поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.09.2009 Могҗиза

ЙОЛДЫЗЛАРНЫ АЛДАП БУЛМЫЙ

Астрология – борынгы заманнарда ук шау-шу уяткан, каршылыклар тудырган фән. Тарихта йолдызларга карап ил язмышын, аерым бер кешенең тормыш юлын әйтеп бирүче Гиппократ, Пифагор, Птолемей, Галилио Галилей кебек шәхесләр булуына карамастан, астрологияне бүген дә фән буларак җитди кабул итмәүчеләр байтак.Казан ханлыгында Кол Шәрифнең дә йолдызларга карап киләчәкне әйтеп биргәнлеге билгеле. Чыннан да нәрсә ул астрология? Лидия Русинова белән әңгәмәбез шул хакта.

– Лидия Дмитриевна, нишләп башка өлкәне түгел, нәкъ менә астрологияне сайладыгыз?

 

– Мин үзем – музыка белгече. Консерватория белемем бар. Музыка өчен – Нептун, астрология өчен Уран планетасы җавап бирә. Минем йолдызлыгымда бу ике планета янәшә тора. Шуңа күрә мин башта – музыкага, аннан астрологиягә килдем. Минем кинәт кенә тавышым югалды, карлыга башлады. Тавыш, музыка белән Нептун планетасы идарә итә. Гади итеп кенә әйткәндә, Нептун минем йолдызлыктан ераклашуга минем тавыш элеккеге кебек яңгырамый башлады. Ә астрология белән ныклап торып шөгыльләнә башлавыма Уран планетасы “гаепле”, чөнки ул шуның өчен җавап бирә. Ярты Казан мине музыкант, дирижер буларак белсә, калган яртысы астролог буларак (көлә). Бүгенге көндә “Мәхәббәтне йолдызлар алып килә” дигән фильм өстендә эшлим. Һәрбер йолдызлык вәкиленә билгеләмә бирәм, аларның холкын, уңай һәм җитешсез якларын ачарга тырышам. 

 

– Нишләптер кешенең теге яки бу өлкәгә кереп китүенә планеталар гына йогынты ясавына ышанасы килми. 

 

– Бервакыт “Казан” санаториясендә мин җитәкләгән хор чыгыш ясаган иде. Тәнәфес вакытында анда ял итүчеләргә астрологик күзәтү ясадым. Бер ханым, ул журналист булып чыкты, минем “күрәзәчелек” иткән вакытка эләгә алмаганына бик хафаланды. Мин: “Бер дә борчылмагыз, җырчыларым тамак ялгап алган арада сезнең йолдызлыкта планеталарның торышын карарын”, – дидем. Мин аның шәхси тормышына йогынты ясаучы планетаның минуста(ягъни аның йолдызлыгыннан читтәрәк әйләнә) икәнен әйттем, алдагы көннәрдә ирегез белән ике арада аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуы бар, дип кисәттем. Һәм шәхси тормышта гына да түгел. Иҗтимагый тормышыгызда да ниндидер үзгәрешләр көтелә. Эш урыныгызда күңелсезлекләр килеп чыгуы ихтимал, бәлки бер эштән икенче эшкә күчәрсез дидем. Ул исә минем сүзләремә күтәрелеп бәрелде. “Сез нәрсә, андый хәлнең булуы мөмкин түгел, мине эшләгән җиремдә яраталар, хөрмәт итәләр. Менә әле дә үзем эшләгән оешма хисабына ял итүем”, – дип минем белән бәхәсләшергә тотынды. “Гафу итегез, йолдызлар шул хакта сөйли, – дидем. – Сезнең Юпитерыгыз минуста, димәк, сезне йә эштән кыскарталар, йә нинди дә булса сәбәп аркасында китәргә туры киләчәк” ,– дидем. Барыбер ышанмады. “Әгәрдә андый хәл була калса, мин сезгә чылтыратырмын”, – дип телефон номерымны алып калды. Күпмедер вакыттан соң мине эзләп тапты. Йолдызлар үз эшен эшләгән. Чыннан да ул эш урынын югалткан, гаиләсендә күңелсезлекләр башланган. 

 

– Барлык фаразларыгыз да рас килә димәкче буласызмы?

