поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.09.2009 Матбугат

KИЛӘЧӘKНЕ ИНТЕРНЕТСЫЗ KҮЗАЛЛАУ МӨМKИН ТҮГЕЛ

Интернетта бүген актив татар сайтлары 150 гә якын, ә урысча һәм татар телендә эшләнгәннәре 300 ләп, диләр. Соңгы елларда татар массакүләм мәгълүмат чаралары да интернетта үз версияләрен булдыра башлады. Дөрес, алар күп түгел, унлап та җыелмый. Булганнары арасында һәрдаим яңартылганнары сирәк. Урыс телле газета-журналларның барысының да интернетта үз сайтлары бар, бу хәбәрләр таратыр, беренчел булып яңалыклар, эксклюзив материалларны элү өчен иң кулай ысул. Гадәттә, газета типографиядән чыкканчы хәбәр инде сайтка урнаштырыла. “Интертат.ру” интернет-газетасы мөхәррире Әлфия Туфан кызы МИҢНУЛЛИНА белән басманың хәлләре, татар интернетының үсеше, аның мөмкинлекләре турында әңгәмә кордык.

– Әлфия ханым, “Интертат” моңа кадәр дә эшләде, аннары ябылды. Моны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы белән көндәшлеккә чыдый алмый, “Интертат”ны тоту өстәмә зур чыгым таләп итә дип аңлаттылар. Яңадан эшли башлавыгызга нәрсә сәбәпче булды?

 

– “Татар-информ”ның максаты – тиз мәгълүмат тарату, ә безгә интернет-газета рәвешендә булу бурычы куелды. Коллектив кечкенә. 8 корреспондент һәм сайтның техник өлешен тәэмин итүче берничә кеше бар. Хәбәрчеләребез, спорт темасын яктыртучы Радик Сабировтан кала, барысы да кызлар. Тормышта нинди күренеш, вакыйга бар, кулыбыздан килгәнчә язарга тырашабыз.

 

“Интертат” татарча ачыла, мәкаләләр, төп текст татарча языла, аны шулай ук латин графикасында укып була. Текст латин хәрефләренә автомат рәвештә күчерелә, махсус программасы бар. Ләкин ул безне канәгатьләндерерлек эшләми, чөнки компьютер программасы камил түгел, телнең барлык нечкәлекләрен тотып бирә алмый. Сайтның урысча һәм инглизчә версиясе дә эшли, татарча текстларны тәрҗемә итүче ике белгечебез бар. Җайлы икән, кайбер хәбәрчеләр текстларын үзләре тәрҗемә итә, яза. Шимбә һәм якшәмбедән кала сайт һәр көнне яңартыла. Яңалыклар сәхифәсендә хәбәрләр көн дәвамында эленә. 5-6 җөмлә белән генә языла. Көненә 5-6 мәкалә урнаштырыла, кайчак күбрәк тә була.

 

Күптән түгел яңа рубрикалар барлыкка килде – “Туташ көндәлеге”, “Дин вә мәгыйшәт”, егетләр һәм машина йөртүче туташ-ханымнарга автомобиль сәхифәләре эшли башлады. Ел ахырына сайтны яңартырга җыенабыз, бу тышлык бизәлешенә кагылмаячак. Бүген “Интертат”ның үзебез дә, укучылар өчен дә уңайсызлыклар тудырган өлешләре бар, шул программаны камилләштереп бетерәсе иде. Моны башкарып чыккач, аның беренче битен генә түгел, ә сайтны аркылыга-буйга актарып утыручылар саны артыр дип өметләнәбез.

 

– Ә бүген сезнең ничә укучыгыз бар? Язмаларыгызны башлыча кемнәр укый?

