поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.08.2016 Язмыш

Гаделлек җиңдеме?

“Дөньяны артык ярату, дөньяда булган әйберләргә бик нык бәйләнү, аның өчен артык кайгыру, хәсрәтләнүләр кешене җенләнүгә алып килә”.
Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов вәгазеннән.

Үзен мөселман өммәтеннән дип санаган татар  кешесе, ким дигәндә, Коръән китабының тәрҗемәсен укып чыгарга тиештер. Анда бик күп акыллы фикерләр - мәңгелек йортка барып кергәнче тормыш дигән илә дә сикәлтәле һәм тайгалаклы, бөтен җирдән куркыныч янаган һәм татлы җимешләре белән ымландырган олы юлны кешечә, мөселманча үтү кагыйдәләре язылган. “Үсешкә акча биреп торма”, “ятимнәр өлешенә кермә”, “ялгыштың икән – тәүбә кыл, Ходайдан да, җәберләнгән кешедән дә ярлыкау сора һәм башкача бу хатаңны кабатлама”...
 
Шушы һәм башка шәригать кануннары буенча безнең ата-бабаларыбыз яшәгән һәм безгә дә шуны васыять итеп әйтеп калдырган.
 
Самараның Совет районы судында ике татарның, ике мөселманның судлашуын күзәткәндә башымда шундый уй-фикерләр әйләнде. Ә ахырда күңелемдә икеләнү хисләре туды. Бер яктан,  дәгъвачы Гамил Насыйровның (исемнәр үзгәртелеп бирелә) тулысынча хаклы булуын аңлыйм. Шул ук вакытта тормышта беренче адымнарын ясаучы Рөстәм Мөхәммәтовның алдау юлы белән башка кеше акчасына хуҗа булырга тырышуын күрсәм дә, судның аңа җәза чыгарачагын аңласам да, ничек тә булса бу ике кешенең уртак бер фикергә килеп, бер-берсенә булган дәгъваларын үзара, булмаса, олырак, акыллырак дин кардәшләре ярдәмендә хәл итеп, эшне зурга җибәрмәсләр дип ышанган идем. Кызганычка, яшь кешенең амбицияләре, ә олырак ирнең күңелендә җыелган үпкәләре җиңде...
 
Хәер, укучы эшнең нидә булуын белергә телидер. Ә бу хәлнең башында гади якташлык, таныш кеше аркылы нинди дә булса эш башкарып чыгу теләге ята иде...
 
Гамил белән Нәсимә күрше өлкәдәге зур булмаган шәһәрнең берсендә, заманында хәрби офицер булып хезмәт иткән чакта хөкүмәттән алынган өч бүлмәле фатирларында яшәп яталар. Менә аларның уллары үсеп җитә һәм Самарага укырга китеп бара. Ата-ана да, бердәнбер улларын зур шәһәрдә берүзен калдырырга теләмиләр, һәм фатирларын сатып, Самарага күченергә ният итәләр.
 
Анда туганнары да, таныш-белешләре дә булмаган Насыйровлар үзләренең шәһәрчегендә Самарадан фатир сатып алырга булышырдай кеше эзли башлыйлар. Аларны фермер булып эшләүче һәм бик тә  мул тормышта яшәүче Мөхәммәтовлар гаиләсе белән таныштыралар. Уллары Рөстәм Самарада “Стройтехконтракт” дигән фирмада җитәкче булып эшли һәм берничә кешегә фатир сатып алырга булышкан да икән инде. Бу турыда аларга Рөстәм үзе дә, аның әти-әнисе дә сөйлиләр.
 
Тәвәккәлләп, Насыйровлар шушы фирма аша фатир сатып алырга теләк белдерәләр. Алар фирманың җитәкчеләре Рөстәм, Азат һәм бухгалтеры белән оешманың офисында очрашып, булачак фатирның планын карыйлар, тәрәзәләренең кайсы якка чыгасын тикшерәләр. Бу йортта уңайсыз дип, Тухачевский урамында төзелә торган икенче бер йорттан - тәрәзәләре ике якка да чыга торган ике бүлмәле фатир  сайлап алалар. Тиздән беренче взносны түләргә дә вакыт җитә. Насыйровлар иске фатирларын сатып, яңа танышларына башта беръюлы 900 мең сум илтеп бирәләр. Аннары Рөстәм дә, аның белән бергә эшләүче теге кеше дә чиратлап болар яшәгән фатирга килеп, өлешләп акча алып китә башлыйлар. Фатирны саткан акча беткәч, Гамилнең пенсиясен һәм Самарада эшләп алган акчасын (ул юл төзелешендә эшли) килеп алырга да кыенсымыйлар. Ә бу ике бичара ерак танышларының фатирында яшиләр. Ярый ла ул алардан акча сорамый. Насыйровларның туганнары да аларның хәлен аңлап, кем ипилек-тозлык акча, кем бәрәңге, кем нәрсә биреп, төрлечә ярдәм итәргә тырышалар.
 