 

– 1998 елгы дефолттан соң халык ах-вах килгән мәлдә, планеталар торышыннан чыгып “күрәзәчелек “иттем. Минем фаразларымны бер урыс телле газета басып та чыкты. Юраганым юш килде. Ул чакта халыкка “ Бер дә борчылмагыз, озакламый акчалар көнбатыштан көнчыгышка агачак. Американың һәм Америка акчасының, ягъни долларның дәрәҗәсе төшәчәк”, – дидем. “Доллар доллар инде ул, аска тәгәрәмәячәк”, – дип минем юравыма шик белдергәннәр иде, рас килде бит.  Үзвакытында мин Путин безгә озакка килә дигән идем. 2000 елда телевидениедә чыгыш ясаганда: “Башта – 4, аннан тагын 6 ел властьта булачак”, – дидем. Әйткән сүземне планеталарның торышына таянып исбатладым. Чөнки Путинның йолдызлыгына башта – Уран, аннан Нептун озакка тукталды. Уран аның йолдызлыгына тискәре йогынты ясый торган позициягә баскач, Путинның эшләре бераз артка тәгәри башлады. Киләсе елда йолдызлар аның яклы түгел. 2013 елда Путин хакимияттә булырга охшамаган. Уран аны юлыннан алып атачак. Путинның интуициясе көчле, шуңа күрә алып атканнарын көтмичә, үзе китәр, мөгаен. Мәсәлән, аны тагын бер чакырылышка президент булып сайланырга үгетләсәләр дә, юк дип баш тартты бит. Юпитерга баш бирмәүдән мәгънә юк, ул шуны сизенгән кебек башка кешегә юл бирде. Эстафетаны йолдызнамәсе яхшы булган икенче кеше алды. Ул – Медведев. Путин аны сайлап дөрес эшләде. Озакламый Медведевның эшләре гөрләп барачак. 2012 елда Медведевка көчле планеталар булышачак. Әлегә исә, Медведев күтәрелеш чоры кичерә. Аның йолдызлыгында Плутон планетасы озакка тоткарланачак. Плутон ул – власть, акча белән идарә итүче планета. 

 

Тагын бер мисал. Америка президентлыгына Бушны сайлаган вакытта мине телевидениега турыдан-туры эфирга чакырдылар. Диварга ике портрет элеп куйдылар. Берсе – Буш, икенчесе – Гор портреты. Икесе дә көчле кандидат. Бик озак “бил алыштылар”. Карыйм, Гор – Сарык, ә Буш – Кысла. Йолдызлар Сарыкка бернинди яхшылык та юрамый, ә Кысла өстендә шәп планеталар тукталган вакыт. Гор яшь, энергиясе ташып торган кандидат булса да, йолдызлар аның яклы түгел иде. Мин:”Президент булып Буш сайланачак, йолдызлар шулай әйтә”, – дидем. Чөнки, астрологлар теле белән әйтсәк, ул вакытта Бушның гороскобы кызыл төстә иде.

 

– Кеше язмышын аның нинди йолдызлыкта булуына, нинди планеталар белән бәйләнештә торуына карап билгеләп була ди. Ә ил язмышын?

 

– Илнең язмышы илбашының гороскобына, аның планеталарының торышына бәйле. Моңа ышануы кыен, әлбәттә. Шул ук 1998 ел вакыйгаларына кайтыйк. Карыйм, Клинтонның ул вакыттагы йолдызлыгы Ельцинныкына караганда көчлерәк. Чөнки аның йолдызлыгы өстендә көчле планеталар “йөзә”. Ельцинны бит халык сайлап куйды, шуңа күрә ил язмышы да аның йолдызлыгына бәйле иде. Телиме-юкмы йолдызлар тарафыннан илбашына “язылган тәкъдирне” бөтен халык кичерергә мәҗбүр булды. 

 

Ә менә Путинның гороскобы бик әйбәт иде. Аның премьеры Касьяновның да йолдызлыгы бик шәп иде. Шуңа күрә Ельцин вакытында түбәнгә тәгәрәгән ил әкренләп янә өскә күтәрелә башлады. Узган елда Путинның йолдызлыгында минус башланды, ягъни уңыш алып килә торган планеталар аның йолдызлыгы өстеннән читтә әйләнә башлады. Мәсәлән, социаль статус өчен җавап бирүче Юпитер планетасы.