 

– Күбесенчә татарлар укый. Алар төрле яшьтә, төрле илләрдә яшиләр. Һәрберсе үзенә кызыклы мәгълүмат таба алсын өчен бар көчебезне куеп эшләргә тырышабыз. Статистика буенча, “Интертат”ка көненә 300 ләп кулланучы керә. Аларның бер өлеше Татарстан укучылары, икенчесе чит илләрдән. Төп укучылар – татар диаспорасы көчле булган Төркия, Германия, Финляндиядән. Бер-ике кеше Бразилиядән дә керә. Израильдән ачып караучылар бар. Урта Азиядә милләттәшләребез күп яши, алар безнең хәбәрләрне укый.

 

Һәрбер мәкалә астында кеше үз фикерен язып калдыра ала. Укучылар белән электрон хатлар алышабыз, кемдер тәнкыйтьли, башкасы мактый, тәкъдим итә. Шуңа күрә аралашу тизрәк һәм уңайлы булсын өчен интерактив рубрика булдырдык, ул үзенә күрә укучыларга үз фикерләрен белдерү мәйданчыгы.

 

– “Интертат”ның финанс мәсьәләсе ничегрәк хәл ителә? Реклама бирүчеләр бармы? “Интертат” реклама хисабына үз-үзен яшәтә алырмы? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

 

– Без “Татмедиа”ның бер филиалы буларак эшлибез, финанслау аның аша бара. Реклама хисабына яшәүгә кадәр җитү-җитмәүнең төрле объектив һәм субъектив сәбәпләре бар. Татар матбугаты реклама хисабына яшәргә тели икән, берникадәр җитди темаларга язудан туктарга яисә алар бик кечкенә күләмдә булырга тиеш. Аннары татар басмаларына реклама бирүчеләрне табу авыр. Татар телле даирә ел саен кечерәя бара, интернетта татарча кулланучылар тагын да азрак. Акыллы эшкуар рекламадан керем булуын тели икән, аны татарчага түгел, ә урыс телле интернет ресурска бирәчәк, чөнки аңардан эффект башкача булачак. Татарча реклама урнаштыру үз-үзен акламый, юкка акча түгү килеп чыга. Шуңа күрә интернеттагы татар газетасы якын киләчәктә реклама хисабына яши алмаячак.

 

Безне урыс проектлары белән чагыштырырга ярамый, аларның укучы даирәсе киң. Интернетта утыручы татар яшьләре дә урысчасына өстенлек бирә. Интернетта татарлар кечкенә сегмент. Милли матбугатка дәүләт ярдәменнән башка яшәве авыр булган кебек, интернеттагы татар ресурсларына үз урынын табу, аудиториясен киңәйтү бер дә җиңел түгел.

 

– “Интертат” күләмле мәкаләләр бастыра. Ләкин соңгы елларда газета-журналлар да кыска язмаларга өстенлек бирә башлады. Тормыш мобильләште, укучының вакыты тыгыз, зур күләмле мәкаләләр укып утырырга мөмкинлеге юк. Интернетта утыручы бигрәк тә тиз укырга ярата. Сезнеңчә, “Интертат”та зур мәкаләләр элү отышлымы?

 

– Бездә урнашкан материалларны зур дип санамыйм. Интернетта тәгаенләнгән бер күләм бар, мәкалә 3 мең символдан артмаска тиеш. Интернет укучы өчен җайлы күләм, экраннан арымыйча укып бетерә ала. Гадәттә, безнең текстлар бу чиктән артмый.

 

Интервьюларга килгәндә, аны узып барышлый кергән кеше укымый, махсус эзләп табучылар бар. Экраннан укырга кыен икән, принтердан чыгарып, материал белән танышучылар да байтак. Шуңа да артык кыска мәкаләләрне генә элү дөрес түгел, укучыны анализ да, тирән итеп материалны өйрәнгән мәкаләләр дә кызыксындыра. Без интернет-газета икән, кызыклы мәгълүматны төрле яктан ачып, чәйнәп дигәндәй укучыга җиткерергә тиеш. Телеграмма формасында мәгълүмат тарату агентлыклар эше, ә бездәге материаллар җанына рухи азык эзләүчеләр өчен әзерләнә.

