поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.08.2016 Шоу-бизнес

Рамил Габитов: «Мөслим Магомаев тавышы диләр» (ФОТО)

Интернет челтәрендә Лениногорск егете, яшь җырчы Рамил Габитовның яңа клибы дөнья күрде. Комментарийларда тавышын Мөслим Магомаев белән чагыштыргач, берникадәр кызыксыну да уянып китте. Иҗаты белән якыннан танышу өчен Рамилнең үзе белән дә таныштык.

— Рамил, ни өчен клип нәкъ менә «Кемгә?» җырына төшерелде һәм, гомумән, җыр кемгә юлланган?

— Кагыйдә буенча, клиплар яңа иҗат ителгән җырларга төшерелә. Дөрес, кемнәрдер ретро җырларга клип ясата, кемдер танылган артистларның популяр җырларын башкара. Минем репертуарымда авторлык җырларым артык күп түгел. Үзем иҗат иткән җырга без инде ком анимациясе рәвешендә клип төшердек, шуңа сайлау “Кемгә?”  җырына төште. Шулай без 1 августта иртәнге дүрттә клип төшерергә чыгып киттек. Кая төшерәсен алдан ук сайлап куйган идек. Кеше йөрми торган урыннарга бардык: ротонда, шәһәр өстендәге тау, нефть чыгару җайланмалары.  Әйтергә кирәк, соңгысы күп кешедә икеләнү уятты. Кайберәүләр өчен Татарстан гарәп илләре белән ассоциацияләнә: нефть чыгару, Ислам мәдәнияте һ.б.  Башка төбәкләргә без ияләшкән күренешләр экзотика булып тоела. Шуңа максат – клипны киң аудитория өчен эшләү, бу адымны бәяләүчеләр фикерен ишетү.

— Җыр тексты авторы, аңлавымча, син үзең? Тагын кемнәр бу җыр өстендә эшләде?
— Әйе, текст минеке. 5-6 ел элек язылды. Бервакыт шәхси архивта актарынып утырганда юлыктым. Рэп стилендәге минусның кушымтасына  оригиналь  көй яздым да җырны яздырдым. Бар эшне дә үзем башкарып чыктым.

— Бу синең беренче клипмы?
— Бу инде икенче клип. Әйткәнемчә, беренчесе  рус телендә башкарылган «Я хочу с тобою быть» җырына ясалды. Дөрес, ком анимациясе  стилендә төшерелгәч, бәлки, аны тулы мәгънәсендә клип та дип атап булмыйдыр, ләкин, мультфильм формасында да видеолар ясыйлар бит.

— Клип аклы-каралы төстә һәм күбрәк символлардан төзелгән. Ни өчен шундый вариант сайладың?
— Клип башыннан ук видеооператор тарафыннан аклы-каралы вариантта төшерергә ниятләнде. Без башыннан ук шундый төсләрдә съемканы алып бардык. Бәлки, ул моңа аерым мәгънә керткәндер. Шулай ук техник яктан да бу уңайлы адым. Без видеоны текст сүзләренә туры китереп төшерүне максат итеп куймадык. Ул хәтта җырдан аерылган дияргә була. Символлар артык күп димәс идем, һәркем үзенчә кабул итә, үзенчә тоя.
 
Татар телен аңламаган күпчелек кешегә трек ошады, ләкин мәгънәсенә төшенеп бетә алмыйлар. Бу инглиз җырлары белән кебек: тыңлавын тыңлыйбыз, ә сүзләрен аңлап бетермибез. Мин һәрвакыт татар җырларын гадәти рамкалардан чыгарып, башка телләрдә аралашучыларның да татар музыкасы белән кызыксынуын теләдем. Кәефне тою өчен  сүзләр кирәкми. Музыка бит универсаль аралашу чарасы.
 
— Рамил, чагыштырмача син сәхнәгә соң кереп киттең. Каян кызыксыну уянды? Бәләкәй чакта сәхнәгә тартылдыңмы?
— Дөрес, сәхнәдә әле мин күптән түгел. Барысы да очраклы килеп чыкты. Соңгы акчаларны «Я хочу с тобою быть» җырын яздыру һәм аранжировкасы өчен тотып бетердем. Бу  җырны интернетта Лениногорск шәһәре мәдәният сараеның вокал буенча укытучысы  Ильсөяр Федюкевич тыңлаган. Ул, тавышны ошатып, минем белән эшли башлады.
 
Моңа кадәр өйдә үзем өчен җырлый идем. Кайбер җырларны үзешчән яздырып интернетка чыгара бардым. Өйдәгеләрне исә үземнең академик тавышка охшаган җырлавым белән “куркытмаска” тырыштым. Җырлавыма шәхсән тәнкыйть белән карыйм. Җыр өлкәсендә белемле кеше читтән тыңлап карап, бәясен әйтүен теләдем. Тиешле вакытта бу булды да. Һәр вакыйганың үз вакыты.
 
— Ә шигырьләрне кайчаннан язасың? Илһам каян килә?
— Шигърият минем өчен аерым тема. Җыр текстларын бер-бер артлы чыгарып торырга була, ә шигърият ул үзгә. 9 сыйныфта яза башладыммы икән. Бик еш каләм тибрәтергә туры килми. Заманында яза идем, Петербургта аз тираж белән булса да минем рус телендәге шигырьләр җыелмасы чыкты. Татарча артык язып булмый. Берничә җыр бар, тик аларны халыкка чыгару өчен көч һәм финанслар кирәк. Илһамны яхшы авторлар әсәрләреннән алам яисә эчтәлекле фильм караудан. Кайбер вакытта яза башлагач илһам килә.