 

Ил язмышы кебек үк ир яки хатынның йолдызлыгына карап аның гаиләсендәге вәзгыятьне дә чамалап була. Мисал өчен, сезнең йолдызлык өстендә Венера планетасы тормый икән, димәк мәхәббәт юк дигән сүз. Балалар белән мөнәсәбәтләр өчен дә Венера җавап бирә. Әгәр дә инде Путинныкы кебек Юпитер планетасы минуста икән, сезнең статусыгыз түбәнәя дигән сүз. Йә үзегез китәсез, йә сезне китәргә мәҗбүр итәләр дигән сүз. Хәлне үзгәртәм дип ярылсагыз да бер нәрсә дә эшли алмыйсыз. Йолдызлар шулай баскан икән, алар дигәнчә булачак. Йолдызларга каршы барудан мәгънә юк, көрәшеп вакытыгызны һәм энергиягезне генә юкка әрәм итәчәксез. Ул тискәре чорны “күләгәдә” тыныч кына үткәреп җибәрергә кирәк. 

 

– Әгәр дә ул чор озакка сузылса?

 

– Әйе, ул чор озакка сузылырга да мөмкин. Андый очракта сезнең йолдызлыкка кайсы планетаның әзме-күпме уңай тәэсир итүен карап, сезнең өчен отышлы вариантны сайларга була. Әйткәнемчә, Юпитер белән Кояш минуста икән, кеше дәрәҗәсеннән колак кага. Аның урынына ул планеталар плюста булган кеше килә. Сезнең җитәкчегезнең ул планеталары плюста икән, ул үз тирәсенә дә шундый ук кешеләрне җыя. Беркайчан да син – минус, ул плюс була алмый. Ир белән хатын да шулай ук. Өйләнешкән вакытта аларның икесенең дә Ай белән Венера планетасы плюста була, ягъни алар өстендә әйләнә. Ә аерылган вакытта аларның кайсысының да булса өстеннән гаилә, мәхәббәт планеталары киткән була.

 

– Тиенне-тиенгә ялгап дигәндәй яшәп яткан бер вакытта синең йолдызлыгыңа Юпитер планетасы килеп керде ди. Шуннан кеше әкияттәге кебек баеп китәме?

 

– Йолдызлыгыгызда социаль статус өчен җавап бирүче Юпитер пәйда була икән, һичбер уйламаганда-көтмәгәндә кем дә булса сезне кулыгыздан җитәкләп булса да күтәрелергә ярдәм итә. Сезнең тагын “чәчәк ату” чоры башлана. Шуңа күрә авырлыкларга бирешергә һәм аларга борчылырга кирәкми. Барыбер йолдызлыкта сезне колагыгыздан тартып чыгаручы планета табылачак. Җир йөзендә бер генә нәрсә дә тиктомалга эшләнми. Галәмнең үз законнары. Тагын күпчелекнең авырткан җиренә кагыла торган мисал китерергә туры килә. Эш урыныгызны югалттыгыз ди. Сез үләр дәрәҗәгә җитеп борчыласыз. Ә бәлки сезгә Галәм сезнең урыныгыз монда түгел, башка җирдә, дигән ишарә ясагандыр. Ә кеше җене сөймәгән эш урынына ябышып ята. Шул ук гаилә тормышына кайтыйк, кыйнап, түбәнсетеп яшәгән ире белән гомер итүче хатын-кызлар күпме? Нәрсәгә дип ул сине тукмап торган иргә ябышып ятарга? Андый вакытта астролог белән киңәшергә кирәк. Йолдызлар нәрсәнең-нәрсә икәнен хәзер әйтеп бирәләр. Әгәр Венера планетасы синең йолдызлыгыңнан читтә әйләнә икән, бернишләр хәл юк, мәхәббәт юк дигән сүз. Димәк, мәхәббәт көтеп төшенкелеккә бирелеп утырудан да файда юк, башка шөгыль тап. Әгәр өстеңдә Меркурий планетасы әйләнә икән, димәк акча эшлә, Меркурий – акча бирүче планета. Юпитер, Кояш – яхшы икән, теләсә кайсы җитди эшкә курыкмыйча алына аласың. Бу чорда шушылар белән канәгатьлән дә, тынычлан. Димәк, синең мәхәббәттән башка да хәл итәсе мәсьәләләрең җитәрлек дигән сүз.

 

– Мәхәббәт булмаганда эше дә бармый бит әле аның.

