поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.08.2016 Мәгариф

Укытучыга эшмәкәр булыргамы?

Үзенең хезмәт хакыннан канәгать булмаган укытучыларга Россиянең премьер-министры Дмитрий Медведев бизнес белән шөгыльләнергә киңәш итте. Җитәкченең «Территория смыслов» форумында яңгыраган әлеге сүзләре тиз арада халык арасында таралды, төрле фикерләр уятты. Сезнеңчә, укытучыга эшмәкәрлек белән шөгыльләнү файдагамы?

Азат Зыятдинов, техник фәннәр докторы, галим:
– Укытучы белән эшмәкәр, сәүдәгәр бөтенләй икесе ике өлкә бит. Укытучының үз миссиясе, үз максатлары. Ул төп идеолог, бурычы – төпле бирем бирү, әдәп-әхлакка өйрәтү. Зур хөрмәткә лаек әлеге һөнәр иясенең эштән соң тагын сату эшләре белән шөгыльләнүе, эшмәкәрлеккә кереп китүе аның дәрәҗәсен төшерә торган гамәл, дип саныйм. Сәүдәгәрләрнең күбесе – иганәчеләр, хәйрия эшләре белән шөгыльләнәләр. Эшмәкәр булу начар түгел, ләкин укытучыга туры килә торган өлкә түгел бу. Шундый фикер яңгыраган икән, димәк, дәүләт укытучыны тормыш алып барырлык хезмәт хакы белән тәэмин итә алмый дигән сүз. Кызганыч.

Рамил Мозаффаров, Вахитов районы 14нче мәктәптә укытучы:
– Абхазиягә баргач, акча җитмәгәннән яшелчә, җиләк-җимеш сатарга мәҗбүр булган башлангыч сыйныф укытучысы белән таныштым. Анда укытучы 8-12 мең хезмәт хакы ала. Өстәмә акча эшләр өчен аның сәүдә итәргә тотынуы гаҗәп тә түгел кебек. Безнең республикада исә укытучыларга төрле грантлар, бәйгеләр үзеңне сынап карау, талантыңны ачу мөмкинлеге бирә. Бизнеска киткән укытучы балаларга төпле белем бирә аладыр дип уйламыйм. Эшмәкәр укытучының белем бирергә вакыты, теләге дә калмаска мөмкин.

Алисә Нуруллина, Яшел Үзән мәктәбендә укытучы:
– Хезмәт хакы җитмәгәч, кая барасың. Шул рәвешле менә инде икенче ел сатып-алу эшләре белән шөгыльләнәм. Белем бирүем аңа карап сүлпәнәйде, дип әйтә алмыйм, шулай да, киләчәктә, эшемнән кыс­картсалар, икенче һөнәрем булуы алдагы көнемә ышаныч тудыра.
 
Сез дә бу темага карата үз фикерләрегезне өстәсәгез иде.

---
Шәһри Казан
№ --- | 11.08.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»