поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.08.2016 Мәдәният

Мондый китапханә кайда бар икән тагын?

“Бердәмлек”тә Оренбург шәһәрендә булуыбыз һәм анда “Вакыт” татар газетасының 110 еллыгында, шушы басманың дәвамчысы булган “Яңа вакыт”ның 25 еллык юбилеенда катнашуыбыз турында язган идек инде. Ә бәйрәм чаралары Хөсәен Ямашев исемендәге татар милли китапханәсендә башланып киткән иде. Әйе, ялгыш ишетмәдегез, Оренбургта, Россия күләмендә мөгаен бердәнбердер, татар милли китапханәсе эшләп килә. Аңа да быел 110 ел тула. Шушы дәвердә ул бер генә көнгә дә ябылмаган, нинди генә кыенлыклар, гарасатлар булса да, бертуктаусыз эшләп торган, бүген дә укучыларына хезмәт итә.

Безне, (ә бәйрәмгә Самараның “Бердәмлек” газетасы журналистларыннан тыш Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмати-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, Ульян өлкәсе татарларының “Өмет” газетасы мөхәррире Исхак Хәлимов, Татарстанның Яр Чаллы шәһәреннән  популяр язучы, күп романнар авторы Зифа Кадыйрова килгән иде) милли китапханәнең тарихы белән аның җитәкчеләре Светлана ханым Әхмәтҗанова һәм Вәсилә ханым Шәрәфетдинова таныштырдылар.
 
1906 елда татар зыялылары тырышлыгы белән ачылган бу китапханә кыска вакыт эчендә Оренбург  төбәге татарларының мәдәният һәм сәнгать үзәгенә әверелә. Аны аякка бастыруда, китаплар туплауда шул заманның танылган җәмәгать эшлеклеләре Риза Фәхретдинов, агалы-энеле Хөсәеновлар, Рәмиевлар,  Фатыйх Кәрими һәм башкалар өлеш кертәләр. 1910 елгы мәгълүматлар буенча, китапханәдә ул чакта 1510 китап булып, укучылар саны 9700 кешегә җиткән. 1914 елдан башлап китапханә зур җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Гаспралы (Гаспринский) исеме белән аталып йөртелә.
 
Ә инде хакимияткә Советлар килгәч, китапханә күбрәк сәяси-агарту эшләре белән шөгыльләнә. 1918 елда анда күренекле татар язучысы Шәриф Камал эшли башлый һәм китапханәне яңа китаплар белән тәэмин итүгә күп көч куя. Аның эшчәнлеге турында кызы Зәйнәп Байгильдиева үзенең истәлекләрендә язып калдырган.
 
1928 елдан китапханә танылган җәмәгать эшлеклесе Хөсәен Ямашев исемен йөртә башлый. Бу афәтле чорларда татар мәдәнияте, шул исәптән татар китабы да күп кыенлыклар кичерә. Ике тапкыр алфавит үзгәртелеп, гарәп, латин хәрефләре белән басылган күп китаплар кулланудан алына, озак еллар буе кабат басылмый тора.
 
Үткән гасырның туксанынчы елларында, бөтен ил күләмендә татар милли хәрәкәте җанлана башлагач, Оренбург татар милли китапханәсенә күбрәк ярдәм күрсәтелә башлый. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты 2006 елда, китапханәнең 100 еллыгы уңаеннан, аңа  1000нән артык татар китаплары бүләк итә. Аннан соң да бу эш тукталмый, хәзерге көнгә кадәр дәвам итә. Моннан тыш китапханәгә милләтпәрвәрләребез дә үзләренең шәхси китапларын китерәләр. Шундыйлар арасыннан китапханәчеләр бигрәк тә Фәүзия ханым Сәлимҗанованың, Фәрит ага Каюмовның, Мансур ага Сәгъдиевның исемнәрен рәхмәт белән искә алдылар.
 
Соңгы елларда өлкә бюджетыннан ярдәм аз күләмдә күрсәтелүгә дә карамастан, китапханә фонды кимеми, арта гына бара.
 
- Бүген безнең китапханәдә 50 меңнән артык китап исәпләнә, шуларның 20 меңнән күбрәге - татар, 3 меңе башкорт телендә, - дип сөйләде Хөсәен Ямашев исемендәге татар милли китапханәсе мөдире Светлана Хәлил кызы Әхмәтҗанова. - Без Россиядә рус һәм татар телләрендә нәшер ителүче 49 төрле газета - журналлар яздырып алабыз. Шулар арасында Самараның “Бердәмлек” өлкә татар газетасы да бар. Китапханәдә ел саен 9 меңнән артык укучы теркәлә, 180 мең данә чамасы китап укыла.
 