 

– Сезнең өчен нинди интернет-газета үрнәк?

 

– Урыс интернетында “Майл.ру” проекты ошый. Әгәр кулымнан килә торган булса, “Интертат”ны аның кебек эшләр идем. Үзенең почтасы, танышу урыны, яңалыклар алу мөмкинлеге тудырылса, шул ук вакытта ниндидер аналитик материаллар да урнаштырылса, бу татнетның йөзек кашыдай сайты, порталы булыр иде. Мондый формат кулланучыга кызыклы да, уңайлы да.

 

– Ә моңа нәрсә комачаулый? Акча юкмы, әллә башкарыр өчен белгечләр, кадрлар табу проблемасы киртә булып торамы? Бу турыда кемгәдер мөрәҗәгать иткәнегез бармы?

 

– Моны инде ничә еллар дәвамында әйтеп киләм, сөйлим. Әллә аңларга теләмиләр, әллә башка сәбәп, ләкин моңа тотынган кеше юк. Күрәсең, аңлатып җиткерә алмыймдыр, шуңа да мондый проектның кирәклеген, аңа ихтыяҗ барлыгын тоймыйлар. Аннары, бәлки, безнең җәмгыять моңа әзер түгелдер дип уйлыйм.

 

 – Әлфия ханым, Сез үзенчәлекле гаиләдә туган кеше. Әтиегез Туфан абый Миңнуллин да, әнигез Нәҗибә апа Ихсанова да билгеле шәхесләр. Сез – интернет кешесе, әтиегез басма газеталар, китаплар яклы. Туфан абый белән интернетның үсеше турында сөйләшкәнегез, бәхәсләшкәнегез бармы?

 

– Әлбәттә, сөйләшәбез. Ләкин әтинең моңа үз карашы бар. Ул интернет технологиясен аңламый һәм кабул итеп тә бетерми. Бу аңлашыла да, өлкән буын кешесенә интернет ят нәрсә. Тик ул да, мин дә киләчәкне интернеттан башка күзаллау мөмкин түгел икәнен аңлыйбыз, аны үстерергә кирәк дигән фикердә торабыз. “Интертат”ны үзе компьютердан ачып карамый, кызыклы материалларны принтердан бастырып укытам. Тукайга багышланган сайт эшли башлагач, анысын ешрак карарга тырыша.

 

– Татар телендә аз тиражлы, ләкин бай эчтәлекле калын газеталар бар. Аларны чыгару өстендә зур коллектив эшли, ә тиражы кечкенә. Укучылар даирәсе тар, башлыча аны татар зыялылары укый, китапханәләргә яздыралар. Хезмәт хакыннан тыш типография, почта зур чыгымнар таләп итә. Ничек уйлыйсыз, шундый берәр басманы интернет газета итеп үзгәртү отышлырак булмас иде микән? Беренчедән, редакциянең чыгымнары кими, икенчедән, дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәүче татар оператив рәвештә һәм бушлай күпме мәгълүмат ала, өченчедән, архивка кереп элекке саннарны карап була, дүртенчедән, басманың аудиториясе зурая, бишенчедән, татнет җитдиләнә, алтынчыдан, татар зыялылары, әдипләре, ниһаять, интернетны үзләштерәчәк...

 

– Газетаның басма вариантын бетереп, аны бары тик интернетта гына калдыруны һич дөрес әйбер дип санамыйм. Әдәбият, мәдәният турында язучы басманың абунәчесе интернетка сирәк керә, “Интертат” барлыгын, бәлки, ишетмәгәндер дә, аның белән куллана да белми. Татар халкы басма газета-журналлардан баш тарта икән, бу турыдан-туры милләтнең бетүенә илтәчәк. Газетаны электрон вариантта түгел, ә типографиянең буяу исен иснәп укучылар байтак. Иманым камил, әле 30-40 елдан соң да кәгазьдәге вариантын укучы булачак, компьютер, интернет басма газеталарны алмаштыра алмаячак.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 13 | 25.09.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»