поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.08.2016 Мәдәният

«Татарстан гүзәле» җиң сызганып комбайнда эшли (ФОТО)

Матур кызлар кыйммәтле кибетләрдә затлы күлмәкләр генә сайлап йөри дип уйласагыз, ялгышырсыз. Кырда... комбайн штурвалы артында да очратып була аларны. Ышанмасагыз, Алексеевск районының «Алга» хуҗалыгына барып карагыз. Анда комбайнны чып-чын «Татарстан гүзәле» («Мисс Татарстана») йөртә. 22 яшьлек Ләйлә Вәлиуллина җиң сызганып ирләр эшенә алынган. Быел комбайнда инде алтынчы сезонын эшли икән.

«Беренче булырга телим»
Ләйлә тыйнак, йомшак тавышлы, бер карасаң, кереп чумарлык тирән, көрән күзле татар кызы. Аның белән аралашканда, күз карасыдай сакларлык кыз­ны әти-әнисе ничек курык­мыйча зур техника янына җибәрде икән, дип аптырыйсың. Ә ул кечкенәдән техника белән бер дулкында икән.
 
– Без гаиләдә ике кыз үстек, сеңлем Зилә бар. Әти безне кыз кешеләр дип тормады, балачактан төрле эшкә өйрәтте. Өйгә кайткач та малларны карап, ашарга пешереп куябыз. Кечкенәдән матай йөрттек, инде 11нче сыйныфны тәмамлагач, машина йөртү таныклыгы алып, руль артына утырдым. Трактор йөртергә дә өйрәндем. Якыннарым, самолет йөртергә генә өйрәнәсең калды инде, дип шаярта. Мәктәпне тәмамлагач, әтигә комбайнда эшләргә ярдәмче кирәк иде, ике дә уйлап тормыйча, аның белән кырга чыктым, – ди Ләйлә.
 
Ләйлә әти‑әнисе һәм сеңлесе белән «Татарстан гүзәле» бәйгесендә.
 
Хәзер ел саен Казаннан урак өстенә махсус кайта, быел хәтта төп эшеннән бер айлык ял алган. Комбайнда исә бер утыруда йөреп киткән. Бер-ике атнадан бөтенләй әтисеннән башка гына эшли башлаган. Техника запчастьларын майлап, чистартып эшкә әзерләргә дә, урып-сугу эшенә дә өйрәнгән әтисеннән. Аның белән бергә сыйныфташ егетләре дә кырда тир түгә. Баштарак егетләр нечкә билле хезмәттәшеннән мыек астыннан гына көлеп тә йөри әле. Янәсе, кыз кеше андый эшне булдыра алмый! Ә Ләйләдә, киресенчә, хатын-кыз горурлыгы уяна. Иптәшләренә сер бирмичә, алдынгылар рәтенә чыга. Шулай ярыша-ярыша, беренче сезон да тәмамлана. Иптәшләре арасында да ихтирам арта.
 
– Урып-җыюның бер сезоны төгәлләнгәч, икенчесен зарыгып көтә башлыйсың. Туктап булмый инде, азарт барлыкка килә. Яңа сезонда күбрәк уңыш җыя­сы, беренче рәтләрдә буласы килә. Алдынгы комбайнчылар арасында әти белән үз исемеңне кү­рүдән дә куанычлырак әйбер булмый инде ул вакытта, – ди кыз.
 
Вәлиуллиннар гаиләсе бу авыр хезмәттә алдынгылар рәтендә, ел да беренче өчлеккә керми калганнары юк. Узган ел исә урып-җыю буенча хуҗалыкта беренче урын алганнар. 500 гектар җирне ике-өч көндә җыеп бетерергә тырышалар.
 
Кыз күңеле
Ләкин кыз күңеле кыз кү­ңеле инде. Кырда бодай, арпа башакларын гына түгел, күктә очкан кошларны да, ирләр чүп дип санаган чәчәкләрне дә күрәсең. Комбайнда беренче чыкканда шул чәчәкләр бөтен «иллюзияләрен» тарата да инде Ләйләнең.
 
