|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2009 Шоу-бизнес
ҖЫРЛЫЙ БЕЛМӘҮ ГАЕП ТҮГЕЛ
Мәдәният һәм сәнгать университетының ишеген ачып кергәндә үк, сөрлегеп китеп, “йолдызлар” күрергә насыйп булды. Әһә, минәйтәм, язманың беренче абзацы әзер. Хәер, күрәсе йолдызлар күп әле бүген. Ни дисәң дә, кастинг карарга киләм бит. Узган еллардагы “Йолдызлар фабрикасы” быел “Кастинг” булып кына калган. “Татар җыры” кысаларында концерт булмаячак, шулай да җиңүчеләргә җырлар яздыру, клип төшерү, “Барс-Медиа” белән килешү төзү мөмкинлеге биреләчәк, ди.
Катнашучылар тутырган анкета сорауларындагы “пародировать итү” сүзенә “пародия ясый-ясый”, афишада язылган “юмор һәм җыр осталыгы өлкәсендә үзен сынарга теләүчеләрнең” юмор һәм җыр өлкәсендә осталыгын сынарга дип концерт залына үттек. Узган ел төнгә кадәр барды, дигәннәр иде бу юлы халык ул кадәр күп күренми. Жюрида – Татарстан һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин, “Барс-Медиа” продюсерлык үзәге директоры Радик Артемьев, “Татар радиосы” директоры Алмаз Миргаязов, “Юмор-шоу” проектының җитәкчесе Фәрит Галиев һәм җырчы, алып баручы Айрат Ильясов. Алар әйтүенчә, нәтиҗәләр 1-2 атнадан билгеле булачак. Кастинг дәвамында яздырып барылган видеотасманы да әле кабат-кабат караячаклар. Кастингтан үткән бәхетлеләрен “Барс-медиа” хезмәткәрләре шалтыратып котларга җыена икән.
Кастинг кызу темпларда барды. Сәхнәгә чыгып ике юл җырлап керүчеләрне чын йөрәгем белән кызгандым. Киенгән-ясанган, әзерләнгән, төннәр буе борчылып чыккан булачак йолдыз: “Булды, рәхмәт”,-диюгә ниләр кичерә икән? “Аңлашылды” дип әллә ошатып әйтүе жюриның, әллә “барыбер булмый синнән”,-дип куып төшерүе. Шулай итеп кайберәүләр әзерләп килергә кушылган бер эстрада җыры, бер халык җырының яртысын да башкара алмыйча сәхнәдән төшеп китте.
Дөресен генә әйткәндә, үземне җырлый белмим, дип уйлый идем. Кастинг карап утыра торгач, миннән дә “авыррак хәлле”ләр бар икәнен ачыкладым. “Мин дә катнаштым”,-дип әйтер өчен генә килүчеләрдер инде бу...
Сәерләр дә җитәрлек. А-капеллага җырланасы халык җырының “нотасын тотар” өчен сәхнәдә телефон кабызып, көен тыңлап алган кызлар дуэтына тамашачылар дәррәү кул чапты. Шәрә ботларын күрсәтеп “Туган тел”не башкаручы кыз, жюридагы Венера Ганиева рәвешен китерергә тырышучы икенче берсе, Салаватка охшарга тырышучы өченчесе... – сәер дими ни дисең! Һинд киеменнән килгән кыз биюе белән, җыр башланганчы ярты минут буе көй тыңлап торучы икенчесе аранжировка белән, кайсыдыр затлы кием, кайсыдыр фигура күрсәтеп, кайсыдыр көләч елмаю, кайсыдыр җанатарлар алкышлавы белән алдырмакчы. “Алмагачлары” дип сузып җибәргән чеп-чи мишәр егетен тыңлаганда бөтен зал елмайды. Казахстаннан килгән егет “Рузалина” дип, бөтен кызларның күңелен күтәрергә тырышты. “Бүре” айрэнби төркеме инде сәхнәләрдә чыгыш ясарлык, Илгиз исемле җирән чәчле егетнең дә тавышы үзенчәлекле иде. Сәләтле кызлар да күренә. “Менә бусының килеш-килбәте гел сәхнә кешесенеке инде, кастингтан үтәр, мөгаен”, – дип, без дә үзебезчә фаразлап утырабыз. Ә тавыш ясау хәзер проблема түгел, ди бит...
Тәнәфестән соң дәвам иткән кастингта чыгыш ясаучылар, ничектер, көчлерәк тоелды. Тамашачылар да, жюри әгъзалары да кимегән иде кимүен. Сәгать өчләрдә сайланырга теләүчеләр концерты тәмамланды. “Узган ел татар эстрадасының яртысы диярлек залда утыра иде. Булачак конкурентларын күрергә килгәннәр”, – дип сөйли иптәш кызым. Быел исә тамашачылар арасында бары Илназ Сафиуллин, Эмиль Айзатулла белән Ильвина күренде. Ахырга таба аларга килеп кушылган Әбри Хәбриев кенә юмор остасы булырга теләүче берничә егетнең чыгышын күрми калды.
“Халык җырларын озак тыңлый алмыйм дигән дустымның хәлен аңладым”, – ди янымда утыручы әле бая гына “Рәхәт инде КДМСУда укучыларга, пара буе җырлыйлар”, – дигән иптәш кызым. Шулай да, иптәшләр, бераз үзбәяңне арттыру өчен булса да кастинглар карарга кирәк икән ул. Җырлый белмәү гаеп түгел, җырларга теләмәү гаеп, диләрме әле?..
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА. Автор фотолары. |
Иң күп укылган
|