|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2016 Мәдәният
Атаклы скульптор Эрнст Неизвестный вафатАКШта дөньякүләм билгеле скульптор Эрнст Неизвестный 92 яшендә вафат булды. Бу хакта аның якын дусты Джефф Плюмес ТАССка хәбәр иткән. "Ул бүген (Мәскәү вакыты белән сишәмбе иртән иртүк үлде", - дип хәбәр итә Плюмес. Скульптор ике көн элек, ашказаны авырый башлагач, Стони Брук сырхауханәсенә китерелгән булган. Плюмес әйтүенчә, Неизвестныйның якыннары аның кайда күмеләчәгән әле хәл итмәгән. Эрнст Неизвестный. 1925 елда Свердловскида (хәзер – Екатеринбург) туа. Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1976 елда СССРдан китә, 1977 елдан бирле АКШта яши. Никита Хрущевка куелган һәйкәл авторы буларак билгеле.
Моннан тыш ул Магаданда сәяси репрессияләр корбаннары хөрмәтенә куелган “Кайгы битлеге”, Кемеровода “Кузбасс шахтерлары истәлегенә” мемориалы, Мисырның Асуан сусаклагычындагы “Лотос чәчәге”, “ТЭФИ” телевидение конкурсы премиясе сыны авторы буларак билгеле.
Рәмис ЛАТЫЙПОВ әзерләде |
Иң күп укылган
|