– Ярты кырны ромашка чәчәге баскан иде. Мин инде эшкә тотынганчы, «кара ничек матур, романтика» дип хыялларга бирелеп алган идем. Күктән җиргә тиз төштем. Ромашка юеш булганга, комбайнның әвернәсе (мотовило) ябыша икән. Күп эшләргә туры килмәде, тыгылган әвернәне чистартырга кайтып киттек. Эшкә килгәч кыз булуыңны онытырга кирәк икән дигән зур сабак алдым ул көнне, – ди Ләйлә.
 
Хәзер эштә хыялларга бирелмәскә тырыша ул. Тимер аты – «Дон 1500»нең кәефе бер кырылса, көн буе тыңламаска мөмкин бит, ә уңышны җыярга кирәк.
 
Эштән ял иткән арада.
 
– Кырга чыккач, сабыр булырга өйрәндем. Түземлек булмаса, эсседә, тузан арасында эшләп тә булмас иде. Анда бит кыр уртасында техниканы ташлап, «уф пычрандым, битемне сафландырыйм әле», дип юынып килә алмыйсың. Минем үз-үземә ышаныч та артты. Үз өстеңдә шундый зур җаваплылык тоя­сың. Эшкә тотынгач, син аны җиренә җиткереп башкарырга тиеш икәнен дә аңлыйсың. Кешеләрнең сиңа булган ышанычын да акларга кирәк бит әле. Җитәкчеләр дә безнең эштән канәгать. Кырларны тикшереп йөргәндә, хуҗа, баш бармагын өскә күтәреп, «во» дип китә. Биредә мин бөтен техниканы өйрәнеп бетердем инде. Хәзер машинам көйсезләнсә дә, үзем казынырга тотынам, – ди Ләйлә.
 
 
Вәлиуллиннар гаиләсе комбайнчылар династия­се булырга охшап тора. Әтиләре Ирек абый быел 33нче сезонга чыга икән. Ләйлә уракка чыга алмый калганда, сеңлесе Зилә ярдәмгә килә. Ул да хәзер кул астына керә башлаган.
Кырга чыга алмаган көннәремдә йөрәгем тыныч түгел. Әти белән сең­лемә шалтыратып, һәрвакыт хәлләрен белешеп торам. Минем туган көнем дә урак өстенә туры килә әле, ел саен ул көнне кырда эшләп уздырам. Ул үзенә күрә күңелле, үзенчәлекле уза, – ди Ләйлә.

«Модель буласым килми»
Кыз узган ел Кооператив институтының икътисад бүлеген тәмамлаган, комбайнда эшләгән акчасын да укуы өчен түләргә тоткан. Студент вакытында да тик тора торганнардан түгел ул. Кәрим Тинчурин театрында эшләгән, ресторан эшен өйрәнгән. Хәзер исә «Эфир» каналында реклама бүлегендә хезмәт куя.
 
Җаны-тәне белән авыл кызы булуга карамастан, кечкенәдән матурлык бәйгесендә катнашырга хыялланган.
 
 
– Мин аны гомер буена хыял гына булып калыр дип уйлаган идем. 22 яшемдә, ниһаять, тә­вәккәлләп, катнашырга булдым. Кастинг­ларны уза-уза, финалга барып җиттем. Башта подиум буйлап, биек үкчәләрдә йөрү шулкадәр авыр бирелде. Комбайнда эшләве күпкә җиңелрәк, минемчә. Модель булырга уйламыйм. Ул минем алда торган бер максат кына иде, аңа ирештем инде, хәзер башка үрләр яуларга кирәк, – ди кыз.
 
Эшеңне яратып, күңелеңне биреп башкарсаң, авыр хезмәт вакытында да матур булып калып булуына ышана Ләйлә.
 
– Матур булыйм әле дип битлекләр дә ясамыйм, фитнес клубларга да йөрмим. Һәр иртән душка керер алдыннан зарядка гына ясыйм. Минемчә, кешенең күңеле балкып торса, аның йөзе дә нурлы булачак. Иң мөһиме – яхшы кәеф һәм күңел чис­талыгы, – ди Ләйлә.

Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 05.08.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»