поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.08.2016 Дин

"Киләчәктә бу чын татар авылы кемнәр кулына калыр?"

Татар авылларында олы яшьтәге имамнардан: “Мәңгелек йортка күчкәч, безнең урыныбызга килүче яшьләр табылырмы соң, мәчетләребез ябылмасмы икән?” - дигән борчулы сүзләрне еш ишетергә туры килә. Беркөнне Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылы җирлегенә кергән Үрнәк авылына барып чыктым. Урам буйлап барганда мәчет манарасыннан азан тавышы яңгырады. Түзә алмадым, мәчет ишеген ачып, эчкә үттем. Мине монда дин, мәчет тормышы гына түгел, башка проблемалар да каршы алды.

Анда күптән түгел генә имамлык итә башлаган Таһир хәзрәт Рәхмәтуллин белән мөәзин Ильяс Курмаев намазларын тәмамлыйлар иде. Саулык-сәламәтлек турында сорашкач, мин аларның икәүдән-икәү генә намаз укуларына гаҗәпләндем. 
 
- Авылыбызда картлар бетеп бара, бер ишеләренең исәнлеге чамалы, ә яшьләрнең кайсылары эштә, кайсылары килергә теләми.  Ә җомга намазларына унлап кеше җыела. Алар арасында  күрше Подбельск авылыннан килүчеләр дә бар.
 
Озак еллар мәчетебездә имамлык иткән әтием Сәйфулла вафат булгач, васыятен үтәп, аның урынына калырга туры килде. Мин үзем гомер буе Кинель-Черкасста  эретеп ябыштыручы булып эшләгәнгә күрә, пенсиягә илле биш яшьтә чыгачакмын, Аллаһы насыйп итсә. Имам булмагач, кайттым инде менә.
 
Әтием соңгы сулышына кадәр мәчеткә йөрергә тырышты. Ул озак чирләп ятмады, кинәт авырып, бакыйлыкка күчте. Урыны мәңге җәннәттә булсын. Ул мине күп нәрсәләргә өйрәтергә өлгерде, ә хәзер авылыбыз аксакалы Шамил ага Иваев өйрәтә. Күптән түгел без Ильяс абый белән Самарага барып, курсларда укып кайттык. Аллаһының рәхмәте яусын, мөфтиләребез авыл мәчетләрен гел игътибарда тоталар.
 
Шушы мәчет 1996 елда авылдашларыбыз тырышлыгы белән салынды. Дини мәҗлесләр үткәрү, гореф-гадәтләребезне үтәп яшәү әле дә дәвам итә. Чит җирләрдә яшәүчеләр кайткач та намаз укымыйча, сәдакалар бирмичә, зиратны чүп-чардан арындырмыйча китмиләр.
Тимер юл эшчесе Рәис Сапуков, мәсәлән, яшь булуына карамстан, Подбельскидан ала килеп, иртәнге намазны укый һәм эшенә китеп бара. Аның бер көн дә намазга килмичә калганы юк. Мәҗит ага Вәгыйзов та аңардан калмаска тырыша. 
 
Авыл халкы ислам динебезгә, мәчетебезгә битараф түгел. Күптән түгел генә бизнес белән шөгыльләнүче  Эмиль ага Субеев мәчет тәрәзәләрен пластикка алмаштырды, өр-яңа җылыту системасы көйләде, электр челтәрен яңартты. 
 
Һәрвакыт шулай ярдәм итәргә атлыгып торулары өчен Аллаһының рәхмәтләре яусын аларга, эшләгән эш-ләренең савабы булсын! - дип сөйләде Таһир хәзрәт.
 
- Тик шунысы гына борчый: авыл яшьләре барсы да диярлек  читкә китеп бетте, - дип әңгәмәгә  кушылды  Ильяс Закир улы. - Авылыбыз белән Подбельски арасы ике генә чакрым бит. Менә шундагы кошчылык фабрикасы яңадан торгызылса, күбесенең кире кайтырга теләге бар.
Мин үзем биш ел буе авыл җирлегеннән депутат булып торам. Күпме тырышсам да, берни дә барып чыкмады. Шөкер, яңа юллар салынды. Әнә, Иске Мәчәләй авылы җитәкчеләре Ринат Искәндәров белән Хәлиулла Мамышевларның тырышлыгы белән хәзер җирләр эшкәртелә, терлекчелектә дә эшләр җайланып бара. Рәхмәт, аларга! Ә безнең Үрнәк авылы җирләре күп еллар эшкәртелмичә яткач, чүп үләннәре үскән кырларга урман хуҗалыгы агачлар утыртып чыкты. Хәзер кайчандыр иген үскән басуларда урман калкып бара.
 
Авылыбыз тарихына күз салсак, ата-бабаларыбыз беренче тапкыр бирегә килеп, тормыш учакларын тергезеп җибәргәндә, күпме урманнарны кисеп, шул мәйданнарны күпме агач төпләреннән арындырып, икмәк чәчеп үстерерлек яхшы сыйфатлы җирләр булдырганнар! Әгәр дә аларны хәзерге заманга кайтарып, мондагы хәлләрне күрсәтсәң, рәнҗеп еларлар иде. 
 
Авылны яңадан күтәрү, хуҗалыкны аякка бастыру  өчен хөкүмәттән  күләмле ярдәм бирелсә, яшьләр туган җирләренә кабат кайтып урнашырлар иде, дип уйлыйм. Хәзер шәһәрдә дә бернинди эш юк бит.
 
Бер сөйли башлагач, әйтим инде: урманнарга хәзер кереп тә булмый бит. Чөнки ул  чистартылмый, ауган-түнгән агачлар тәгәрәшеп ята. Элек кул чалгысы белән печәнне ялт иттереп чабып ала, ауган агачларны утынга кисә идек. Хәзер, өйләр газ белән җылытылгач, утынның да кадере калмады. Дөньяда газ үткәрелмәгән урыннар да бик күп бит, әгәр дә шушы утыннарны кисеп сатарга мөмкин булса, эшләгән кешегә күпме файда килер иде, ә урманнарыбыз карурманга әйләнмәс иде. Бу хәл бездә генә түгел, башка җирдләрә дә күзәтелә.
 
Мин Таһир хәзрәтнең әтисе мәрхүм имам Сәйфулла Абдулла улы белән Үрнәк авылының 70 еллык юбилеена баргач танышкан идем.  Ни үкенеч, аның белән яңадан очрашырга язмаган икән шул.  
 
Җиң сызганып, әтисенең якты юлын дәвам итәргә алынган Таһир хәзрәтнең сөйләвенчә, бүген авылда барлыгы йөз йорт бар икән. Соңгы вакытларда бушап калган йортларга чит төбәкләрдән үзбәк, таҗик милләте кешеләре килеп урнаша башлаган. Киләчәктә бу чын татар авылы шулар кулына калырмы, дигән урынлы сорау туа. Таһир хәзрәт белән Ильяс абыйның күңел кичерешләрен аңлап була. Мондый хәлләрне булдырмас өчен кайтыгыз авылга, чит җирләрдә яшәүче үрнәклеләр! Сезнең, балаларыгызның һәм  матур, гүзәл, бай табигатьле авылыгызның киләчәге Иске Мәчәләй авылы хуҗалыгын аякка бастыручы, мактауга лаеклы  Ринат Искәндәров белән Хәлиулла Мамышев кебек яшьләр кулында. Бары тик тәвәккәл булырга гына кирәк!
 
ФОТОДА: Үрнәк авылының дин әһелләре – Таһир РӘХМӘТУЛЛИН (уңда) һәм Ильяс КУРМАЕВ.

Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 05.08.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»