|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.08.2016 Могҗиза
Пенсионер суга батып үлгән баланы терелткәнБашкортстанның Чишмә районындагы бер авылда малайның суга батуын хәбәр итәргә йөгергән балалар урамда әлеге пенсионерны очрата. Уйлап та тормастан ханым ике метр биеклектән суга сикерә һәм су төбеннән малайны алып чыга. Малай бу вакытта инде тын алудан туктаган була һәм зәңгәрләнә. Шулай да батыр пенсионер аның йөрәгенә массаж ясап һәм ясалма сулыш алдырып, аның тормышын саклап кала. Килеп җиткән табиблар малайның клиник үлем кичерүен әйтә. Хәзерге вакытта ул хастаханәдә, сәламәтлеге яхшырган.
--- |
Иң күп укылган
|