|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.04.2008 Мәдәният
26 АПРЕЛЬ КӨННЕ СӘЛӘТЛЕ ЯШЬЛӘР ҺӘМ БАЛАЛАРНЫҢ БЕРЕНЧЕ КАЗАН “ҖИСЕМ” КИНОФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК«Җисем» Кинофестивале талантлы яшьләргә үз кино иҗатларын республика җәмәгатьчелегенә тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Әлеге чара сәләтле балалар һәм студентларга кино сәнгатендә беренче адымнарын ясарга ярдәм итү максаты белән оештырыла. Конкурста катнашучылар бер-берсе белән тәҗрибә уртаклаша, татар кинорежиссерлары, сценаристлар һәм артистлары белән аралаша алачаклар. Бик уңышлы дип табылган эшләр “Иң яхшы юмористик фильм», “Иң яхшы документаль фильм”, “Иң яхшы анимация фильмы”, “Иң яхшы оператор хезмәте”, “Иң яхшы актер һәм актриса” һәм башка номинацияләр буенча билгеләнә. Җиңүчеләр кыйммәтле призлар белән бүләкләнә. Фестивальдә Татарстан яшьләре төшергән барлыгы егермедән артык кыска метражлы фильм катнаша. Конкурстан тыш тагын бер немец фильмы күрсәтеләчәк. 25 яшьтән артмаган катнашучыларның хезмәтен югары дәрәҗәдәге жюри тикшерә. Алар арасында күренекле кинорежиссер Салават Юзеев, композитор Риф Гатауллин, язучы Рабит Батулла, сценарист Айсылу Хафизова һ.б. Беренче милли кинофестивальнең генераль директоры – татар кинорежиссеры Рамил Төхфәтуллин. “Җисем” фестивален оештыручылар – ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР яшьләренең “Сәләт” иҗтимагый фонды, ТР “Татарстан-синема” кино сәнгатенең үсеш фонды, ТДГПУ, Германиянең Саксония һәм тюрингиядәге «Татарлар Дойчланд» оешмасы филиалы, «Faiz SLT» студиясе. Кинофестиваль 26 апрель көнне Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетының төп бинасында узачак. Башлана - 17.00. сәгатьтә. Аккредитация мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итәргә: «Сәләт» ТРЯИФның матбугат үзәге, 8917-293-97-06 (Резеда Гиззатуллина)
--- |
Иң күп укылган
|