поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.08.2016 Экология

Казансудагы афәтнең сәбәпләре ачыкланды (ФОТО, ВИДЕО)

“Казансу елгасында балык һәм үрдәкләрнең күпләп үлеменә республикабызда урнашкан аномаль эсселек аркасында суүсемнәре тараткан токсиннар төп сәбәпче”, - дип чыгыш ясады “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында булган пресс-конференциядә Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Фаяз Шакиров.

Узган җомгада РТ Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Казансу елгасында балык һәм үрдәкләрнең үлеме турында хәбәр иткәннәр иде. Белгечләр тарафыннан һәлакәт урынында тикшерү оештырылды.
 
Казансуда афәткә китергән төп сәбәт – кислород җитмәүдер, дип фаразланган иде. Экспресс-анализ күрсәткәнчә, суда кислород кирәгенчә. Суның химик анализы бүген билгеле булган. Анализда сульфатның артык күп булуы күрсәтелә. Татарстан экологлары фикеренчә, бу сәбәп тә балык һәм үрдәкләр үлеменә китерергә тиеш түгел.
 
 
Казансу елгасы территориясен тулаем тикшерү максатында оператив төркем оештырылды. Узган ялларда экологлар тарафыннан җентекле тикшеренү алып барылды.
 
“Безнең фикер – суүсемнәре черү аркасында бүленеп чыгучы токсин. Алар барлык тереклекне һәлакәткә китерә. Әлегә тикшеренүләр дәвам итә”, – дип ассызыклады министр урынбасары. Төгәл нәтиҗәләр ике атнадан соң билгеле булачак.
 
 
Зыян күләме әлегә исәпләнмәгән. Һәлакәт урыныннан 90 балык һәм 8 үрдәк үләксәсе җыеп алынган.
 
Шулай ук бүген республиканың башка сулыкларында – Победилово авылы, Спасс, Яшел Үзән районнары территориясен юучы сулыкларда да моңа охшаш һәлакәт урыннары билгеле булды. “Эсселек нормага кайткач, сулыклар да иркен “сулыш алыр”, – дип сүзен йомгаклады Фаяз Шакиров.


---
Интертат.ру
№ --- | 08.08.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»