|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2016 Җәмгыять
Комбайн йөртүче "Мисс Татарстана" турында Татарстан Президенты нәрсә дип әйткән?«Шәһри Казан» газетасы язып чыккан комбайн йөртүче кыз Ләйлә Вәлиуллина турындагы язма Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка кадәр барып җиткән. Узган атнада Татарстан Хакимият йортында барган утырышта Президент комбайнчы һөнәрен популярлаштыру мәсьәләсен күтәрде. Комбайнчы һөнәре хөрмәткә лаек һәм абруйлы булырга тиеш. Бу көннәрдә без Питрәч районында булып кайттык. Техникада яшь, тупырдап торган егетләр эшли. Үсеп килүче буын өчен үрнәк түгелме бу?! Алар хөрмәткә лаеклы кешеләр, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Республиканың Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Президент фикерен дәвам итеп, бу эштә кызлар да егетләрдән аерылмый, дип Алексеевск районының “Алга” хуҗалыгында комбайн йөртүче “Татарстан гүзәле” бәйгесе финалисты Ләйлә Вәлиуллинаны мисал итеп китерде.
– Үзе “мисс” та, үзе кыр батыры да. Андый мисаллар турында һичшиксез сөйләргә кирәк! – диде республика җитәкчесе.
--- |
Иң күп укылган
|