбасаларның нинди тәмле икәнен белсәгез...

 

Колбасагыз үзегезгә булсын!

 

Рафис Якупович инвесторны тәмләп мактады. “Вамин” азык-төлегенең иң шәбе булуын, ферма янында тирес урынына чәчәк түтәлләре ясалуын, бозаулау биналары төзелүен дә аңардан ишеттем. Өстәвенә, “Делаваль” дигән чит ил җиһазы ярдәмендә сөтне сыер җилененнән турыдан-туры суыткычка озаталар икән. Җитәкче кеше фермаларга экскурсия оештырып, сыйфатлы сырларны авыз итәргә дә чакырган иде, мәшәкатьләп тормадым.

 

Әйтегезче, ферма янында тирес булды ни дә, түтәл булды ни?! Ипи алырлык акчасы да булмаган кешенең күзенә андагы чәчәкләр күренер дисезме? “Вамин” сыйфатлы сөт җитештерә дип, әллә аның эшчеләренә салым түләтмиләрме? Банк кредитын кичектереп, өч айга бер генә акча сорыймы? Аннары, сыер савучыга сезнең “Делаваль”егез, кыйммәтле суыткычларыгыз пычагымамы?! Супер-пупер техника алмыйча, биналар төземичә, эшләгән хакын бирә генә күрегез! Акчасы булса, “ык” та итмичә артыграк та эшләргә риза ул. “Терлек караучы эшен дә зарланмыйча башкарабыз”, – дип әйтеп торалар бит сезгә. Түләү дигәне генә натуралата түгел, акчалата кирәк... Тәмле колбасаларыгыз, балыкларыгыз үзегезгә булсын...


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ 39 | 30.09.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»