поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.08.2016 Мәдәният

Самара Сабан туенда нинди сюрпризлар булачак? (ФОТО)

Сабан туйлары тәмамланды, дип уфтана гына башлаган идек, милли бәйрәмебез янә милләттәшләребезне бер мәйданга җыя. 21 августта Сабан туе Самарада яңа форматта – Идел өстендә теплоходта үтәчәк. Бу үзенчәлекле бәйрәмдә тамашачыны нинди сюрпризлар көтә?

Сабан туен Идел өстендә оештыручыларның берсе -  Әлфия ХӘБИБУЛЛИНА белән элемтәгә кереп, самаралыларны кызыксындырган кайбер сорауларга җавап алдык.

- Әлфия ханым, әлеге проект белән җентекләбрәк таныштырып үтсәгез иде.
- Казанда музыкаль теплоходлар белән без инде 15 ел шөгыльләнәбез. Аның идея авторы “Болгар” радиосының алып баручысы, “Азан” радиосының баш мөхәррире Илнур Фәйзерахманов. Быел Татарстан башкаласы белән генә чикләнмичә, киң илебезнең татарлар яшәгән төрле төбәкләренә дә чыгарга булдык. Чөнки җәй көне концерт сезоны тәмамлана, милләттәшләребез бу вакытта үз телендә аралашуга, җыр-моңга сусый башлый. Ә теплоход ул киң аралашу урыны! Концертларда сәхнәдән генә күргән артистлар белән алар монда рәхәтләнеп аралаша-сөйләшә алалар!

- Самара тамашачысы кайсы артистларны күрү бәхетенә ирешәчәк?
- Самара тамашачысына бу проект бик ошады, без инде сезгә икенче тапкыр киләбез бит. Үткән килүебездә самаралылар җырчы Илназ Бах белән очрашканнар иде, ә бу юлы Татарстанның атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар булачак.

- Сабан туе дигән сүзне ишетүгә милли уеннар күз алдына килеп баса. Бу юлы теплоходта уеннар үткәрелерме?
- Әлбәттә! Алай гына түгел, уеннарда катнашучыларга Казаннан алып килгән бүләкләрне дә тапшырачакбыз!

- Гомумән, тамашачыны нинди сюрпризлар көтә?
- Сюрпризлар булачак, әмма, барысын да ачып салмыйк әле, килгән тамашачы үзе күрер.

- Сәяхәт ничә сәгатькә сузылачак?
- 5 сәгать буена рәхәтләнеп уйнап, биеп, җырлап күңел ачачакбыз!

- Үзенчәлекле Сабан туе бәйрәмен кайсы төбәкләрдә уздырырга өлгердегез инде?
- Сембер, Самара, Волгоградта булган идек инде, алда Санкт-Петербург, һәм, әлбәттә инде, Казан. Әйткәнемчә, Самара белән Сембергә (Ульяновскига) тамашачы соравы буенча, кабат барабыз. Билетлар сатылып беткән дә инде.

Самара тамашачысын без актив, җыр-моң яратучы бу¬ларак беләбез, яратабыз. Киләчәктә дә күңелле, җылы, матур очрашулар насыйп булсын иде.
 


Илнур ФӘЙЗЕРАХМАНОВ белән Илназ БАХ.


Идел суында яшьләрнең татарча биюе.

 


Әңгәмәдәш Рәфыйк НУРИЕВ
Бердәмлек
№ --- | 07.08.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»