|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.08.2016 Хәвеф-хәтәр
Чирмешән районында зур юл һәлакәте: 4 кеше зыян күргәнКичә Акъяр – Чирмешән юлында, Чирмешәнгә Казан ягыннан керү юлында ике машина бәрелешкән. Нәтижәдә дүрт кеше җәрәхәтләнгән. Авария көндезге сәгать уннар тирәсендә була. Чирмешән ягыннан кайтучы “ВАЗ-21114” машинасы каршы юлга чыга, аннан кабат үз юлына кайта. Каршыга килүче “Хундай – Грета” йөртүчесе аның бу “маневрларын“ аңлап бетерми, бәрелүдән качмакчы була. Ләкин машиналар бер якта “очрашалар”. Юл – транспорт һәлакәтендә дүрт кеше: ике йөртүче һәм ике пассажир төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте ала, аларны Әлмәткә - больницага озаталар, дип яза "Безнең Чирмешән".
--- |
Иң күп укылган
|