 

– Дөрес. Мәхәббәт уты җылытмаганда эшкә дә әллә ни кул ятмый. Бу вакытта дөнья ямен башка өлкәдән табарга тырыш. Менә минем, мәсәлән, Венера – минуста, шуңа күрә хәзерге вакытта минем тормышымда ярату, мәхәббәт дигән нәрсә дә юк. Аның каравы, минем өстә – Нептун планетасы. Ул мине иҗат эшләренә өнди. Мәсәлән, 2000 елда Нептун шул дәрәҗәдә минем йолдызлыкка якын килде ки, мин гомер булмаганны шигырьләр яза башладым. Берьяктан караганда шигырьне күңелдә мәхәббәт хисе булмаса язып булмый кебек. Ә мин барлык йолдызлыкларга багышлап шигырьләр яздым. Шигырь юллары ярдәмендә һәр йолдызлык вәкиленә бәя биреп чыктым. Хәзер менә шул шигырьләргә нигезләнеп фильм эшләп ятам. 

 

– Аерым бер кешегә йолдызнамә төзү өчен нәрсә кирәк?

 

– Йолдызнамә төзер өчен кешенең туган көне, елы һәм төгәл туган вакыты кирәк. Йолдызнамә өчен һәр мизгел кадерле, чөнки планеталар тик тормый, алар гел хәрәкәттә. Менә сез тудыгыз ди. Мин сез туган сәгатьне теркәп куям һәм планеталарны шул вакытта “туктатып торып”, шул ноктадан этенеп китәм. Кайсы планета алга, кайсысы артка әйләнә, кайберләре тритраграмма буенча хәрәкәт итә. Алар сез туган ноктага аспект эшлиләр. Мисал өчен, планета хәрәкәт итә торгач сез туган ноктага 120 градуска басты ди, ул вакытта сезнең йолдызлык белән планета арасында канал ачыла һәм планета сезгә энергия бирә. Димәк, сезгә уңыш елмая, сез күбрәк игътибар үзәгендә дигән сүз. Әгәр планеталар 90 градуста булса, начар.

 

Ай бик тиз йөри, шуңа күрә сезгә озак йогынты ясамый. Ул кайсы да булса йолдызлыкта бары тик 1-2 сәгатькә генә туктала. Андый вакытта кешенең башы авырта, кәефе төшә. Дару эчүдән файда юк, Ай китмичә, баш авыртуы барыбер туктамаячак.  Әле бик әкрен хәрәкәтләнә торган планеталар бар. Ул – Уран, Нептун, Плутон. Юпитер да озак тоткарланырга мөмкин. Бу планеталар йолдызлык өстендә тоткарланган вакытта кемдер – югалта, кемдер – таба. Юпитер кайсы да булса йолдызлык буенча бер ел бара, Уран – 7, Нептун – 14, Плутон Чаян йолдызлыгы өстендә – 11, ә Үгезбозау өстендә хәтта 40 ел буе әйләнә. 

 

– Заманча астрология нинди мөмкинлекләргә ия?

 

– Аның мөмкинлекләре чиксез дип әйтергә була. Һәркемнең йолдызлыгында нәрсә өчен булса да җавап бирә торган планеталар җитәрлек. Һәм планеталар гына да түгел. Мин үзем күбрәк планеталар белән эшлим. Төгәл туган вакытыңны белмәгән очракта да әкрен кыймылдый торан планеталар ярдәмендә кеше турында барыбер нәрсәдер әйтеп, аны кисәтеп була. 

 

– Газеталарда басыла торган астрологик фаразларга ышаныргамы?

 

– Юк, тагын бер тапкыр юк. Мин кайвакыт газеталар өчен йолдызнамә төзегәндә, алдан ук бу йолдызнамә Кояш буенча гына төзелде дип кисәтеп куям. Индивидуаль йолдызнамә төзер өчен башка планеталарның да торышын исәпкә алырга кирәк. Мин аны кешенең төгәл туган көнен белмичә әйтә алмыйм. Шуңа күрә бу айның беренче яисә икенче декадасында туган теге яки бу йолдызлык вәкилен бу айда шул-шул нәрсәләр көтә диюдән ары узмыйм. Мисал өчен Сатурн планетасы Үлчәү йолдызлыгына быелның ноябрь уртасында керәчәк. Сатурн – бик көчле планета. Ул бик озак вакыт берничә йолдызлык өстендә тегендә-монда болганып йөриячәк. Ул Сарыкларга, Кәҗәмөгезләргә кагылып узачак. Моңарчы Кәҗәмөгезләр бик озак вакыт дәвамында бик яхшы яшәде. Алар хәтта борыннарын чөя башлады. Хәзер Галәм бераз аларның арт сабакларын укытып алмакчы. Сатурн Кәҗәмөгезләрнең эш урынына тискәре йогынты ясаячак. Эштә күңелсезлекләр, җитәкчелек белән ике арада аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Ә менә алдагы елларда, бигрәк тә кризис башлангач авырлыклар кичергән Арысланнар исә( Абама – Арыслан), бераз җиңел сулап куячаклар. Узган һәм быелгысы елда Сарыкларга йолдызлар әллә ни елмаймаса, киләсе елда аларның тормышлары җайланып китәчәк.

