|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.08.2016 Мәдәният
Ун татар шагыйре Россия антологиясенә керәчәкРоссия халыкларының заманча балалар әдәбияты һәм заманча шигърият антологияләрендә ун татар шагыйренең әсәре урын алачак. Мәгълүм булганча, бүгенге көндә ил күләмендә Россия халыкларының заманча балалар әдәбияты антологиясе һәм Россия халыкларының заманча шигърияте антологиясе өстендә эш бара. Россиядә гомер кичерүче һәр халык әлеге антологияләргә бишәр заманча авторын тәкъдим итәргә тиеш. Шул уңайдан Татарстанда татар милли әдәбиятын һәм татар әдәби теленә ярдәм итү һәм таныту буенча Редакция Советы төзелгән иде. Аны Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләде. Әлеге Совет алдында татар халкының милли әдәбияты белән бөтен Россияне таныштырырлык авторларны сайлау бурычы куелды. Шулай итеп, татар балалар әдәбияты антологиясенә Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Ленар Шәех, Рәшит Бәшәр, Резеда Вәлиева кебек танылган шагыйрьләрнең әсәрләре керәчәк дип хәл ителгән. Ә заманча татар поэзиясе Илдар Юзеев, Ркаил Зәйдулла, Лена Шагыйрьҗан, Разил Вәлиев, Рүзәл Мөхәммәтшин әсәрләре аша тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә "Интертат".
--- |
Иң күп укылган
|