Без китапханәчеләр белән бергәләп китап киштәләре буйлап сокланып та, горурланып та озак йөрдек. Менә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның үлемсез шигырьләре басылган дистәләгән китаплар. Араларында элеккеге елларда дөнья күргәннәре дә, әле күптән түгел генә нәшрияттән чыкканнары да бар.
 
- Быел, Тукайның 130 еллык юбилеен билгеләп үткәндә, аның китаплары укучылар арасында тагын да популярлана төште,  - дип сөйли китапханәчеләр.
 
Җирле шагыйрьләрнең берсе Закир Рәмиевнең (Дәрдмәннең) шигырь җыентыклары белән дә горурланалар биредә. Шәриф Камалның китаплары да китапханәдә зур байлык буларак саклана. 
 
Алдарак әйтеп үтелгәнчә,  бу күренекле язучы 1918 елда китапханәнең беренче мөдире дә булган бит әле. Ә аннан соң ул Түбән Чебенке авылында “Дала утлары” дип аталган беренче авыл хуҗалыгы коммунасын төзүдә актив катнашкан һәм 1920 – 1922 елларда аның җитәкчесе булган.
 
Нәкъ менә шушы авылда яшәгән һәм эшләгән Шәриф Камал олы һәм урта буын укучылар яратып укый торган “Матур туганда” романын язган да инде. Ул әле бүген дә китапханә укучылары арасында популяр китапларның берсе булып санала икән.
 
Ә инде оренбурглыларның каһарман якташы, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигырь китаплары, аеруча аның атаклы “Моабит дәфтәрләре”, быел үткәрелгән 110 еллык юбилее уңаеннан укучылар арасында иң күп укылганнардандыр, мөгаен. Әле Шәриф Камал китапханә мөдире булып эшләгән елларда Муса Җәлилнең иң актив китап укучыларының берсе булуын да биредә онытмыйлар. Мәктәптән кайтып барышлый ук һәрвакыт китапханәгә кереп, яңа китаплар белән таныша, Шәриф Камал белән шулар турында сөйләшә, гапләшә булган. Бу турыда китапханәдә истәлекләр дә бар.
 
Өч төбәкнең - Татарстанның, Самара һәм Ульян өлкәләренең якташы булып саналган (беренчесендә туган һәм балачак елларын үткәргән, икенче һәм өченчесендә яшәгән һәм иҗат иткән) күренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның да бу китапханәдә берничә китабы булуы безнең өчен аеруча бер куаныч иде. 
 
Китапханә укучылары белән  очрашуда без егерме алты елдан артык Ульян һәм Самара өлкәләрендә татар телендә нәшер ителүче “Өмет” һәм “Бердәмлек” газеталары турында сөйләдек, Гөлназ Шәйхи үзенең әле яңа гына табадан төшкән мөхтәрәм татарларыбыз турындагы җыентыгын, ә мин өлкә губернаторы Николай Меркушкин биргән грант акчасына нәшер ителгән “Гакыйль Сәгыйров үзе турында һәм барысы да аның турында” китабын бүләк иттек. Татарстанның Яр Чаллы шәһәреннән килгән популяр язучы Зифа Кадыйрова да китапханәгә бүләккә үзенең һәм башка язучыларның яңа китапларын алып килгән иде.
 
Укучылар белән безнең арада бик тә файдалы да, кызыклы да сөйләшү булды. Без бертавыштан Оренбургта мондый милли китапханә булуына, аның гасырдан артык вакыт сакланып килүенә горурлануыбызны белдердек. Мондый китапханә бүгенге көндә Россиянең бер генә төбәгендә дә юктыр, мөгаен. Башка урыннарда да бу тәҗрибәдән файдалансалар, милли китапханәләр булдырсалар начар булмас иде. Татар мәктәпләрен саклап калсак, милли китапханәләребезне ачсак, газеталарыбыз даими чыгып торса, татар китабын укучыга җиткерә алсак, туган телебез дә яшәячәк, Аллаһы теләсә.
 
Менә шундый гаҗәеп матур хисләр кичерергә насыйп булды 110 еллык тарихы булган Хөсәен Ямашев исемендәге милли татар китапханә укучылары белән очрашу вакытында. Ә хәзер инде китапханә хезмәткәрләре октябрьдә уздырылачак зур юбилейга әзерләнәләр. Аларга шушы изге һәм игелекле эшләрендә зур уңышлар телисе килә.
 
Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре:
 
Оренбургның Хөсәен Ямашев исемендәге татар милли китапханәсе җитәкчеләре (сулдан уңга) Светлана ӘХМӘТҖАНОВА һәм Вәсилә ШӘРӘФЕТДИНОВА.
 
Китапханәдә очрашу вакытында.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ --- | 08.08.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»