Шулай бер ел буе дәвам итә. Насыйровлар яңа фатир өчен сөйләшенгән 2480 мең сум акчаны биреп бетергәч, йортның салынып бетүен көтә башлыйлар. Сатучылар гына кинәт юкка чыга: телефонга да җавап бирмиләр, очрашуга да килмиләр. Шул вакытта Гамилнең күңелендә шом туа: бер экземпляр килешү нигезендә, “приходный ордер” дип аталган бер кисәк кәгазъ бәһасенә шулхәтле акчаны кемгә бирде соң әле ул?
 
Шунда гына аңына килеп, Тухачевский урамындагы йортны кем төзи икән дип кызыксынып, интернет аша  төзүченең “Дон” фирмасы икәнлеген ачыклый. Анда барып, үзенең сатып алучылар исемлегендә булмавын күрә. Тикшерә торгач Рөстәм эшләгән “Стройтехконтракт”ның "Дон"га бернинди кагылышы булмавы да билгеле була. Вәт сиңа мә! Вәт якташлар! Вәт ыштансыз калдырдылар тәк калдырдылар!
 
Элек яшәгән шәһәренә кайтып Гамил Рөстәмне эзли башлый, аның әтисе-әнисе белән очрашып сөйләшә. “Юк, безнең улыбыз андый түгел! Ул намуслы, ул барысына да булыша иде!” – дип аның белән башта яхшы гына сөйләшсәләр дә, бераздан дәгъвачыга яный ук башлыйлар. Гамил дә төшеп калганнардан түгел икән, ул андый-мондый бандитлар белән дуслык йөртми, турыга судка барып гариза яза.
 
Рөстәм аның бу гамәлен белгәч очрашуга килә, ләкин акча юк, кайчан буласы билгесез дип, һаман яный, ачулана. Кыскасы, бурычны да кайтармый, фатир да бирми. 
 
Шул вакытта, нишләптер, ул фирма җитәкчесе булудан туктый, аны иптәше Азат алыштыра. Ә теге бухгалтер дигәннәре бөтенләй чит бер кеше булып чыга. Аны офиска клиентларны алдар өчен кертеп утырткан булганнар, күрәсең. Димәк, монда алдан сөйләшенеп эшләнгән алдау эше ярылып ята. Дәгъвачының адвокаты бу турыда судьяга эш барышында берничә тапкыр әйтсә дә, аны ишетмәмешкә  салышалар. “Стройтехконтракт”ның “яңа” җитәкчесе Азатны һәм теге "бухгалтер" дигән хатынны чакырып та, полиция хезмәткәрләре җибәреп тә судка китерә алмадылар. “Нету тела – нету дела”, дигәндәй, бөтен гаеп Рөстәм өстенә өелеп кала. 
 
Судның өченче утырышына килгәндә Рөстәмнең сөмсере бөтенләй коелган иде. Утырыш алдыннан ул дәгъвачыга тиешле бурычының бер өлешен - 150 мең сум акча да бирде. Сөйләшкәндә дә элеккечә тәккәберләнмәде. Аның сөйләве буенча, “Стройтехконтракт” кебек кечкенә төзү оешмалары “Дон” кебек зур компанияләргә  тәрәзәләр ясау, йә су үткәрү, ут кертү кебек хезмәт күрсәтеп, эш хакын квадрат метрлар белән алалар икән. Кайчан да булса алыначак шул квадрат метр-ларга ышанып, Рөстәм Насыйровларга фатир бирергә вәгъдә иткән дә инде. Бәлки кайчандыр эшләгән эш исәбенә "Дон"нан фатир алып, саткалаган да булгандыр. Тик бу юлы, әллә кризис булу сәбәпле, әллә гөнаһ шомлыгына, тәрәзәләр ясау буенча контрактка кул куелмаган, килешү барып чыкмаган. Судка килгән “Дон” төзү фирмасы юристы “Стройконтракт” тәрәзәләренең техник күрсәткечләре “Дон” өйләренә яраклы түгеллеген, һәм шуның белән ике арадагы бәйләнешләрнең өзелүе турында әйтте. Ә акча кесәдә юк бит инде! Аның белән “Стройконтракт”ның  налогларын түләгәннәр, хезмәт хакы алганнар һәм шулай итеп кеше акчасын таратып бетергәннәр.
 
