|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.08.2016 Җәмгыять
Тәтештә олы кеше һәм бала сөякләре табылган (ФОТО)Тәтештә Гагарин урамында торба үткәрү өчен траншея казыган эшчеләр ике метр тирәнлектә кеше сөякләрен тапкан. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, бу олы кеше һәм бала сөякләре дип фаразлана. Экспертлар сүзләренә караганда, бу сөякләргә берничә дистә ел. Бу урында элек кайчандыр зират булуы да ихтимал.
Тикшерүчеләр сөякләр табылу факты буенча башлангыч тикшерү уздырачак.
Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|