|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2016 Хәйрия
"Бу авыру турында бөтенләй онытып яшисем килә!”Теләче районы Шәтке авылы кызы Эльвира Борһанова турында газетабызда берничә тапкыр язган идек. Аңа ярдәм итү өчен редакция дә үз өлешен кертте. Эльвираның әле дә хәлен белешеп торалар. Ул операция кичерде, тулысынча сихәтләнеп, ире Дамир белән кызларын бергә үстерү турында хыяллана. 2015 елның октябрендә баш авыртуыннан зарлана башлаган Эльвираның тора-бара хәле китә башлый. Ә аннары тәнендә кара янган урыннар барлыкка килә. Әлбәттә, якыннары борчуга кала. Хәсрәтләнүләре юкка булмый – кан анализлары тапшыргач, Эльвирага “лейкоз” дигән диагноз куялар. “Күренмәгән табиб калмады. Мондый авыру турында ишеткәч, Эльвира бик борчылды. Әмма янәшәсендә якын кешеләре булу аны тынычландырды. Мин дә аны бик яратам. Әнә шул хисләрем белән хәлен җиңеләйтәсем килә. Хатыным минем ярдәмемне, аңа булган хисләремне тоярга тиеш”, – дип сөйләгән иде ул чакта ире Дамир. Казанның 16 нчы хастаханәсендә дәваланганнан соң, алар Санкт-Петербург табибларына юл тота. Сеңлесе Гөлнирә исә донор булырга ризалаша. Эльвирага ярдәм итү өчен “Ватаным Татарстан” газетасы татар эстрадасы җырчылары белән берлектә “Йөрәктән–йөрәккә” дигән хәйрия концерты оештырган иде. Алар әле дә Эльвираның хәлен белешеп тора. Концертка килгән тамашачылар да шалтыратып Теләче кызының язмышы белән кызыксына. Үзебез дә Эльвира һәм аның туганнары, авылдашлары белән элемтәдә торабыз.
Биш ай дәвамында Эльвираның янәшәсендә ире Дамир белән сеңлесе Гөлнирә булды. “Бик авыр көннәр кичердек. Башыма төрле уйлар килде. Бу авыруга каршы көрәшүдән арган вакытлар булды. Химия терапиясен авыр кичердем. Нык ябыктым, ашау үтмәде, чәчләрем, кашларым коелды. Көзгегә дә карамый идем. Менә шул чакта ирем булышты. Мин кияүгә чыкканда аның шундый кешелекле, ярдәмчел, сабыр икәнен белмәгән дә икәнмен. Бу авыру безне тагын да якынайтты. Мин аның үземә никадәр якын, кадерле икәнен аңладым. Ул минем нинди генә көйсез чакларымда да янәшәмдә булды. Авырганда ипләп кенә сыйпап торды. Ничек алай булдыра алгандыр?” – дип сөйли Эльвира.
Дамир Эльвираның хәлен мәхәббәт белән дә җиңеләйтермен дигән иде. Димәк, сүзендә торган. Хатынына ныклы терәк була алган. Авыруга бер җылы сүз, назлы караш та җитә! Ә сеңлесе Гөлнирә Эльвирага икенче тапкыр туарга ярдәм итте дисәк тә була. Эльвирага сеңлесенең сөяк миен күчереп утырттылар. “Сеңлемә чиксез рәхмәтлемен. Әгәр ул булмаса, нишләр идем соң мин?”– ди Эльвира.
Сөяк миен күчереп утыртканнан соң Эльвираның хәле нык авырлаша. Табиблар да бик сак булырга куша. Менә шул чакта Эльвирага бик көчле химия бирәләр. Хәле авыр була. Бернинди ризык та ашый алмый. “Ирем белән сеңлем көч бирде. Дамир һәр иртә ашарга пешереп алып килә иде. Шуны көчләп диярлек ашата. Бары тик шуннан соң гына кан күрсәткечләрем яхшырды. Яшәү теләге артты. Урамга чыга башладым. Инде хәзер тизрәк өйгә кайтасым килә. Тик әлегә көндезге бүлектә дәваланам. Атнага бер тапкыр анализ тапшырам, – ди Эльвира. – Озакламый тагын бер анализ тапшырасым бар. Әгәр бар да әйбәт була икән, өйгә кайтачакмын. Ә анда газиз балам көтә. Кызым Әлмирәне ничек сагынганымны үзем генә беләм. Бик авырган вакытларымда да уемнан китмәде. Сабыем хакына яшәргә кирәк! Үземне әнә шулай өметләндердем. Кызымны тәрбияләп торган әти-әниләремә, авылдагы сеңлем Чулпанга, апаларыма, абыйларыма рәхмәтемне җиткерәм. Авырый башлагач, иң яхшы туганнар, дуслар бездә икәненә ышандым. Хәтта бер белмәгән кешеләр дә ярдәм итеп торды. Газета аша барлык кешеләргә, Теләче районы хакимиятенә, “Ватаным Татарстан” газетасы коллективына, барлык җырчыларга чиксез рәхмәтемне белдерәм. Әлегә дәваланып беттем, яман чирне җиңдем, дип әйтә алмыйм. Биш ел дәвамында гел табибларга күренеп торасы. Аллага тапшырган инде. Һәрвакыт догада булдым. Хәзер инде бу авыру турында бөтенләй онытып яшисем килә!”
Эльвира кебек авырудан интегүчеләргә дәвалану өчен елына күп дигәндә ике мәртәбә квота бирелә. Борһановлар гаиләсе алга таба үз акчасына дәваланырга тиеш булачак. Шуңа алар исәп-хисап счетын япмый тора.
Ярдәм итәргә теләүчеләр түбәндәге счетларга акча күчерә ала:
Сбербанк картасы
Бурганова Эльвира Гильфановна
6761 9600 0378 646021
4230 7810 5622 1627 2900
Сбербанк картасы
Бурганов Дамир Нафельевич
5469 6200 1826 1014
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|