Соңгы утырышка килгәндә Рөстәм тагын 500 мең сум акча алып килгән иде. Нәтиҗәдә, Гамилгә 650 мең сум акча кайтарылды. Ләкин, ике ел элек алынган 2480 мең сум акчаның процентларын да санасаң, төп бурычка тагын бер миллион ярым чамасы өстәп бирелергә тиеш. Ә күпме нервы, күпме сәламәтлек беткән, күпме кайгылы төннәр үткәргәннәр һәм кеше почмагында яшәү хәсрәте белән янганнар алар? Әнә, өченче утырышка Гамилнең хатыны Нәсимә ханым килә дә алмаган иде, чөнки шушы хәсрәттән ул йөрәк өянәгеннән интегә башлаган.
 
Ниһаять, эшенең мөшкел икәнлеген аңлаган Рөстәм ахыргы утырышка икенче бер яңа адвокат яллап килде. Ләкин ул берни дә эшли алмады инде. Аның соңгы сүзләре генә колагымда яңгырап тора:
- Менә дәгъвачы һәм прокурор кечкенә бала атасын, яшь хатынның ирен төрмәгә утыртуны сорый.  Дөрес, прокурор сораган 4 елга безнең илдә миллиардлаган сум акча урлаган оятсызларны гына утырталар. Ике миллион ярым акча өчен бу бик зур срок.  Минем клиентым октябрьгә кадәр бу сумманы түләп бетерергә вәгъдә итә бит. Һәм түләр дә, дип уйлыйм. Ә менә утыртсагыз, кем Насыйровларга бурычны кайтарыр икән дә, кем Рөстәмнең гаиләсен ашатыр? Ә киләчәктә, төрмәдән чыккач, бу кеше ничек яшәр?.. Яшь кеше бит әле. Бу хәл аның өчен бик яхшы дәрес булды. Бурычны түләтү һәм шартлы срок бирү белән генә чикләнегезче...
 
Ләкин судья өч ел ярым срок биргәч, суд залыннан гаепләнүчене кулларына богау салып чыгардылар. Моңа карата кайберәүләр: “Гаделлек җиңде”, - дип әйтерләр. Ләкин бу гаделлектән кемгә файда булыр икән соң? 
 
Әгәр Гамил судка бирәм дип йөргәндә үк Мөхәммәтовның әтисе белән әнисе, Рөстәм үзе киңәш тотсалар, йорттагы малларны, Рөстәм утырып йөри торган чит ил машинасын, “Стройтехконтракт” фирмасы арендага биреп акча эшли торган башка техниканың бер-икесен сатып, бурычын түләсә, гаебен танып, тәүбәгә килеп, судка кадәр Насыйровларның гафуын алса, эш бу кадәр зурга китмәгән дә булыр иде. Бернинди акчаның да, бернинди байлыкның да иректән кыйммәт түгеллеген ул хәзер аңлагандыр, аңлавын. Тик соңдыр шул инде. Кем җиңде монда? Кем җиңелде? Барысы да билгеле. Тик Ходай кушканча гына булмады бу.
 
Монда гаеп атта да, тәртәдә дә бардыр, мөгаен. Насыйровлар очсызрак бәягә шәһәр уртасындагы өр-яңа фатирга ия булырга теләгәннәр һәм яхшы белмәгән кешегә ышанып, мошенниклар тозагына эләгүләрен сизми дә калганнар. Ә халык әйтүенчә, бушлай сыр тычкан тозагында гына була шул ул.  
 
Ахырда гаепләнүче Насыйровлардан гафу үтенде. Ләкин аның бу тәүбәсе  вөҗдан газабы нәтиҗәсе түгел, суд басымы нәтиҗәсе булып тоелды.
Суд карарын тагын өч көннән соң гына халыкка ишеттерделәр. Аның белән ике як та канәгать калмады, әлбәттә. Беренчедән, "фатир сатучы" Азат белән бухгалтерның иректә калуы һәм аларга  карата судның бернинди соравы да тумавы барыбызга да сәер тоелды. Икенчедән, бурычны кайтару турында да карар чыгарылмады. Өченчедән, Рөстәм дә 3,5 ел буе төрмәдә утырырга риза түгел.  Нәтиҗәдә, ике як та аппеляция язды. 
 
Димәк, суд әле дәвам итәчәк, һәм ике арадагы канәгатьсезлек, дошманлык кар түмгәге кебек үсәчәк һәм ахырда, нинди генә карар чыгарылса да, бу ике татарны килештерә алмаячак... 
 
...Дөньяда булган әйберләргә бик нык бәйләнү, аның өчен артык кайгыру, хәсрәтләнүләр кешене җенләнүгә алып килә”.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 12.08.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»