 

– Сезгә мөрәҗәгать итүчеләр белән ничек эшлисез?

 

– Кешенең ихтыяҗына карап. Кеше алдагы көндә нәрсә көткәнен беләсе килү йөзеннән генә кызыксына икән, аның гороскобын бер айга төзим. Мине күптән белүче, мин төзегән йолдызнамә буенча яшәргә тырышучылар ел буена төзетәләр. Эш бит әле фаразның ни дәрәҗәдә тәфсирле булуында. Мин өстән-өстән генә дә санап чыга алам. Бизнес белән шөгыльләнүчеләр гадәттә энәсеннән җебенә кадәр аңлатып, күрсәтеп бирүне сорый. Эшлекле гамәлләрне уңай көндә башкарсаң яхшырак бит.

 

– Йолдызларга, планеталарга карап фараз кылу багучылыкмы, әллә нинди дә булса законнарга таянып эшли торган фәнме?

 

– Әлбәттә фән. Астрологияне җитди кабул итмәүче даирәләр дә бар. Интернетка гына күз салсаң да “тузан туздырып” сүз көрәштереп ятучылар бихисап. Астрология тирәнтен өйрәнелергә хаклы һәм өйрәнелергә тиешле өлкә дип саныйм. Борынгы акыл ияләре өйрәнгән кебек. Әйтәсе дә юк, бик авыр, четрекле тема, аңа бөтен кеше алына да алмый. Гиппократ: “Кешенең йолдызнамәсен төземи торып, аның ни сәбәпле чирләгәнен белеп булмый”, – дигән. Кешенең теге җире авырта, бу җире авырта, ә менә сәбәбе нәрсәдә икәнен беркем белми. Баксаң, организмдагы берәр планета белән бәйле булган нокта “чыгымлый” икән, ул исә кайсыдыр органны зарарлый. Кемнеңдер, мәсәлән, башы авырта, ә бар сәбәп – бөерләрдә. 

 

Бер югары уку йортында астрология буенча лекцияләр укыганда шыбырдышып утыручыларга:“ Астрологиягә ышанмаучылар булса, аудиторияне бушатыгыз, барыбер тыңламаячаксыз”, – дидем. Ярты аудитория генә утырып калды. Бу фәнне бигрәк тә су йолдызлыклары яхшы кабул итә. Ул – Балыклар, Чаяннар. Чаяннар бигрәк тә астрология белән дус. Мин берничә Чаян-астрологны беләм. Менә дигән белгечләр. 

 

– Фаразлар вакытында нинди ялгышлыклар китә?

 

– Күп вакытта хата астрологта түгел, ә кешенең аңлап җиткермәвендә була. Мин символлар белән сөйлим бит. Мәсәлән, бервакыт бер эшмәкәр хатынга бик тәфсирле йолдызнамә төзедем. Ул аны каядыр куйган да, оныткан. Акча киләме, килә. Күпмедер вакыттан соң сорыйм моннан: “Ну, йолдызнамә ничек эшли?” – дип. “Эшләми”, ди бу. “Яле, бирегез әле миңа аны”, – дим. Уңай чор бара-бара да, аннан минус башлана, үзен чирләвегез бар дип кисәткәнем хәтердә бит. Акка кара белән язып та куйганмын. Шул урынга “Карагыз әле, менә бу нәрсә?” – дип төртеп күрсәтәм. Нәкъ шул көннәрдә аягын сындырп өйдә утырган булып чыкты үзе. 

 

– Гороскопта язылган язмышны үзгәртеп буламы? Ихтыяр көче дигән нәрсә бар бит әле.

 

– Миңа мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы диярлек шул сорауны бирә. Йолдызларны алдамакчы булалар(көлә). Планеталар йогынтысыннан качарга ярамый. Кызганычка каршы, барыбер качып котылып булмый. Бу нәрсәләргә карата карашны, мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. 

 


Эльза ХАММАТОВА
Татарстан яшьләре
№ 39 | 1.10.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»