|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.08.2016 Ир белән хатын
Ир, хатын һәм... футболКөнчелек! Аерылышуга китергән сәбәпләр исемлегенең дүртенче баскычында нәкъ әнә шул хис тора. Юк, сүзебез бер-береңә хыянәт итү турында түгел. Баксаң, хатын-кызлар ир-атларның футбол карау яки балык тоту кебек аерым бер шөгыль белән артык мавыгуын өнәп бетерми икән. Хобби дигәннәре гади генә нәрсә түгел. “Ирем берничә елдан бирле тимер акча җыю белән шөгыльләнә. Әлеге мавыгуы тәмам үзәгемә үтте. Акчаның барысы да ярамый, аерым бер төрләрен генә туплый. Махсус альбом да сатып алды. Интернетта үзе кебек нумизматика белән шөгыльләнүче дуслары байтак. Кич буе аралашалар. Сирәк очрый торган тимер акча эзләп, чит шәһәрләргә дә чыгып китә. Соңгы арада мине күрми дә, ишетми дә...” Ирләренең мавыгуларыннан туйган хатыннарны берләштергән интернет сәхифәләрнең берсендә, үзен Надя К. дип таныштырган хатын-кыз әнә шулай дип язган. Бөтен эчке серләрен бушаткан ул. Биредә ниләр генә юк.
Нигездә, гүзәл затларның барысы да үзләренә карата игътибар кимүдән зарланган. Хәер, иренең яраткан шөгыле булуына сөенүчеләр дә бар. “Безнең өйдә бер генә буш урын да юк. Почмак саен ватык телевизор йә булмаса, магнитофон тора. Ирем электроника белән мавыга. Искесеннән яңасын җыя да дусларга, таныш-белешләргә бүләк итә. Шуңа күрә туган көнгә барасы булса, күчтәнәч эзләп йөрисе юк. Өч яшьлек улыбызга пульт белән идарә итә торган машина, моторлы көймәне дә үзе генә ясый. Ялларда көне буе эш өстәле артында утырырга мөмкин, тик бер дә кәефсезләнмим. Сыра эчеп урамда буталганчы, чит хатыннар арасында йөргәнче, өйдә утырсын”, – дигән Айгөл Михеева. Кемгә нәрсә кирәк инде?!
Белгечләр исә ир-атларга хас булган мавыгуларның рейтингын төзегән. Беренче урында – автомобиль. Гомумән, “машина җене” кагылмаган ирләр бик аздыр. Икенче урында – спорт белән шөгыльләнү. Футбол карарга, туп тибәргә яратучыларны да бирегә керткәннәр. Ә менә балыкчылык – өченче баскычта. Беренче бишлеккә акча, марка кебек аерым нәрсәләр җыю һәм мунча да эләккән. Рейтингта бильярд, кәрт, компьютер уеннары, хәтта ашарга пешерү дә бар.
Психолог Алисә Закамская сүзләренә караганда, күп кенә гаиләләрдә хоббига бәйле низаг юк кына урында килеп чыга. “Һәр кешенең яраткан шөгыле булырга тиеш. Шул исәптән, ир-атларның да. Балык тотарга яратамы ул, әллә чаңгыда шуаргамы. Хобби ул – канәгатьлек хисе китерә, кәефне күтәрә. Тик хатын-кызларның күбесе тормыш иптәшен бүлешергә теләми. Мәсәлән, буш вакытын сөйгәненә багышламыйча, телевизор каршында үткәрүен бер дә яратмыйлар. Бу – гап-гади көнчелек. Тик ир-атның компьютер каршында утыруыннан яки спорт белән шөгыльләнүеннән алай куркырга кирәкме икән?” – ди ул. Киресенчә, мөмкин кадәр күбрәк янәшә булырга киңәш иткәннәр. Кем белә, бәлки иртәгә, бергәләшеп, сирәк очрый торган акча җыя башларсыз!
Хатын-кызларга киңәшләр:
– Ир-ат машина төзәткән яки футбол караган вакытта аңа бәйләнмәвегез хәерле. Начар тәмамлануы да бар.
– “Көндәш”егезгә икенче күзлектән карагыз: ирегез якшәмбе саен балыкка чыгып китә икән, димәк бу көн бары тик сезнеке генә. Ни теләсәгез, шуны эшли аласыз! Сәгатьләр буе телефоннан сөйләшкән өчен сүгүче кеше дә юк.
– Спорт белән шөгыльләнергә яратучы ир-ат сәламәт булырга тели. Килешәсездер: бу бер дә начар түгел.
– Сыра күтәреп, дус-ишләре янына китәргә ашкынып торган ир-атны да “йөгәнләргә” мөмкин. Белгечләр мондый очрашуларны гаилә бәйрәменә әйләндерергә тәкъдим итә. Ничек итепме? Зур компанияне үзегезгә кунакка чакырыгыз. Сөйгәнегез “йорт” һәм “дус-ишләр белән күрешү” төшенчәләрен берүк нәрсә итеп кабул итәргә өйрәнсен. Ирегезнең кемнәр белән аралашканын да белеп торачаксыз.
– Үзегезгә дә хобби уйлап табыгыз. Тормыш иптәшегез футбол караган вакытта, аның янында утырып, сәгатьләр буе чигү чигәргә була. Икегез ике төрле эш белән шөгыльләнсәгез дә, иң мөһиме – сез бергә!
Эльвира ВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|