— Шигырьләр язган егет романтик буладыр. Син үзеңне шундыйга саныйсыңмы?
— Күрәсең, романтик. Күңелдә — төгәл, ә тыштан, башкалар фикере буенча, романтик булу чагылмый. Мине якынрак белү кирәк моның өчен. 

— Яңарак кына сәхнәгә аяк бассаң да, инде үзеңнең сольный концертыңны куярга өлгердең. Моңа күп көч таләп ителә. Каян бу идея туды? Нинди авырлыклар булды оештырганда?
— Бер-ике җыр белән  генә үзеңне күрсәтү, иҗатыңны ачу мөмкин түгел. Чыгышларда  бары берничә җыр гына башкарыла. Дулкынлану да үтәргә җитешми. Банкетларда күбрәк җырлана, монда үзеңне әз булса да күрсәтергә җитешәсең. Ә тулы концертта җырчы һәръяклап ачыла. Шундый уйлар белән үземнең тамашаны куярга карар иттем. Бу идея белән мәдәният сарае директоры Флера Заһит кызы Тухватова янына бардым. Ул шунда ук ризалашты һәм без датаны сайладык. Аннары  репертуар сайлау, программа төзү эшләре, репетицияләр башланды.
 
Тора-бара шикләнү дә, концертны күчерү теләге дә барлыкка килде. Әлбәттә, бу тәлапчәнлек, тәнкыйтъ күзлегеннән карау. Барысын да башкарып чыккач, эшнең ләззәтен тоясың. Бу зур тәҗрибә булды. Тамашачыларга да ошады. Минем өчен иң мөһиме – талант, иҗат белән уртаклашу. Җырлауны Ходайдан бирелгән сәләт белән уртаклашу дип исәплим. Бу үзенә күрә хезмәт итү. Икенчедән, әти-әнине куандыру. Балалары нинди дә булса уңышка ирешә икән — алар өчен иң сөенечлесе.

— Халык, якташлар булгач, Лениногорскидагы концертны яхшы кабул иткәндер. Бу программаны башка шәһәрләрдә тәкъдим итү теләге бармы? Гастрольләргә чыгарга батырчылык итәр идеңме?
— Рәхәтләнеп чыгыш ясар идем, тик тамашачыны җыю авыр хәзер. Танылган артистларга да бик йөрмиләр.  Минем бу турыда иллюзияләр юк. Талантлы кешеләр күп, әмма реаль күзлектән караганда, гастрольләр турында уйларга иртәрәк

— Син җырлаудан кала, күп кенә чараларны да алып барасың. Бу өлкәгә каян кереп киттең? Алып бару күбрәк ошыймы яисә җырлаумы?
— Бу сорауга төгәл җавапны үзем дә белмим. Икесе дә якын. Алып бару да уңышлы килеп чыга, ләкин җырлау күбрәк ошый. Бу ике төрле категория, чагыштырырга теләмәс идем. Ике өлкәдә дә рәхәтләнеп эшлим.

— Яшь артистларга күтәрелеп китү өчен продюссер, бай спонсорлар кирәк дип исәпләнә. Сиңа ярдәм итүче бармы? Белүемчә, максатта — чит төбәкләрдә дә популярлашу, дәрәҗәле профессионал җырчы булу.
— Талантны күтәрергә  кирәклеге билгеле. Минем продюссерларым да, бай спонсорларым да юк. Шуңа ярдәмгә интернет килә. Миңа профессионализмны арттырырга кирәк. Бәлки, ярдәм итәр кешеләр әлегә миңа игътибар итмәгәндер. Вакыты җиткәч барысы да җайланыр дигән фикердә.
 
— Әлегә музыкаль белемең юк синең. Алга таба бу юнәлештә укыйсың киләме? Яисә җырчы булу белемнән генә тормый, иң мөһиме — талант дип уйлыйсыңмы?
— Минем өчен профессиональ җырчы – музыкаль белеме булган артист. Минем музыкаль белемем юк. Бу өлкәдә уку теләге дә әлегә бар димим. Билгеле, белем күпъяклап ярдәм итәр иде, ләкин, әйткәнемчә, кызыксынуым юк. Минем күзәтү буенча, музыкаль белеме булмаган үзешчән җырчылар күбрәк җанын биреп җырлый. Профессиональ җырчылар  тиешле җырларга мөмкиннәр, ләкин кайбер очракта алай ук хисле килеп чыкмый. Дөрес, әлеге сүзләр һәркем турында түгел.
 
— Кайсыбер яшь җырчылар танылган артистларга охшатып үз стилен булдыра. Син нинди образ сайладың?
— Хәзер мине күпчелек Мөслим Магомаев белән чагыштыра. Әкренләп бу чагыштырудан китәсем килә, шуңа башка җанрларда да сынап карыйм үземне. Башка тембр белән җырлар башкарам. Шул ук рэп стилендә, мәсәлән. Рок-төркемдә җырлый башладым. Монда үзеңне яңа җанрда  да сынап карарга  һәм авторлык җырларын да күбрәк башкарырга була.

— Репертуарыңдагы җырларны нинди принцип белән сайлыйсың? Син рус җырларына да өстенлек бирәсең.
— Миңа ошаган, популяр җырларны сайларга тырышам. Лирик композицияләр сирәк була. Хәзер миндә күбрәк ретро җырлар. Аларны шулай ук яшьләр дә яратып тыңлый. Репертуарда рус җырлары күп, ләкин өстенлек зур түгел. Мин сәхнәдә беренче җырны гомумән инглиз телендә башкардым.

— Клипны инде чыгардың, альбом яздыру планнарда бармы?
— Альбом  яздыру яхшы булыр иде. Җырлар бар, тагын туплана, ләкин кабаттан барлык сораулар финанслауга килеп терәлә.
 
 
Фотолар Рамил Габитовның шәхси архивыннан.

Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 08.08.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»