|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.08.2016 Шоу-бизнес
"Казан егетләре" төркемендә юбилей! (ФОТО)Быел төркем үзенең юбилеен бәйрәм итә. "20 ел вакыт сизелми дә узып киткән. Шушы вакыт арасында төркем бик күп үзгәрешләр кичерде. Еллар узган саен, яшәрә, популярлаша барабыз. Максатыбыз татар халкына, милләтенә югалып барган җырларын кайтару, татар моңын бөтен аһәңе белән тамашачыга җиткерү", - ди төркемнең җитәкчесе Рафаэль Мәҗитов. "Без бер генә минут та тик утырмыйбыз. Хәтта җәйләребез дә эшләп уза. Хәзер менә Чиләбегә кузгалабыз. 1нче октябрьдән Россия шәһәрләренә чыгып китәчәкбез, Казанга 20нче декабрьдә генә кайтып керергә планлаштырабыз", - ди егетләр.
--- |
Иң күп укылган
|